1.2. Яхъя хәзрәтнең балалары

Яхин фамилиясе Яхъя хәзрәт исеменнән ясала. Яхъя хәзрәт бөтен гомерен дин-исламга багышлаган. Әлбәттә аның балалары да динне үстерүдә, гыйлем таратуда үзләрен тапканнар. Алар арасыннан имамнар (имам – кешеләрне үзенә ияртеп намаз укытучы мәхәллә башлыгы, өлкән мулла, баш мулла), муллалар һәм остабикәләр чыккан.

Яхъя хәзрәтнең 9 баласы, шул исәптән 7 улы һәм 2 кызы булуы билгеле. Яхъя хәзрәтнең балалары турында кыскача шуларны әйтеп китә алабыз:

  1. Яхин Хәбибулла бине Яхъя (1790-1860, башка чыганаклар буенча ул 1793 елда туган) – Күкчәдә имам була (хәзерге чорда Күкчә – Татарстан Республикасының Теләче районына керә, Тәмте-Мәтәскә авылына күрше авыл булып тора). Әдәби һәм фәнни чыганакларда ул Хәбибулла бине Яхъя Күкчәви исеме белән мәгълүм.
  2. Яхин Габдулла бине Яхъя – Мәккә-и-Мөкәррәмәдә күп еллар яшәгән, шунда җирләнгән.
  3. Яхин Гыйльман бине Яхъя (1801-1853) – Сабайда имам була (хәзерге чорда Сабай – Татарстан Республикасының Саба районында). Гыйльман абруйлы дин эшлеклесе була. Ул күренекле татар мәгьрифәтчесе Таиб Яхинның (1844-1910) атасы. Күп кенә чыганакларда Таиб Байлангар авылында туган дип күрсәтелә. Димәк, Гыйльман да шунда туган булып чыга. Шулай итеп, Байтәвәккәлнең нәсел-ырулары кимендә 1800 елларга кадәр Байлангарда яшәгәннәр һәм нигезләре шунда булган.

Яхин Гыйльман Сабай авылы зиратында җирләнгән. Аның кабер ташы сакланган. Гыйльман хәзрәтнең улы Габделгалләмгә (1832-1910) куелган таш та шушы ук зиратта, Габделгалләм Сабайда мөәзин була. Габделгалләмнең хатыны Гөлбәширә Габделмән кызы (1834-1890) һәм аларның уллары Габдулла (1862-1918) да Сабай авылы зиратында җирләнгән, кабер ташлары сакланган.

  1. Яхин Вилдан бине Яхъя (1833 елда туган) – әтисе Яхъя хәзрәт урынында калып, Керәнледә имам була. Шул авылда җирләнгән. Аның алты баласы (өч улы һәм өч кызы) булганлыгы мәгълүм.
  2. Яхин Мөхәммәтзариф бине Яхъя (1813 елда туган) – Сеҗе авылында мулла була. Камалиева Л.Р. “Авылыбыз – Сеҗедер, кешеләре энҗедер” исемле китабында: “Яхин Мөхәммәтзариф, җәмәгате Мәһүбәне һәм кечкенә улы Бәдретдинне калдырып, яшьләй үлеп киткән” – дип яза. Башка мәгълүматлар буенча, Яхин Мөхәммәтзариф Мәккәгә китә һәм Мәккә-и-Мөкәррәмәдә 40 елга якын яшәп, шунда үлә һәм җирләнә. Аның улы Бәдретдин дә Сеҗе авылында имам була.
  3. Яхин Нурмөхәммәт бине Яхъя (1810-як.1895) – Тәмте-Мәтәскәдә имам була. Хаҗга барып хаҗ кылып кайтканы да билгеле.
  4. Яхин Ногман бине Яхъя (1799-1827) – әлегә шөгыле һәм тарихтагы эзләре ачыкланмады.
  5. Мөһервафа бинте Яхъя – Иске Йортта (хәзерге чордагы Арча районында) имам әһлиясе була.
  6. Шәмсевафа бинте Яхъя – Чыты авылы (хәзерге чорда Питрәч районы җирлегендә) имамы Хөббисолтанга кияүгә чыга, остабикә була. “Адресъ-календарь. Справочная книжка Казанской губернии на 1915 годъ. Изданиiе Казанскаго Губернскаго Статистическаго Комитета. – Казанъ: Типографiя Губернскаго Правленiя, 1914” (а.и.: алга таба “Адресъ-календарь на 1915 годъ”) белешмәлекнең 617нче битендә Чыты авылы дин эшлеклесе итеп “Сунгатулла Мустафинъ Хубисултановъ” исемле кеше күрсәтелгән, аның Шәмсевафа белән туганлык бәйләнешен ачыклыйсы иде.

Яхъя хәзрәтнең балаларының исемнәре 1.4 нче рәсемдәге схемада күрсәтелгән.

Яхиннар - 1.2. Яхъя хәзрәтнең балалары

1.4 нче рәсем. Яхъя хәзрәтнең балалары

Яхиннар нәселен өйрәнгәндә Яхъя хәзрәтнең балалары саны буенча 9 тармакны тикшерергә булыр иде.

Яхъя хәзрәтнең ике кызы Мөһервафа һәм Шәмсевафа турында да мәгълүматлар аз. Алар имамнарга кияүгә чыкканнары билгеле һәм аларның балаларын ачыклау аерым эзләнүләр таләп итә.

Шулай итеп, без җиде тармакны – Хәбибулла, Гыйльман, Вилдан, Мөхәммәтзариф, Нурмөхәммәт, Ногман һәм Габдулла тармакларын гына ачыклый алабыз.

Тик алай да, Яхиннар йолдызлыгына кергән күренекле шәхесләргә игътибарны күбрәк бирәсе килә. Шул максаттан чыгып, беренче чиратта алар арасыннан “Татар энциклопедия сүзлеге”нә кертелгәннәрен санап үтик.

Яхиннар – 1.2. Яхъя хәзрәтнең балалары
Оцените данную страницу

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →