Admin/ Рубрикасыз (Без рубрики)/ 0 комментариев

Балачагым – ак ашъяулык

Балачагым – ак ашъяулык,
Уртасында – авылым.
Авыл буйлап инеш җебе
Ага, җәйгә тагылып.

Балачагым – дәү тәлинкә,
Кырые – офык чиге.
Тургай сайрый зәңгәр күктә,
Моңнардан бизәк чигеп.

Балачагым – мич көлендә
Пешкән арыш икмәге.
Челлә көнне хәтерләтә
Икмәкнең хуш исләре.

… Ә без – ыштансыз кашыклар,
Төсләребез – кояштан.
Кашыкларга, су кергәндә,
Нигә кирәк ул ыштан?!

Балачагымның төннәре
Йолдызлар белән тулы.
Шул йолдызлар җемелдиләр
Серле могҗиза булып.

Су коенып, әбәк уйнап,
Арыш ипиен ашап,
Балачакның табынында
Булган идек без патша…
(2012)

Кызым-ядкарем
(Романс)

Якынлашам гомер көзләренә,
Кышка таба көннәр агыла.
Караш ташлыйм шаян күзләреңә,
Балачагым анда чагыла.

Әниемнең йомшак, назлы кулын
Хәтерләтә синең кулларың,
Әнкәемне искә төшерәм дә,
Үткәннәрдә йөрим тулганып.

“Әтием!” – дип, иңгә кагыласың,
Әткәемне искә аламын…
Язмыш җебе көзгә чыкканда да,
Һаман сабый булып каламын.

Тик син шулай ихлас елмаясың –
Акмас килеш кибә яшьләрем.
Әле ярый моңсу булган чакта,
Бар янымда, кызым-ядкарем!
(2012)

Универсиада – 2013

Сабантуй түгел Казанда,
Казанда – спорт бәйрәме:
Егетләрне һәм кызларны
Спорт Казанга әйдәде.

Универсиада гөрли
Татарстан каласында,
Олимпия уты дөрләп
Күңелдә яна сыман.

Спорт бәйгеләрендә яшьләр
Узара көч сынаша,
Олимпия геройлары
Ачыклана ярышта.

Универсиада гөрли
Татарстан каласында,
Олимпия уты дөрләп
Күңелдә яна сыман.

Стадионнарда җилферди
Төрле ил байраклары.
Кайсы байрак спорт буенча
Күтәрелер югары?!

Универсиада гөрли
Татарстан каласында,
Олимпия уты дөрләп
Күңелдә яна сыман.
(2012)

Ринат Нуруллин КЫЗЫМ-ЯДКАРЕМ (шигырьләр)
Оцените данную страницу

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →
Share this Post

Покинуть Комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Вы можете использовать это HTML метки и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>
*
*

*

code