Фатиха сүрәсе

«Фатиха» сүрәсе

 

Кереш сүз

Хәзерге катлаулы дәвердә “Татарны милләт буларак бары тик дин, моң һәм тел генә саклап калачак!” – дигән караш йөри. Мөгаен, моңа өстәп “… дин, тел, моң, шәҗәрәләре, нәсел-ырулары һәм элекке буыннарның башкарган эшләре турындагы хәтер, тарихи мирас саклап калыр!” – дип әйтергә кирәктер.
Китапның башында Коръәни Кәримнән “Фатиха сүрәсе” китерелүенең эчке бер мәгънәсе бар. Беренчедән, хәдисләрдә әйтелгәнчә, һәр зур эшкә тотынганда хәер-фатихадан башлау зарур. Икенчедән, китапта язмышлары чагылган күпчелек затларның дин эшлеклеләре булуын искә алып, аларның рухларына багышланган догалар барып ирешсен иде: «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллииин. Әәмиин».
“Яхиннар йолдызлыгы ул – имамнар, мәгърифәтчеләр, шагыйрьләр йолдызлыгы,” – дип яза күренекле галим һәм әдип, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова үзенең бер язмасында. “Яхиннар йолдызлыгы” дигән гыйбарә тирән мәгънәгә ия. Чыннан да бу атаклы нәсел-ыругамәшһүр йолдызлыкка халкыбызга билгеле булган олуг шәхесләр керә: Хәбибулла бине Яхъя Күкчәви, мәгрифәтче Таиб Яхин, җырчы Мәрьям Рахманкулова, язучы Солтан Рахманколый, композитор Рөстәм Яхин, язучы Мөхәммәт Гали, журналист-хәбәрче Мөхәммәт Яхин, халык әдибе, галим Мөхәммәт Мәһдиев, күренекле язучы Гөлчәчәк Галиева, шагыйрь Илдар Яхъя һәм башкалар. И биргән икән ходай Яхиннарга белем туплау һәм шул белемне башкаларга тапшыру сәләтен!
Ачыграк әйткәндә, бу китапның максаты итеп Яхиннар династиясенә игътибарны һәм кызыксынуны арттыру алынды. Шул ук вакытта, Яхиннарга багышланган әлеге китапны фактларга гына нигезләнгән әсәр итеп язасы килде, шуңа күрә монда артык хискә бирелмичә, коры тел белән генә, мөмкин кадәр кыскартылган җөмләләр кулланып эш итәргә туры килде.
Шәхси һәм архив чыганакларында Яхиннар династиясенә кагылышлы материаллар аз түгел. Ләкин бу чыганаклар күп очракта бер-берсе белән бәйләнешкә кертелмәгән, вакыйгаларның бары тик фрагментларын гына ачалар, аларда шактый төгәлсезлекләр дә очрый. Бу басманың максаты булып кешеләр һәм вакыйгалар бәйләнешен ачыклау да тора. Яхиннар Казан ханлыгы дәверендә дә, Казан губернасы яшәеше чорында да, революциядән соң да мәгърифәт һәм мәдәният өлкәләрендә дәрәҗәле урыннарны биләгән һәм татар мәгърифәте белән татар мәдәниятенең көзгесе булып торганнар.
Бу китапны әзерләгәндә беренче карашка сәер кебек тоелган хәл ачыкланды – хәзерге чорда Яхиннарның һәр тармагы үз шәҗәрәсен төзегән һәм ул шәҗәрәләр Яхъя хәзрәттән башлана. Ләкин совет чорында Яхиннарның һәрбер тармагы икенче бер тармагы белән таныш булмаган. Хикмәт шундадыр, Яхиннарның күпчелеге – дин әһелләре, гыйлемле, зыялы затлар һәм шуның белән бәйле 1930-1937 еллардагы шәхес культы репрессияләренә эләгәләр. “Даһи юлбашчы”ның репрессия тукмагы милләтебезнең искә алынган көзгесен чәлпәрәмә китереп вак кыйпылчыкларга вата һәм репрессияләр машинасы урта буынны юк итә. Урта буын юкка чыгуы Яхиннарның аралашу мөмкинлеген дә юкка чыгара. Шуңа күрә бу китапны әзерләгәндә тулаем картинаны көзге ватыкларыннан мозаика рәвешендә төзергә туры килде, һәм мәгълүмат кисәкчекләрен бер-берсенә ялгап кына тарихи дөреслеккә омтылыш ясалды.
Шуны да искәртеп китәсе килә. Әлеге китапта 380 ләп шәхеснең язмышы чагылса да, китап Яхиннарның шәҗәрәсен төзүгә кайтып калмый. Сәләте булмаган кеше иҗат итә алмый. Яхиннарның варислары аз түгел, алар арасында яшьләр күп һәм аларга иҗат сәләте салынган. Шуларга өмет баглап, киләчәктә дә Яхиннарның яшь буын дәвамчылары шушы эшне алга таба сөреп милләтебезнең таянычы булып калырлар.
Бу китапка материалларны туплау эшендә ярдәм итүче Яхъя нәселе варисларын күрсәтеп узабыз:
1. Яхин Рөстәм Мөхәммәд улы – нәсел шәҗәрәсен төзү өчен әтисеннән калган төп материалларны бирде һәм авторны шушы китапны язу эшенә өндәде.
2. Яхин Илдар Мәхмүт улы – Яхиннар шәҗәрәсенең ике тармагын төгәлрәк ачыклады.
3. Нуруллин Рафис Риннат улы – компьютерда Яхиннар шәҗәрәсенең схемасын ясады, китапның бизәлешен әзерләде, киңәшләр бирде.

Яхиннар – Кереш сүз
Оцените данную страницу

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →