1. Байтәвәккәл

1.1. Байлангар тарихы

Рөстәм Яхин исемле күптәнге бер танышым миңа борынгы чорларга кагылышлы бер язма биргән иде (1.1 нче рәс.). Бу язма машинкада басылган борынгы текстны тәшкил итә, ул гарәп имлясындагы чыганактан алынып кириллицага күчерелгән булган.

Яхиннар - 1.1. Байлангар тарихы

1.1 нче рәс. Яхиннарның шәхси архивыннан

Язманы үз вакытында Рөстәмгә газиз әтисе Мөхәммәд ага тапшырып калдырган. Шул тарихи язманың башлангыч өлешендә болай дип язылган:

 “Байтәвәккәл Байланнары Харъясенең олуг байларыннан булып, Байугъланнар Харъясе шуңа мәнсүп, шул Байтәвәккәл вакытында өсләренә сыгыш килеп, шул вакытт Җәнкилде туган булмак кирәк, валлаһе әгъләм” (орфографиясе сакланган).

Шушы хәбәрдә “мәнсүп (мәнсүб)” сүзен “бирелгән” дип аңларга кирәк, ә “әгъләм” сүзе “барысыннан күбрәк белүче, гыйлемле” дигәнне белдерә.

Язманың тарихи кыйммәте шунда ки, ул Татарстан Республикасының Кукмара районындагы Байлангар (русча бу топоним – “Байлянгар” шәкелендә) авылының тарихын ачыкларга ярдәм итә. Бу авылның тарихы Казан ханлыгы чорына тоташа. Аның нигезен язмада искә алынган Байтәвәккәл исемле кеше 1530-1540 елларда сала. Бу авыл борынгы чорда “Байугъланнар Харъясе” дип аталган, чөнки авылда “олуг байларыннан” булган Байтәвәккәлнең уллары яши башлый. Кайбер чыганакларда авыл “деревня Бай Оланнар” дип тә искә алына. Рәсми документларда исә Байлангар авылы 1678 елда теркәлә.

Мәсәлән, XX гасыр башында тарихчы Михаил Худяков үзенең “Очерки по истории Казанского ханства” исемле мәшһүр китабының “Крепостные и рабы” дигән бүлектә болай дип искәртә: “Предания говорят, например, что д. Кулларово в Малмыжском уезде получила свое название от рабов (“кул”), живших здесь и принадлежавших помещикам, обитавшим в селении Байлянгар (“сыновья богача”)”.

Байлангар авылы торган саен үскән, зурайган. Мәсәлән, 1859 елда анда 1095 кеше яшәгән. Байлангар балта осталары, киез итек басучылары, шәл бәйләүчеләре, түбәтәй чигүчеләре белән дан тота.

Байтәвәккәлнең бер улы сугыш вакытында туа, аңа “Җанкилде” исеме бирәләр. Вакыйгаларның XVI гасырга караганын искә алып, Җанкилде Казанны Явыз Иван басып алган 1552-1554 еллар тирәсендә туган булуын фаразларга мөмкин.

Ләкин язманың кыйммәтлелеге Байлангар авылы тарихын ачыклауда гына түгел, аның дәвамында хикмәтле мәгълүматлар ята: Байтәвәккәл исемле зат Яхиннар нәселе шәҗәрәсе башында тора. Шәҗәрә чылбырының башлангычын 1.2 нче рәсемнән күрергә була.

Яхиннар - 1.1. Байлангар тарихы

1.2 нче рәсем. Яхиннар шәҗәрәсенең башланмасы

Әлеге язма моның белән генә тамамланмый, анда Яхъя хәзрәтнең соңгы көннәре яагыла (1.3 нче рәсем): “Яхъя хәзрәт Байугъланнарыдан Керәнле Харъясенә килеп, имам булып, угълы Тәмте Нурмөхәммәд хаҗи хәзрәт кунакка алып килгән, шул вакытта, Тәмтедә вафат булып, Тәмтедә күмелгән. Әльхале һазиһи өстендә язылмыш таш булып, 99 яшендә язылмыш. Әһлиясе (җәмәгате) Мөхиббә бинте Муса Керәнле зиярәтендә күмелгән”  (язманың орфографиясе сакланган).

Яхиннар - 1.1. Байлангар тарихы

1.3 нче рәсем. Яхъя хәзрәт турында Яхиннарның шәхси архивыннан

Монда Татарстан Республикасының Саба районындагы 1678 елда нигезләнгән Керәнле һәм Теләче районындагы Тәмте-Мәтәскә авыллары искә алына. Яхъя хәзрәт 1859 елда 99 яшендә вафат була. Шушы саннарга таянып, Яхъя хәзрәтнең туган елын ачыклый алабыз: ул 1760 елда туган булып чыга. Башка чыганаклар буенча аның яшәү еллары 1762-1852 еллар күрсәтелә. Авыллар аралары бик ерак булу сәбәпле, Яхъя хәзрәтнең җәсәден Керәнле авылына кайтарып тормыйлар. Шулай итеп, Яхъя хәзрәт Тәмте-Мәтәскә зиратында, ә хатыны Мөхиббә – Керәнле авылы зиратында күмелгән.

Өстәп әйтергә кирәк, бу мәгълүматлар галим Марсель Әхмәтҗановның 2012 елда басылган “Татар шәҗәрәләре” китабында да чагыла: “Бу шәҗәрәнең асыл нөсхәсе Мөхәммәд Яхинда булып, аны кемдер машинкада басып күчергән. Әлеге күчермәне Казан шәһәрендә яшәүче, шушы нәселдән булган педагог Бәһиҗә ханым, безнең сорау буенча, 1992 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына алып килгән иде, бу текст – шуннан күчермә. Шушы күчермә бүген дә Язма һәм музыкаль мирас үзәге фондында саклана (99 кол. – 1 тасв. – 225 сакл. бер.)”. Китабының “Композитор Рөстәм Яхин шәҗәрәсе” бүлегендә Марсель Әхмәтҗанов, яңалык буларак, Байтәвәккәл Кырымнан килгән Габдулла хан нәселеннән булуын күрсәтә.

Яхиннар – 1.1. Байлангар тарихы
Оцените данную страницу

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →