Admin/ Биогафии (Личности) Шәхесләр, Кремник, Яхиннар (Яхины)/ 0 комментариев

Таиб Яхин

Таиб (Таип) Яхин (Мөхәммәдтаип Гыйльман улы Яхин) – күренекле татар мәгърифәтчесе, тәрҗемәче, фольклорчы. Кайбер чыганакларда исеме “Таип” дип язылган. Композитор Рөстәм Яхин да шушы ук Яхиннар нәселеннән.

Таиб (Таип) Яхин (Яхин Мөхәммәдтаип Гыйльманович) – известный татарский просветитель, переводчик, фольклорист. В некоторых источниках имя пишут “Таип”. Из одного рода с композитором Рустемом Яхиным.

Тормыш юлы.
Татарстанның Саба районы Сабайкарьясында (ноябрь) 1844 елда туган. Яхинның нәселе — бу төбәк өчен генә түгел, бөтен милләтебез өчен дә атаклы, абруйлы нәсел. Яхиннар Саба илендә имамлык иткәннәр, мәчет-мәдрәсәләр тотканнар. Яхиннар йолдызлыгы ул — имамнар, мәгърифәтчеләр, шагыйрьләр йолдызлыгы… Таиб Яхинның әтисе – төбәкнең абруйлы дин эшлеклесе Гыйльман бине Яхъя Сабай карьясында имам булган. Таиб Яхин Казан дарелфөнүнендә (университетында) һәм Казан татар укытучылар мәктәбендә(КТУШ) мөдәррис булып эшләгән. 1897-1898 елларда университет типографиясендә аның дәреслекләре чыгарыла. 1884-1910 елларда дин белеме буенча укыткан. 1910 елда вафат, Казандаҗирләнгән, кабере Г.Тукай кабере белән янәшә (5-6 адым ераклыкта) урнашкан. Рус язучыларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Идел буетатарларының халык аваз иҗаты әсәрләрен җыя. Мәкаль, әйтем, табышмак, балалар өчен гыйбрәтле хикәя җыентыклары төзүче. Мәгърифәтчелек өлкәсендә Таиб Яхинны Каюм Насыйрибелән тиң йөртәләр.

Жизненный путь:
Родился в Сабинском районе Республики Татарстан (ноябрь) 1844 год. Род Яхиных — это не только для региона, но и всей нации известный, авторитетный род. Таиб Яхин преподавал в Казани (в университете) в Казанской татарской учительской школе | КТУШ, работал мударрисом. Его учебники 1897-1898 годах издается в типографии университета. 1884-1910 годы обучения религиоведения. В 1910 году его не стало, Похоронен в Казане, могила рядом с могилой Г.Тукая (на расстоянии 5-6 шагов). Занимался переводом на татарский язык произведения русских писателей. Собирает произведения народного  творчества народа. Писал статьи, рассказы, загадки для детей в поучительной манере, составитель сборников рассказов. Работа Таиб Яхина признана на равне с работой Каюма Насыйри в просветительской сфере.

Чыганаклар
Таиб Яхин
Оцените данную страницу

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →
Share this Post

Покинуть Комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Вы можете использовать это HTML метки и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>
*
*

*

code