3.2. Яхин Нигъмәтулла Баймөхәммәт улы

Яхин Нигъмәтулла Баймөхәммәт улы 1887 елда туган. Ул Сабада хуҗалык товарлары кибете тоткан. 1920 елларда аның кибете Саба мәчете бинасының төньяк ягында урнашкан була.

Яхин Нигъмәтулла Баймөхәммәт улы 1931 елда репрессиягә эләгә. Аның турында “Хәтер китабы”нда мондый язма бар:

Яхин Нигматулла

Родился в 1887 г., Сабинский р-н, с.Богатые Сабы; Проживал: Сабинский р-н, с.Богатые Сабы. 

Приговорен: Сабинский РИК 24 августа 1931 г., обв.: кулак.

Приговор: высылка – Пермская обл. Реабилитирован 5 июня 1992 г.

Источник: МВД Республики Татарстан.

Нигъмәтулланың Кәрим һәм Һидиятулла исемле балалары була.

Яхин Кәрим Нигъмәтулла улы 1915 елда туган. Хәтер китабында аның турында мондый язма бар:

Яхин Карим

Родился в 1915 г. Проживал: Сабинский р-н, с.Богатые Сабы.

Приговорен: Сабинский РИК 24 августа 1931 г. 

Приговор: высылка – Пермская обл. Реабилитирован 5 июня 1992 г.

Источник: МВД Республики Татарстан.

Кәрим Нигъмәтулла улы 1937 елда Молотов (Пермь каласының элекке атамасы) өлкәсенең Краснокамск шәһәре хәрби комиссариаты аша хәрби хезмәткә алына. Хәрби архивлардан күренгәнчә, Яхин Кәрим 110 нчы гвардияле укчы дивизиянең 24 нче укчы полкта батальон командиры урынбасары дәрәҗәсенә үсеп, Бөек Ватан сугышында катнаша. Гвардия капитаны Яхин 1945 елның 13 гыйнварындә Чехословакиядә Гамор авылы тирәсендә батырларча һәлак була (3.1 нче рәсем).

Бу вакытта Кәримнең әтисе Нигъмәтулла Добрянский районның Яргино авылында яшәгәнлеге мәгълүм.

Яхиннар - 3.2. Яхин Нигъмәтулла Баймөхәммәт улы

3.1 нче рәсем. Гвардия капитаны Яхин Кәрим Нигъмәтулла улының һәлак булуы турында донесениедән

Яхин Һидиятуллага карата “Хәтер китабында мондый язма бар:

Яхин Идиатулла

Родился в 1918 г. Проживал: Сабинский р-н, с.Богатые Сабы. 

Приговорен: Сабинский РИК 24 августа 1931 г. 

Приговор: высылка – Пермская обл. Реабилитирован 5 июня 1992 г.

Источник: МВД Республики Татарстан.

Һидиятулланың Наил һәм Рәшит исемле балалары була. Алар бүгенге көндә Мәскәүдә яшиләр.

Яхиннар – 3.2. Яхин Нигъмәтулла Баймөхәммәт улы
Оцените данную страницу

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →