Admin/ Рубрикасыз (Без рубрики)/ 0 комментариев

(Мәктәпләрдә туган тел дәресләрен киметүгә карата)

И халкым! Әле исән син,
Балаларың әле бар –
Синең гореф-гадәтеңне
Варисларың саклыйлар.

Нигәдер ирек даулыйсың…
Димәк, син азат түгел:
Һаман да, димәк, яшисең
Кемнәргәдер тез чүгеп.

Кемнәрдер рухи юлыңда
Бүрәнә булып ята,
Кемнәрдер омтыла янә
Киертергә чабата.

Кемнәрдер телеңне кисеп
Дәшмәс итмәкче була,
Кемдер синнән манкорт ясый
Зиһенеңне агулап.

Түзә алсаң, сабыр бул син,
Чөнки син бик түземле!
Караңгыда, таң атканчы
Югалтма тик үзеңне…
(2012)

Бакыр балык әкияте

Борынгы заманда түгел,
Ике дистә ел элек,
Мондый хәлләр булган икән,
Колагыңа куй элеп!..
Атка атланган бер кеше
Казансу яры буйлап
Йөргән икән, хәвәсләнеп
Дәүләт уйларын уйлап.

Давыллар бездә еш була,
Кинәт көчле җил чыккан,
Казансуга хыялыйның
Эшләпәсен очырткан.
Хуҗаларча эшкә карап,
Атыннан төшкән җайдак,
Су өстеннән эшләпәсен
Кулына алган җайлап.

Ни әкәмәт! Эшләпәдә
Нәрсәдер тыпырчына…
Тыпырчынган шул нәмәрсә
Вак балык булып чыга.
“Эх, балык! Алтын булмадың,
Хәтта көмеш тә түгел!” –
Шулай дип җайдак уйлады,
Эшләпәдән су түгеп.

“Кибәр әле башта,” – диеп,
Эшләпәсен ул сыкты.
“Бу балыктан файда юк!” – дип,
Аны суга юргытты.
Суга чупылтап төшүгә,
Шул балык телгә килде,
Нәкъ безнеңчә, “саф татарча”
Сүзләре ишетелде:

– Әй, бугор! Танымадыңмы?
Мин Бакыр балык булам,
Загадывай теләгеңне,
Үтим всё напополам!
– Ә ничә теләк телим соң?
Әйтче, балык баласы!
Сора күбрәк! Кем әйтмешли:
“Күпме йота аласың!..”

Эшне нәрсәдә икәнен
Тиз сизде безнең бахыр,
Тезеп китте: “Татарстанны
Бәйсез дәүләт ит, Бакыр!
Дәүләт теле булсын икәү,
Татар теле калыксын!
Эш хакы Мәскәүдәгечә
Булсын эшче халыкның…”

Еллар узды… Теге кеше
Картайды, булды бабай.
Казансу ярына чыгып,
Балыкны сүгә болай:
– Нигә сүзеңдә тормадың?
Нигә тупас алдадың?
Татарстан бит бәйсезлекне
Тулысынча алмады.

Татар теле дәүләт теле
Дәрәҗәсенә менми,
Хезмәт халкының эш хакы,
Учка салсаң, күренми.
Печиму син үтәмәдең
Мин әйткән теләгемне?
Нигә теләкләр теләтеп,
Азапладың соң мине?!

Бакыр балык “крутой” инде,
Кем килгәнен абайлап,
Нәкъ безнеңчә, “саф татарча”
Җавап бирә бабайга:
– Әллә син дәүләт эшләрен
Белмисеңме, Такырбаш?
Яртысын үтим, димәдем,
Үтим, дидем, яртылаш!
(2012)

Ринат Нуруллин ХАЛКЫМА (шигырьләр)
Оцените данную страницу

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →
Share this Post

Покинуть Комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Вы можете использовать это HTML метки и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>
*
*

*

code