Admin/ Рубрикасыз (Без рубрики)/ 0 комментариев

1930. Зәйнәп абыстай

Күзләрең – күлләр…
Ярларын биләп
Коя шуларга
Сагыш чишмәсе:
Хәсрәтле көннәр
Килде кинәттән,
Утлы күмердәй
Җанны өшетеп.

Кышкы бер көнне
Кайгы төтенен
Бәрде ишектән
Сасы тәмәке:
Хәрбиләр әйдәп,
Керде күн гәүдә –
Каеш кобура,
Теле көрмәкле.

Килеп керешкә
Дорфа эндәште:
– Җыен сөргенгә,
Әй мулла бабай!
Хәтерлисеңдер,
Лыгырдадың син:
“Ялкау була ул
Ярлы-ябагай!”

Җирне эшкәртсен
Кулаклар әнә,
Җирем юк иде –
Булдым көтүче.
Ырвалюсия
Безгә юл ачты,
Юксыллар бүген
Хәким итүче…”

Бу явыз затны
Исем буенча
Йөртмиләр иде
Элек-электән,
Тужуркасы күн
Булганга күрә,
Бары кушамат
Тактылар “Күн тән”.

* * *

Күн тән котырды:
“Син, – ди, – контыра!
Өндәдең бүген
Калхузга каршы.
Сәүит влачының
Һәрбер чарасын
Мыскыл иттең син,
Әфьюн[1] капчыгы!”

…Җомга көн иртән
Вәгазь сөйләүдән
Хәзрәт, күрәсең,
Көтмәгән каза:
Авыл халкына
Иминлек теләп
Баскан иде ул
Кичке намазга.

“Син, энем, кызма! –
Сабыр дәште ул. –
Өстеңә гөнаһ
Алырга сагай.
Барын да белә
Бары тик Аллаһ,
Дөньяга хәким
Бары тик Ходай!

Кеше кол түгел
Башка кешегә,
Бу хакыйкатьне
Оныта күрмә!..”
Җикерде Күн тән:
“Дәшмә, ысбулыч!
Сине сагынып
Тора ич төрмә!”

Тентү башланды,
Очты идәнгә
Кара савыты,
Изге китаплар.
Елый почмакта
Нәни балакай,
Куркынган йөзен
Уч белән каплап…

Халык хак әйткән:
“Явыз нияттән
Сакланып булмый
Йозаклар элеп!”
Кем “явить иткән”? –
Дигән бер сорау
Җанны газаплый,
Бәгырьне телеп…

Вәли мулланы
Кулга алдылар,
Йотты хәзрәтне
Пләтән төрмәсе.
Зәйнәп абыстай
Биш бала белән
Калды урамда
Йортсыз, мөлкәтсез.

Калды чарасыз,
Калды яклаусыз,
Ризыксыз калды:
Сталин фәрманын,
Имеш, үтим, дип
Чүтри Латыйбы
Себереп алды
Соңгы ярманы.

Табыла икән
Өч йөз кешегә
Берәр ахмагы,
Ике явызы, –
Манара очын
Кистеләр иртән,
Тынды авылда
Азан авазы.

Зәйнәп абыстай
Биш нарасыен
Ияртеп узды
Авыл аркылы.
Аларны күреп,
Хәтта ир-атлар
Күз яшен сөртте,
Читкә борылып.

…Күзләрең – күлләр…
Ярларын биләп
Коя шуларга
Сагыш чишмәсе:
Килде кинәттән
Хәсрәтле көннәр,
Утлы күмердәй
Җанны өшетеп.

1930. Мәрфуга әби

Авыл читендә
Ялгыз яшәүче
Мәрфуга әби
Чыгып каршыга
Мескен хатыннан
Күтәреп алды
Биләүдә яткан
Төпчек баласын.

Әби үгетли:
– Түз, Зәйнәп кызым!
Авылдашларга
Үпкә тотма син.
Тынычлан бераз,
Үтенечем бар –
Картымның “елы”,
Укып чык ясин.

– Мәрфуга әби!
Вәлимөхәммәт
Кулга алынды,
Ышыксыз калдым.
“Дин козгынының”
Хатынын аңлап,
Курыкмыйча син
Ничек сүз каттың?

– И кызым Зәйнәп! –
Дип әйтте көйләп
Мәрфуга әби, –
Суым эчелгән,
Яшем яшәлгән,
Курку юк миндә –
Үлемне көтәм
Тынычлык белән.

…Мәрфуга әби
Чиште шул көнне
Илгә салынган
Хурлыкның бәен –
Сыендырды ул
Кыш уртасында,
Күн тән корбаны
“Мулла кәнтәен”.

* * *

…Шушы ук елны
Сулыш юлына
Ипи кисәге
Эләгеп ялгыш,
Чүтри Латыйбы
Кинәттән үлде…
Халык сөйләнде:
“Төшкән, – дип, – каргыш!”

Мулла булмагач,
Аны догасыз,
Иске юрганга
Төреп мәетен,
Чокыр төбенә
Үләксәнедәй
Салып, күмделәр
Зиратка илтеп…

1931. Вәлимөхәммәт хәзрәт

…Карларны ертып
Яз килеп җитте,
Болынга тартты
Чәчәк сөрмәсен.
Кар суларыдай,
Тоткын агымы
Акты, гөрләтеп
Пләтән төрмәсен.

Вәли хәзрәтне
Биш ел сөргенгә
“Өчлек” хакыннан
Хөкем иттеләр.
Эшелон белән
Ерак себергә
Урман кисәргә
Алып киттеләр.

Бии балталар,
Елый пычкылар,
Әй авыр икән
Сөргенлек туе!
Монда котлаулар –
Бары сүгенү,
Кыйнау һәм тукмау –
Шул туйның сые.

Балта очыннан
Оча йомычка,
Авыр ухылдап
Ава агачлар.
Тамырсыз калган
Агачлар кебек
Ава тоткыннар,
Үләләр ачтан…

* * *

Торналар чөе
Яра күк йөзен…
Туган якларга
Сәлам илтегез!
Зәйнәп, балалар
Исән-сау микән?
Белеп килегез,
Күреп килегез!

1933. Беломор-канал

Бихисап санлы
Михнәтләр төшә
Вәли хәзрәтнең
Хак өлешенә:
Конвойлы поезд
Аны китерә
Беломорканал
Төзелешенә.

…Сазлык ягыннан
Шыксыз җил өрә,
Барак өстендә
Байрак җилпенә.
Эленгән плакат
“Каналармеец![2] Кызу эшләсәң,
Срогың тиз эрер!”

Тачкада әрҗә,
Әрҗәдә туфрак,
Тачка тәгәри
Тар такта буйлап.
Төялгән килеш
Өскә менәсең,
Ә аска таба
Төшәсең “җырлап”.

Кемнәр үлчәгән,
Шул тачка белән
Ничә мең чакрым
Ара үтелгән?!
Беркем дә белми,
Ничә мең тонна
Комлы һәм ташлы
Балчык түгелгән?

Кувалда белән
Ташны яруы
Бик авыр икән,
Өзлеккән булсаң…
Тамак төбенә
Тыгылган төер
Никтер йотылмый,
Күңелең тулса…

Берәү төяде,
Берәү бушатты –
Канал тулырлык
Күз яше акты.
Меңләгән кеше
Эзсез югалды,
Меңләгән кеше
Каберен тапты.

Ике йөз утыз
Чакрым каналның
Ике йөз утыз
Чакрым зираты.
Нидер төпченә,
Нидер эзлидер
Балтыйк җилләре
Аны уратып.

Тачка тәгәре
Чиный үз җырын,
Ә күңел исә
Догалар көйли.
Шул догалардан
Көч арта сыман:
“Исән әле мин,
Аллага шөкер!”

Көн дә Ягода
Битәрләп тора
Кул астындагы
Җитәкчеләрне:
“Нигә көндәлек
Выработка юк?
Кызулатырга
Кирәк эшләрне!”

Егерме айда
Төзелеп бетте
Беломорканал.
Килде шул сәгать:
Сталин катерда
Узды каналдан,
Елмаеп куйды –
Эштән канәгать.

Халыкны кырган
Шадра юлбашчы
Йомшарып китте
Кыска бер дәвер:
“Монда эшләгән
Бар тоткыннарны
Азат итегез!” –
Дип бирде әмер.

* * *

…Авыл читендә
Берәү туктады,
Арык букчасын
Төшерде җиргә.
Саф җил сыйпады
Аның сакалын,
Тезләнде карт зат:
“Әл-хәмдү лилләәһ…”

Таяк “ат”ларда
Чабып йөрүче
Бала-чагалар
Картны төсмерләп,
Мәрфуга әби
Йортына таба:
“Сөенче алыйк!” –
Дип йөгерделәр.

“Зәйнәп абыстай,
Зәйнәп абыстай!
Вәлимөхәммәт
Абзый кайтты ич!
Безгә сөенче
Китергән өчен
Өләш күчтәнәч,
Ягып җибәр мич!”

* * *

Өч ел эчендә
Авыл үзгәргән,
Мәчет бинасын
“Клуб” дип йөртәләр.
Күмәк сафларга
Балалар басып
Барабан кага,
Быргы өрәләр.

1935. Сулар ага

Нәкъ элеккечә
Инеш сулары
Һич ашыкмыйча
Каядыр ага.
Суларның җаны
Юктыр, мөгаен,
Әмма алар да
Сыена ярга.

Сулар вакытны
Үлчәп тордылар,
Мәрфуга әби
Күчте бакыйга.
Ул вафат елны,
Шау-шу куптарып,
Тракторлар кайтты
Язын авылга.

Тракторчы кызлар
Өчен дип курслар
Оештырдылар
Шул ук көннәрдә.
Мулла Вәлинең
Иң өлкән кызы
Мәрьям укыды
Яңа һөнәргә.

1938. Мәрьям җыры

Тракторымның көр җырына
Мин дә кушылам,
Җырлыйбыз илем турында
Бергәләп шулай:
“И туган ягым, син ямьле,
Иркен кырларың,
Бәллүр тамчылы чишмәңнең
Тәмле сулары!”

Уята иртән Кояшны
Мотор тавышы:
Кем үстерер, без йокласак,
Бодай-арышны?
Сабан төрәннәре назлый
Туфракның чәчен:
Яшел итәрбез Җир шарын
Чәчүлек чәчеп!

Күк йөзендә бизәк чигә
Тургай җәй буе,
Сайрый шатланып ул, димәк,
Уңыш мул булыр.
Йорт төзер халкым, булса тук,
Чыгарыр көйләр:
Безнең эштән мөhимрәк юк
Дөньяда hөнәр!

1937. Ягода камчысы

Дөнья әйләнде
Куласа кебек,
Кырыкка кырды,
Төрләнде йөзгә.
Утыз җиденче
Ел юлга чыкты,
Канлы режимга
Корбаннар эзләп.

Хәлле хуҗалар
“Кулак”лар диеп
Чита ягына
Куып сөрелде.
Әгәр дә бер уч
Ашлык урласаң,
Зинданнан берүк
Чыгасың түгел.

Авылдашлардан
Тугыз кешене
Чистайга илтеп
Судка тарттылар.
Карар укылды:
“Фетнәчел төркем…
Халык дошманы…
Җәза – атарга!”.

Чистай күкләрен
Камчылап торды
Чарт та чорт килеп
Мылтык тавышы.
Йөрәкне тиште
Кургаш бөртеге,
Тәннәр елгылды
Җиргә авышып.

Абый-энеле
Галләм һәм Фәттах
Басып торганнар
Иде янәшә:
“Хуш инде, энем!..”
“Хуш инде, абый!..” –
Чишмәдәй акты
Күзләрдән яшьләр…

1940. Шомлы тынлык

“Соңгы вакытта
Күн тән йомшарды,
Бик юаш йөри, –
Диеп ындырда
Сөйләнде халык. –
Моңар ни булган,
Агулы тешен
Кемнәр сындырган?”

Аны кичкырын
Кемдер тукмаган,
Киндер капчыкны
Башына каплап.
Сызланып чыкты
Күн тән төн буе,
Бер кабыргасы
Авыртты чатнап.

Үзенә үзе
Ул мыгырданды:
“Әле дә ярый,
Калдырды исән!
Әтисе үчен
Аладыр миннән
Мулла малае
Башкисәр Хәсән.”

Юкса Хәсәннән
Йомшаграклар юк,
Зәңгәр күлгә тиң
Уйчан карашы.
Бәлки шул күлнең
Суын болгаткан,
Куптарган туфан
Күңел ярасы…

* * *

Совет илендә
Үзгәрде нидер,
Кулга алулар
Кискен кимеде,
Ниндидер шомлы
Тынлык урнашты.
Кырык беренче
Ел алда иде.

[1] “Религия – опиум для народа!” шигаре күз алдында тотыла.
[2] Беломор-канал төзелешендә эшләгән тоткыннарны “каналармеец” дип йөрткәннәр.

Ринат Нуруллин КАНЛЫ ГАСЫР (поэма)
Оцените данную страницу

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →
Share this Post

Покинуть Комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Вы можете использовать это HTML метки и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>
*
*

*

code