1.3. Яхиннар “Татар энциклопедия сүзлегендә

“Татар энциклопедия сүзлеге”нә кертелгән Яхиннар һәм аларның варислары шактый күп булуы ачыкланды (чыганак: Татар энциклопедия сүзлеге / Баш мөхәррир М.Х.Хәсәнев; җаваплы мөхәррир Г.С.Сабирҗанов. – Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 2002. – 830 б.: ил.). Без бу шәхесләрне энциклопедиядә күрсәтелгәнчә тәртиптә билгеләп китик:

Гали (Галиев) Мөхәммәт Вәли улы (1893-1952), язучы, әдәбият галиме. Иҗаты: “Тормыш юллары” (1940) җыентыгы, күп санлы хикәяләр, повестьлар, “Каюм Насыйри” (1945, Х.Уразиков б-н бергә) исемле тарихи пьеса. “Сайланма әсәрләр” (1964). Акмулла, Г.Тукай, С.Рәмиев, Г.Камал, Ш.Камал иҗатлары турында тәнкыйди тикшеренү хезмәтләре.

Мәһдиев Мөхәммәт Сөнгат улы (1930-95), ТРның халык язучысы (1993), әдәбият галиме. 1964-90 елларда Казан ун-тында. Гыйльми хезмәтләре 20 йөз башы татар әдәбияты һәм тәнкыйте тарихына карый. Әдәби иҗаты: “Фронтовиклар” (1972) романы; “Без – кырык беренче ел балалары” (1968), “Кеше китә – җыры кала” (1979), “Торналар төшкән җирдә” (1983), “Бәхилләшү” (1990) һ.б. повестьлары – сугыш чоры һәм сугыштан соңгы еллардагы авыл тормышын тасвирлый. “Ачы тәҗрибә” (1 нче китап, 1993) исемле истәлекләр китабы. “Сайланма әсәрләр” (1-3 т., 1995-96). ТССРның Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге лауреаты (1990).

Насыйбуллин Мәгъсүм Нәҗип улы (1925), язучы. ТАССРның атказ. мәдәният хезмәткәре (1986). Иҗаты: “Юрист язмалары” (Уфа, 1970) исемле очерклар җыентыгы, психологик-детектив жанрда язылган документаль һәм маҗаралы хикәяләре, повестлары тупланган “Телсез шаһитләр” (1974), “Төнге ату” (1975), “Яшерен касса” (1978), “Йөрәк таш түгел” (1981), “Алтын алка” (1985), “Күктән иңгән дәлил” (1991), “Тукран тәүбәсе” (1998) һ.б. исемдәге китаплар.

Рахманколый (Рахманкулов) Солтан Габделмәннән улы (1888-1916), язучы, тәрҗемәче, лөгатьче. Иҗаты: “Солтан Рахманколый хикәяләре” (1916), “Мәликә куаклыгы” (1979” исемле хикәя җыентыклары, “Русча-татарча мөкәммәл лөгать” (1920, Г.Кәрим б-н берлектә”, “Русча-татарча кесә лөгате”н (1915) төзүче. А.С.Пушкин, Л.Н.Толстой, И.С.Тургенев, А.М.Горький һ.б. иҗатыннан әдәби тәрҗемәләр. Публицистика.

Рахманкулова Мәрьям Габделмәннән кызы (1901-90), җырчы (меццо-сопрано), композитор. ТАССР һәм РСФСРның халык артисткасы (1944, 1957). 1939-60 елларда Татар опера һәм балет театры солисткасы. Төп партияләре: Тугзак, Сабира (“Алтынчәч”, “Илдар”, Н.Җиһанов), Кармен (“Кармен”, Ж.Бизе). Җырлар, драма спектакльләренә һәм радиоспектакльләргә музыка авторы, халык җырларын эшкәртүче.

Яхин Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы (1921-93), композитор, пианист. СССРның халык артисты (1986). Төп әсәрләре: фортепиано һәм оркестр өчен концерт (1950-52), “Фидаи” балеты (1987), фортепиано, скрипка өчен әсәрләр, 300 дән артык җыр һәм романс. ТРның дәүләт гимны авторы. ТАССРның Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге лауреаты (1959).

Яхин Таиб (Мөхәммәдтаиб) Гыйльман улы (1845-1910), педагог, тәрҗемәче, фольклорчы. 1885-1909 елларда Казан татар укытучылар мәктәбендә укыта. Рус язучыларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Идел буе татарларының халык авыз иҗаты әсәрләрен җыя. Мәкаль, әйтем, табышмак, балалар өчен гыйбрәтле хикәя җыентыклары төзүче.

Яхиннар – 1.3. Яхиннар “Татар энциклопедия сүзлегендә”
Оцените данную страницу

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →