Admin/ Рубрикасыз (Без рубрики)/ 0 комментариев

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының 2011 елның 15 декабрендә расланган 1946-IV ГС номерлы «О проведении творческого конкурса на лучший проект текста Государственного гимна Республики Татарстан» исемле карары буенча Татарстанның Дәүләт гимны текстын язуга юнәлтелгән иҗади бәйге игълан ителде. Бәйгенең иң беренче шарты буларак, бәйгедә профессиональ шагыйрьләр, һәвәскәр авторлар, иҗади төркемнәр катнаша алуы әйтелде.

Вакытлы матбугатта да, Интернет челтәрендә дә бу бәйгегә багышланган бихисап мәкаләләр урнаштырылды. Аларның эчтәлеген кабатлау яңалык китермәстер. Ләкин шул мәкаләләрдә әйтеп бетерелмәгән фикерләр дә күп әле.

Күтәрелгән мәсьәләгә башка яктан карыйк әле. Сәнәгать, яки производство күзлегеннән караганда, искә алынган карар белән Татарстан хөкүмәте иҗатчыларга бик мөһим һәм үзенчәлекле «дәүләт заказын» үтәргә йөкләде. Бу дәүләт заказының бердәнбер продукциясе – Дәүләт гимны тексты булуы күздә тотылды.

Мәгълүм ки, ниндидер продукцияне җитештерү аерым бер технология буенча алып барыла. Шул технологиянең төп документын «Техник шартлар» дип атыйлар. «Техник шартлар» 4 бүлектән тора:

1. Продукциягә техник таләпләр комплексы.

2. Продукцияне кабул итү кагыйдәләре.

3. Продукциянең сыйфатын тикшерү ысуллары.

4. Продукцияне куллануга бәйле шартлар.

Татарстанның Дәүләт гимны текстын төзү карарында «Техник шартлар» документы ролен карарның нигезләмәсе үти. Чагыштыру өчен 4 бүлекне дә барлап карыйбыз:

1. «Продукциягә техник таләпләр комплексы» бүлеге буенча «Татарстанның Дәүләт гимны ватанпәрвәрлек, тарихка мәхәббәт хисен, республика халыклары дуслыгын һәм бердәмлеген чагылдырырга тиеш. Проект таләпләре буенча гимн текстлары Татартстанның бер яисә ике дәүләт телендә дә тәкъдим ителә ала. Гимнның сүзләре аның музыкасы характерына, темпы һәм үлчәменә дә туры килүе шарт».

2. «Продукцияне кабул итү кагыйдәләре» бүлеге буенча нигезләмәдә бәйгенең сроклары һәм комиссиянең эшләү тәртибе күрсәтелгән.

3. Кызганычка, «Продукциянең сыйфатын тикшерү ысуллары» карар нигезләмәсендә ачылмаган.

4. «Продукцияне куллануга бәйле шартлар» рәвешендә гимнның сүзләре Яхин музыкасы характерына, темпы һәм үлчәменә туры килүе шартын алырга була.

Шулардан тыш, нигезләмәдә продукциянең (яки безнең очракта гимн текстының) бәясе дә күрсәтелгән. Ул 200 мең сум тәшкил итә.

Гимн текстын җитештерүгә бәйле нигезләмәдә күрсәтелмәгән мондый үзенчәлекләр дә бар. Мәсәлән, гимн ике минут яңгырый. Димәк, аның текстында артык бер сүз дә булырга тиеш түгел, яки ниндидер вакыйгаларны, гамәлләрне сүрәтләүче паразит сүзләр булмаска тиеш.

Татарстан гимнының кыска формуласын болай итеп алырга була: «Татарстанга дан!»

Шушы формуланы җәебрәк караганда, ул «Продукциягә техник таләпләр комплексы» бүлегенә туры китерелергә тиеш. Бу технологик операция сорауларга һәм логик бәйләнештә булган җаваплар нигезендә башкарыла ала: Ни өчен дан? Чөнки аның халкы шундый-шундый сыйфатларга ия, чөнки аның бөек һәм тирән тарихы бар.

Ләкин башка халыклар да бөек, аларның да тарихы тирән. Яңа сорау туа: Татарстан ни белән аерылып тора? Ә аерыла ул символикасы белән – аның тугрысы (гербы) шундый, әләменең төсләре шуны аңлата.

Татарстан гимны тексты дигән продукцияне җитештерүнең сроклары да төгәл күрсәтелгән. Иҗади бәйге нигезләмәсе буенча бәйге 2012 елның 1 гыйнварында игълан итеп, 31 декабренә кадәр үткәрелә. Димәк продукцияне җитештерүнең гомуми срогы – 1 ел.

Гомуми срок этапларга бүленде. Мәсәлән, авторлык эшләре 1 гыйнвардан 1 июльгә кадәр кабул ителде. Шушы сроктан соң авторларның актив катнашы туктатыла һәм технологиядә «Продукцияне кабул итү кагыйдәләре» эшли башлый.

Продукцияне кабул итү ике этаптан тора. Бәйгенең беренче этабы 1 октябрьгә кадәр тәмамланып, шушы этапта бәйгедә катнашкан текстлар арасыннан иң яхшы өч вариант сайланып алынырга тиеш. Бәйгенең икенче этабы 1 ноябрьдә тәмамлана, анда инде бер генә иң яхшы текст калдырыла.

Үзен республикабызның чын гражданы итеп исәпләгән һәр каләм иясе һәм башка төбәкләрдәге каләм тотарлык һәр кеше бу конкурста катнашырга тиеш иде. Әйтик, гимн сүзләрен яза алырлык мондый кешеләрнең санын 100 % дип алыйк. Моны тулаем иҗади потенциал дип алыйк.

Теоретик санаулар нәрсә күрсәтә соң?

Гимн текстын язу – авыр һәм катлаулы технология. Бу технология чоңгылына чумарга һәркем батырчылык итмәгәндер. Ихтималлалык теориясендә Стьюдент критерие бар. Бу очракка аның зурлыгын 0,95 дип алып, госзаказның катлаулылыгы аркасында конкурста катнашмаучылар санын 5 % дип алырга була. Әйтик, республикабызда 300 язучы бар ди, димәк, конкурста шулар арасыннан 15 кеше катнашмаган булып чыга.

Рамазан Байтимеровның кызы Гөлшат Кушелкова, әгәр вөҗданыгыз булса, бәйгедә катнашмагыз дип өндәп Татарстан язучыларына мөрәҗәгать итә. Кушелкова өндәве аркасында күмпедер кеше конкурста катнашмыйча калды. Стьюдент критериена таянып, конкурста катнашмаучылар санын 5 % дип алырга була. Димәк, тагын кимендә 15 кеше катнашмаган булып чыга.

Тагын 70 ләп кеше 1 июльгә үзләренең әсәрләрен өлгертә алмады. Димәк, Татарстанның чын иҗади потенциалы 200 кешегә, ә рәсми рәвештә 182 кешегә кайтып калды.

Һәр конкурсант кимендә 4 юлдан торган өчәр куплет төземәсә, ул «госзаказ»ны үтәгән дип санала алмый. Димәк, һәр конкурсант кимендә 12 юлдан торган текст биргән. Моннан юлларның минималь саны 2184 не тәшкил итә (182 кеше ´ 12 юл = 2184 юл). Китап битенә 30 юл сыя дип алсак, бу әсәрләр нәшер ителсә 72 битле китап килеп чыга.

Менә шушы күләмдәге продукцияне комиссия тикшерергә тиеш тә иде.

Производствода продукциянең сыйфатын «Техник контроль бүлеге» тикшерә. Безнең очракка продукциянең сыйфатын тикшерү кабул итү комиссиясенә йөкләнгән, аның составында исемлек буенча 21 кеше исәпләнә, шул исәптән 13 ир-ат һәм 8 хатын-кыз. Бу «Техник контроль бүлеге»нең рәисе буларак Ратникова Римма Атласовна күрсәтелгән.

Анализ ясап карыйк: комиссия гимн хәтлә гимнны бәяли алырлык булды микән?

«Техник контроль бүлеге»ндә компетентлы белгечләр эшләргә тиеш. Ике дәүләт телендә язылган текстларны тикшерү өчен белгечләр дә һичшиксез ике телне дә камил белергә тиеш. Математиканы эшкә җигәбез, яки тел белү компетенлыгы коэффициентын кертәбез: kt = nt/N, биредә nt – ике телне дә камил белүчеләр саны, N – комиссия составындагы кешеләр саны. Якынча исәпләүләр буенча, тел белү компетенлыгы коэффициенты kt = 0,5.

Административлык коэффициентын кертәбез:  = /N, биредә  – комиссиядә административ органнарда эшләүчеләр саны. Якынча исәпләүләр буенча, административлык коэффициенты kа = 0,6.

Язучылар коэффициентын кертәбез:  = /N, биредә  – әдәбият өлкәсендә иҗат итүчеләр. Якынча исәпләүләр буенча, язучылар коэффициенты kя = 0,2.

Комиссиянең гомуми компетентлыгын шушы коэффициентларның тапкырчыгышы итеп табабыз: kt ×  × . Нәтиҗәдә = 0,5 × 0,6 × 0,2 = 0,06.

Күргәнебезчә, «Техник контроль бүлеге»нең гимн текстын тикшерү компетентлыгы түбән булып чыккан. Монын сәбәбен ике телне дә белмәүчеләр саны күп булуы, административ хезмәткәрләр күп булуы һәм әдәбият өлкәсендә эшләүчеләр аз булуы ача. Туфан ага Миңнуллинның арабыздан вакытсыз китүе дә комиссиянең ныклы үзәген югалтуга сәбәп булгандыр.

Татарга тылмач кирәкми, ә менә рус теллеләргә кирәк. Моның белән бәйле берничә сорау туа. Татарча язылган текстларны рус вәкилләре ничек бәяли алды икән? Текстларның барысын да, ирекле рәвештә булса да, тәрҗемә ителдеме? Нигә комиссия составына ике дәүләт телен дә камил белүче кешеләрне генә кертмәделәр?

Шул ук вакытта комиссиядә мүзыка белгечләре күп булуы (андыйлар 3 кеше, яки комиссиянең 1/7 өлеше) да уңай якка булмагандыр. Музыкасы алдан ук билгеле иде, бәлки, музыка белгечләре арасыннан комиссиягә бер генә кешене кертү җитә калгандыр.

«Продукциянең сыйфатын тикшерү ысуллары» нигезләмәдә билгеләнмәгәнгә күрә комиссия әгъзалары һәр текстны яки «миңа охшый бу текст», яки «миңа бу текст охшамый» дигән система буенча бәяли алалар. Шартлы рәвештә, бу системаны «бинар система» дип атарга була. Мондый системада бәяләү өчен бары тик ике балл гына кулланыла: яки «1», яки «0».

Бүгенге чорда мондый система бик гади һәм нәтиҗәсез система булып исәпләнә.

Чагыштыру өчен, мәктәпләрдә укучыларның белеме сыйфатын 5 баллы система буенча бәялиләр. Хәзерге чорда спорт, мәгърифәт, мәдәният өлкәләрендә сыйфатны экспертлар куйган билгеләр белән бәялиләр. Мондый күпбаллы системалар ярдәмендә спорт яки мәдәни бәйгеләрдә катнашучыларның «продукция» сыйфатын бәяләгәнен телевизион тапшырулар аша да еш күзәтәбез.

Хәзерге чорда барлык югары уку йортларында сыйфатны тикшерү өчен балл-рейтинг системасы кулланыла. Уку семестрына 100 балл бирелә, алар студентның белем үзләштерү дәрәҗәсен ачыкларга ярдәм итә.

Шушыйдый ук күпбаллы (гадәттә, 100 баллы) система грант алу бәйгеләрендә, фәнни конкурсларда галимнәрнең эшләрен, проектларын бәяләү өчен дә киң кулланыла. Бу очракта гомуми алынган баллар (әйтик, 100 балл) тематик өлешләргә таратылып бүленә, һәм шушы ысул белән бәяләү критерийлары формалаштырыла. Мондый система «продукция»нең кирәкле сыйфатларын алдан ук көйләргә, аерым сыйфатларын үстерергә мөмкинлек бирә.

Әйтик, гимн ватанпәрвәр булырга тиеш ди, тарихка мәхәббәт хисен, республика халыклары дуслыгын һәм бердәмлеген чагылдырырга тиеш ди. Бу очракта, сыйфатның шушы берәмлекләренә 20 шәр балл билгелибез. Сыйфат берәмлегена карата баллар күләмен башкача дә тарата алабыз. Сыйфатның өстәмә берәмлекләре барлыкка килсә, аларга да кирәгенчә балларны билгелибез, суммада баллар саны 100 була. Шулай итеп, бәяләгәндә гимнның идеаль тексты 100 балл җыя алыр иде. Кыскача әйткәндә, беренчелекне билгеләгәндә иң күп баллар җыйган текстлар сайлана. Һәрхәлдә, мондый бәяләү система объектив булырга мөмкинлек бирә, һәм текстларны бәяләү белән бәйле бәхәсләрне юк итә.

Шулай итеп, купбаллы система кулланылмаган очракта гимн текстын бәяләү комиссиясе, яки «Отдел технического контроля» эффектив һәм объектив эшли алмаган дигән фикерләр туа. Шушы сәбәпләр аркасында комиссиянең бик аз өлеше, төгәлрәк, берничә кешесе генә актив эшли ала иде. Бу фикерләр матбугат чараларында дә күп әйтелде.

Хәзер беренче этап тамамланды да инде. Комиссия нигәдер нигезләмәне бозып өч текст урынына алты текст сайлап алды. Бүгенге көнгә икенче этап нәтиҗәләре билгесез.

Вөҗдансыз кешеләр шигырь язмый. Һәрхәлдә, кесә карагы гимн язганын ишеткәнем юк әлегә. Конкурс – конкурентлылыкны күздә тотучы гамәл. Бәйгенең тагын бер шарты буенча, конкурсантларның бәйгедә яшерен рәвештә шәхси кодлар белән катнашуы күздә тотылуы күрсәтелде. Бу шарт конкурентларга тигез шартларда катнашырга мөмкинлек бирә. Комиссиягә авторларның кем икәне мәгълүм булмаска тиеш иде.

Чынбарлыкта исә Венера Беляеваның Интертат.ру сайтында 3 июль көнне урнаштырылган «Наследницы в обиде на гимн Татарстана» исемле мәкаләсендә болай языла: «Дочь поэта Рамазана Байтимерова Гульшат Байтимерова давно уже обижена тем, что 19 лет назад, утверждая произведение Яхина в качестве гимна республики, власти вырезали из песни слова, посчитав их неподходящими. После того, как Госсовер РТ объявил конкурс на лучшие стихи для гимна, пообещав призовые в 200 тысяч рублей, обида Байтимеровой переросла в возмущение. Сегодня она тоже отправила заявку на конкурс».

Парламент корреспонденты Римма Гатина гимн сүзләрен сайлау комиссиясеннән 4 октябрьдә бирелгән репортажында Римма Ратникованың мондый сүзләрен китерә: «Без, текстның авторларын белү өчен, сер итеп сакланган конвертларны ачтык. Әлеге текстның Рамазан Байтимеровның кызы Гөлшат Кушелкова тарафыннан җибәрелгәнен ачыкладык. Гөлшат Кушелкова әлеге шигырьнең әзер гимны тексты булмавы, аны эшләп бетерергә кирәклек белән килеште».

Шушы цитата буенча, комиссиянең аерым бер конкурсант белән сөйләшүләр алып барылуы ачыклана. Башка конкурсантлар белән нигәдер мондый сөйләшүләр алып барылмады, димәк, конкурсантлар тигез шартларда конкурс узмады дигән уйлар барлыкка килә. Бу яктан караганда, бәлки конкурсны яшерен түгел, ә ачык формада үткәрәсе булгандыр. Һәр конкурсант үзенең текстын ачыктан-ачык комиссия алдында яклый алыр иде һәм төрле имеш-мимешләр тумас иде.

Конвертлар ачылу конкурсның беренче этабы тәмамланган дигән сүз инде ул. Шулай булгач, халыкны алдынгы урыннарга чыккан текстлар белән таныштыру кирәк иде. Әгәр алдынгы урыннарга өч (яки безнең очракта алты) текст чыкты икән, димәк, аларны халык судына чыгару вакыты җитте.

Теоретик яктан караганда, әгәр бу конверт ачылмыйча, аерым бер конкурсантның актив хәрәкәтләренә игътибар бирелмәсә, ниндидер сөйләшүләр алып барылмыйча гына конкурс дәвам ителгән булса, теләсә кайсы автор беренче урын алган булыр идем дип дәгъва кыла ала. Мондый дәгъвачы мораль зыянны 200 мең сум гына дип бәяләсә дә: 200 дәгъвачы ´ 200000 сум = 40000000 сум, яки 40 млн сум килеп чыга. Бу сумма налог түләүчеләр кесәсеннән түләнергә тиеш була. Килеп чыга, башка авторлар яшеренлек шарты бозылу сәбәпле үзләренең хокукларын суд аша дәгъвә итә алалар һәм мораль югалтуларын акчалата таләп итә алалар.

Көй белән көчәйтелгән шигырьне җыр дип атап була.

Шигырьне А хәрефе белән билгелик, көйне В хәрефе белән билгелик. Әгәр шигырьне (А) көй (В) белән кушсак ниндидер лирик җыр (С) барлыкка килә: А + В = С. Биредә АВ һәм С берәмлекләре интеллектуаль милек буларак аерым-аерым яши алалар.

Ләкин гимн лирик җыр түгел. Ул ниндидер камыш шаулавы турындагы исерекләр җыры түгел. Гимн – ул үзгә әсәр, гимн – ул тантаналы җыр! Шуңа күрә гимнга карата таләпләр дә бик югары куела. Бу очракта гимн текстын Е хәрефе аша, гимнның үзен D хәрефе белән билгеләп формуланы без Е + В = D, дип язарга тиеш һәм, билгеле ки, Е ≠ А һәм D ≠ С. Төгәлрәк әйткәндә, гимн гади җырдан күпкә югарырак дәрәҗәдә торырга тиеш, моны без математика телендә шартлы рәвештә Е А һәм D > С дип яза алабыз. Шуны да әйтергә кирәк, хәзерге көнгә Е һәм С берәмлекләре интеллектуаль милек буларак якланмаган (шуңа күрә бу бәйге үткәрелә дә инде).

Җырны «Ла-ла-ла!» – дип тә җырларга була. Бу очракта җыр «сүзсез» була, ә сүзләрне бернинди дә мәгънәсе булмаган ниндидер авазлар гына алыштыра. Яки бу хәлне А = 0, дип билгеләргә була.

Аркадий Ильич Островский көенә «Мин бик шат, чөнки мин ниһаять өемә кайтам» исемле сүзсез җыр (вокализ) башкарып Эдуард Хиль үз вакытында дан казанды. Аны «Мистер Трололо» дип йөртәләр иде.

Гимн вокализ түгел, аны башкарганда «Ла-ла-ла!» – дип тора алмыйсың инде.

Заказ буенча шигырь язу – җиңел эш түгел. Күңелдә ирекле рәвештә туган шигырьнең юнәлешен теләсә кайсы якка борырга була. Гимн текстын исә куелган таләп кысаларына сыйдырасы бар.

Һәр автор күңел ачып кына трай тибеп йөрмәгән, ә зур эш башкарган. Һәрхәлдә, гимн тексты язу кебек катлаулы эшне башкару өчен, чамалавым буенча, авторларның күбесе кимендә 2-3 ай вакыт сарыф иткәндер. Беренчедән, башка илләр гимны текстлары белән танышып чыгу зарур булгандыр. Нинди сүзләр кулланырга? «Татарстан» сүзенә нинди рифма табарга? Сүзлекләр белән эшләү һәм башкалар.

Гимн тексты өчен саранлану килешмидер. Әйтик, 200 авторга берәр мең сум акча түләүне дә күздә тоту кирәк булгандыр: 200 кеше ´ 1000 сум = 200000 сум. Болай эшләү авторларны ризалату булыр иде (Капитализм чорында яшибез түгелме?! Эш хакы түлә!).

Хәзер инде продукция җитештерүгә бәйле кайбер алымнарны карап чыгыйк. Конкрет алганда, гимн текстын булдыруның берничә конструктив ысулы бар:

1 нче ысул – «Искегә яңаны ялгау ысулы». Бу ысул буенча, элек эшләнгән әйбердән канәгатьләндерми торган өлешләрне алып атып, яңа өлешләр куела. Нәтиҗәдә барлыкка килгән әйберне «химера» дип йөртәләр. Бу ысыл күп очракта яхшы нәтиҗә бирми. Мәсәлән, яңа шартлар таләп иткән тизлекне тәэмин итәр өчен «Кукурузник» самолетыннан эчке янулы двигательне алып атып, реактив двигатель куйдык ди. Билгеле, яңартылган очкычның тизлеге бик югары була, әмма очкычның корпусы чәчелеп бетәчәк.

2 нче ысул – «Шигырьләр генераторы куллану». Бу ысыл компьютерлаштырылган программа куллануга нигезләнә. Буриме төзүгә бирелгән кебек башлангыч сүзләр («Татарстан», «дан», «бөек», «тарих», «халык» һәм башкалар) бирелә һәм компьютер кирәкле ритмлы, кирәкле кафияле шигырь төзеп бирә. Кешегә исә шул шигырьне эшкәртәсе генә кала. Ләкин бу ысул кирәкле нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирмәс кебек.

3 нче ысул – «Баш миен киеренке эшләтү ысулы». Бу ысул рус телендә «Метод мозгового штурма» дип тә билгеле. Ысулны уз вакытында Осборн тәкъдим иткән. Ысул күмәк иҗатка нигезләнгән. Башка ысуллар белән чагыштырганда бу ысул 2 мәртәбә нәтиҗәлерәк икәне исбатланган. Шушы ысулга охшаш фикерне Илфак Ибраһимов әйтте: «Как вы знаете, у гимна Татарстана есть прекрасная музыка, написанная Рустемом Яхиным. На конкурс поступили очень хорошие, сильные стихи, но они не очень хорошо ложатся на музыку Яхина. А чтобы у гимна были слова, нужно создать творческую группу, состоящую из нескольких поэтов, чтобы они просто составили текст на существующую музыку. Если такое решение будет принято, я думаю, наши поэты за два-три дня справятся с этой задачей».

4 нче ысул – «Әйберне аерым блоклардан җыю». Бу принципта, мәсәлән, хәзерге компьютерлар эшләнгән. Алар, аерым алынган блоклардан (система блогы, монитор, клавиатура һәм башкалар) җыела. Иң яхшы блокларны сайлап алып иң яхшы компьютерны да ясап була, һәм моны шулай эшлиләр дә. Гимн текстына карата, конкурста катнашкан авторларның иң яхшы шигъри «блок»ларын сайлап алып, гомумиләштерелгән текст төзергә була. Дөрес, монда авторлар саны берничә булырга мөмкин. Бу принцип Башкортостан гимны текстын төзегәндә кулланылды. Уйлап карасаң, бу бәлки отышлыдадыр, чөнки гимн текстын халыкның берничә вәкиле төзегән була һәм гимн чын халыкчан була.

Ринат Нуруллин ГИМН, ВӨҖДАН ҺӘМ МАТЕМАТИКА (аналитик күзәтү)
Оцените данную страницу

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →
Share this Post

Покинуть Комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Вы можете использовать это HTML метки и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>
*
*

*

code