2.2. Хәбибулла бине Яхъя Күкчәвинең балалары

Яхин Хәбибулланың алты улы һәм бер кызы була:

1.1. Яхин Мостафа Хәбибулла улы – Кирмән Башы авылында имам була. Бу хакта “Адресъ-календарь на 1915 годъ” белешмәлегенең 621 нче битендә мондый мәгълүматлар бирелгән: Мало-Кирменская волость; д. Мал. Кирмени; 3-й приходъ, хатыпъ, Мухаметъ-Фатихъ Мустафинъ. Мондә күрсәтелгән Мөхәммәтфатыйх Мостафаның улы булырга мөмкин, ләкин хәзергә моны раслаучы дәлилләр табылмады һәм бу мәсьәлә аерым эзләнүләрне таләп итә.

1.2. Яхин Гарифулла Хәбибулла улы – Олыязда имам була. Рөстәм Мәһдиевтә сакланган Мәһдиевларга кагылышлы шәҗәрәдәге аңлатмада, Олыяз Гариф мулланың Маһруй исемле кызы булуы әйтелгән.

1.3. Яхин (Мөхәммәт)Сафа Хәбибулла улы (…-як.1890) – Күкчәдә имам булып кала, аның улы Хәсән дә Күкчәдә имам була. Моны “Адресъ-календарь на 1915 годъ” китабының 618 нче битендә бирелгән мәгълүматлар да дәлилли: Ключищенская волость; д. Кукча; имамъ, Мухаметъ-Хасанъ Мухаметсафинъ Яхинъ (мкт). Мәчетнең мәктәбе булуы бу чыганакта “мкт” хәрефләре белән искәртелә. Димәк, Сафаның тулы исеме Мөхәммәтсафа, ә Хәсәннең тулы исеме Мөхәммәтхәсән була.

Чыганакларда Мөхәммәтсафа Хәбибулла улы Мөхәммәтсафа Хәйбуллин буларак искә алына (китап: Теләче йолдызлыгы: Тарихи-публицистик очерклар / Кереш сүз авт. И.Низамов. Төз. һәм фәнни мөхәр.  И.Хәлиуллин. – Казан: Татар кит. нәшер., 2006. – 336 б., рәс. б-н. – 64 нче биттә). Күрсәтелгән чыганакта Мөхәммәтсафа Хәйбуллин 1861 елдан Күкчәдә имам-хатиб икәне языла. 1889 елда аны улы Габделгазиз Мөхәммәтсафин алыштыра диелгән. 1909 елдан 1917 елга кадәр икенче имам итеп Мөхәммәтхәсән Мөхәммәтсафа улы Яхин күрсәтелгән. Моннан күренгәнчә, Габделгазиз белән Мөхәммәтхәсән бертуган булуларын фаразларга мөмкин.

Икенче яктан, Рөстәм Мәһдиевтә сакланган шәҗәрәдәге аңлатмада, Бигәнәй авылы мулласы Шәмсетдиннең Фәхригалләм исемле кызы Күкчә мулласы Яхин Сафага кияүгә чыга диелгән. Шулай итеп, безгә Мөхәммәтсафа хәзрәтнең хәләл җефетенең исеме дә билгеле була.

1.4. Яхин Хуҗа Хәбибулла улы – Күкчәдә мөәзин булган.

1.5. Яхин Габдулла Хәбибулла улы – яшьли вафат, Сатышта мәдфүн (мәдфүн – күмелгән).

1.6. Яхин Шакир Хәбибулла улы – яшьли вафат.

1.7. Әсма Хәбибулла кызы – Бугыш (хәзерге Биектау районы дип фаразларга кирәктер, чөнки элек Биектауны “Байгыш” дип йөрткәннәр) Бирәзәсендә мелла Шакир остабикәсе, Бирәзәдә вафат.

Искә алынган кайбер авылларның урнашуын 2.1 нче рәсемдә бирелгән харитадан күрә алабыз. Бу авыллар бер-берсенә бик якын урнашуы күзгә чалына. Димәк, бертуганнар шатлыкларын да, кайгы-хәсрәтләрен дә уртак итеп үзара аралашып яшәгәннәр.

Яхиннар - 2.2. Хәбибулла бине Яхъя Күкчәвинең балалары

2.1 нче рәсем. Саба һәм Теләче районнарына кергән кайбер авыллар

Хәбибулла бине Яхъя Күкчәвинең балаларын 2.2 нче рәсемдәге схемада да күрә алабыз.

Яхиннар - 2.2. Хәбибулла бине Яхъя Күкчәвинең балалары

2.2 нче рәсем. Хәбибулла бине Яхъя Күкчәвинең балалары (туган еллары 1810 елдан да ким түгелдер дип уйларга кирәк)

Яхиннар – 2.2. Хәбибулла бине Яхъя Күкчәвинең балалары
Оцените данную страницу

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →