2. Хәбибулла бине Яхъя тармагы

2.1. Хәбибулла бине Яхъя Күкчәви

(1790-1860)

Хәбибулла бине Яхъя Күкчәвинең нәсел-ыруын тасвирлар өчен  “шәҗәрә формуласы” дигән төшенчә кулланыйк. Бу төшенчә буыннарны буыннар белән бәйләүче нәсел чылбырын аңлата. Хәбибулла бине Яхъя Күкчәвинең шәҗәрә чылбыры: Байтәвәккәл → Җәнкилде → Канкилде → Касыйм → Мирсәлим → Яхъя → Хәбибулла.

Яхиннар нәселе күгендәге йолдызларның берсе – Хәбибулла Яхъя улы Яхин. Хәбибулла бине Яхъя Күкчә авылында имам булган һәм аның “Күкчәви” тәхәллүсе дә шушы авылга нисбәтле. Хәбибулла Күкчәви әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә, шигырьләр яза.

Күренекле галим Әхмәтҗанов М.И. үзенең “Татар әдәби мирасын өйрәнү проблемалары: әдәби чыганакларны барлау, тикшерү методы нәтиҗәләре” исемле докторлык диссертациясендә болай яза: “Шәхси васыятьнамәләрдән Хәбибулла бине Яхъя Күкчәвинең 1860 елда шигырь белән язган әсәре кызыклы. Истәлек теркәлгән җыентыкны Мирасханәгә язучы Мөхәммәт Мәһдиев бүләк иткән иде. Ул хәзер Кулъязмалар бүлеге Мирасханәсенең 39 коллекциясендә 3430 эш берәмлеге булып саклана. Васыятьнамәнең авторына ул вакытта 70 яшь була”.

Димәк, без Хәбибулла бине Яхъя Күкчәвинең туган елын ачыклый алабыз: ул 1790 елда туган булып чыга.

Диссертациянең авторы Хәбибулла бине Яхъя Күкчәви әсәреннән бер өзек тә китерә:

“Моның бәгъдәндә* язылды гарыздан**,

Васыять әйләюб ваҗиб фарыздан.

 

Балаларым, укыңызлар сабакны,

Галим булып тотыңызлар таякны!

 

Надан калсаң үкенерсең, әй угълан,

Таләп кыл һәм җәһәт кыл, калма надан!

 

Таләптә һәм җәһәттә булса кяһил,

Диделәр, бу кешеләр улды җаһил”.

(Мирасханә 39 кол., N 2501, 3025 эш).

Шигырьдәге сүзләрнең аңлатмасы мондый: бәгъдәндә – соңрак, гарыздан – аңлатудан, ваҗиб – мәҗбүри рәвештә үтәлергә тиешле, кяһил – ялкау, җаһил – томана.

Хәбибулла бине Яхъя Күкчәвинең әсәрләре Мөхәммәт Мәһдиевнең кулына эләгүе тиктомалдан түгелдер, чөнки күренекле язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең әнисе Бибирабига да Яхиннар токымыннан булуы мәгълүм.

Яхиннар- 2.1. Хәбибулла бине Яхъя Күкчәви
Оцените данную страницу

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →