3.4. Яхин Фәрит Сәгыйть улы

Яхин Фәрит Сәгыйть улы 1926 елның 7 мартында туа (3.3 нче рәсем).

Яхиннар - 3.4. Яхин Фәрит Сәгыйть улы

3.3 нче рәсем. Яхин Фәрит Сәгыйть улы

Ул 1943 елның ахырыннан алып 1945 елның сентябренә кадәр Бөек Ватан сугышында катнаша, яралана, Кенигсберг (хәзер Калининград) шәһәрен алганда батырлык күрсәткән өчен “За отвагу” медале белән бүләкләнә. Соңрак Япониягә каршы сугышларда катнаша (3.4 нче рәсем).

Яхиннар - 3.4. Яхин Фәрит Сәгыйть улы

3.4 нче рәсем. Яхин Фәрит Сәгыйть улына И.Власенко тарафыннан благодарность

Яхин Фәрит Сәгыйть улы 1957 елдан башлап 1990 елга кадәр КПССның Саба район комитетында һәм район башкарма комитетында җаваплы урыннарында эшләде, ун елдан артык Саба районының мәдәният бүлеген җитәкләде. 1965 елда ул тынлы халык оркестры оештырды. 1990 елдан  Фәрит ага Саба районы Бөек Ватан сугышы ветераннары җәмгыятен җитәкләде.

Яхин Фәрит Сәгыйть улы 2008 елның 25 февралендә 81 яшендә вафат була.

Яхин Фәритнең ике малае була – Яхин Рөстәм (1952 елда туган) һәм кече улы Яхин Наил (1957 елда туган) (3.5 нче рәсем).

Яхиннар - 3.4. Яхин Фәрит Сәгыйть улы

3.5 нче рәсем. Фәрит Яхинның уллары Рөстәм (сулда) һәм Наил (уңда)

Яхин Рөстәм Фәрит улы Казан химия-технология институтында укыды һәм эшләде (3.6 нчы рәсем). Бүгенге көндә ул Байлар Сабасында яши. Резеда һәм Рузия исемле кызлары үз тормышлары белән яшиләр, балалар үстерәләр.

Яхиннар - 3.4. Яхин Фәрит Сәгыйть улы

3.6 нчы рәсем. Яхин Рөстәм Фәрит улы

Яхин Наил Фәрит улы Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлап, Татарстан Республикасы Югары мәхкәмәсендә эшләде. 2015 елда ул вафат булды. Гөлназ (1982 елда туган), Илнур (1984), Рената һәм Булат исемле балалары бар.

Яхиннар – 3.4. Яхин Фәрит Сәгыйть улы
Оцените данную страницу

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →