Admin/ Китаплар (Книги), читать книги/ 0 комментариев

СИНЕ ЭЗЛИМ…

Поэма

 

Ничек итеп башлыйм?

Кайдан башлыйм?

Ничек итеп сиңа эндәшим?

Миңа —

Сигез,

Сиңа утыз иде,

Бүген инде сиңа тиңдәш мин.

Без яшьтәшләр хәзер.

Арабыздан

Егерме ике ел гомер җуелган.

Егерме ике ел тормыш яфрак ярган,

Егерме ике ел яфрак коелган…

Мин улың бит.

Синең яшьтәш улың:

Син —

Утызда,

Мин дә —

Утызда.

Кырык бердә китеп

Кайтмаганнар,

Вакыт көчсез,

Картлык юк сезгә.

Сез хәтердә һаман шул бер килеш,

Үзгәрмичә-нитми торасыз…

Миңа менә кырык,

Илле җитәр —

Еллар үтә бер дә сораусыз.

Күңелдәге иң-иң нечкә кыллар

Чиертелмичә кала,

Өзелә…

Ел томаны аша сине эзлим,

Томаннарда ялгыз эз генә…

Чыклы үләннәрдә ярылып калды

Шул ялгыз эз —

Синең эзләрең.

Син кояшка кереп күмелдең дә,

Ахры, белмәдең

Үзәгемне ничек өзгәнең…

Олау-олау китте ил ирләре,

Батырлыкка таңнан юл алып;

Йөзгә берәү кайтты…

Кайтмаганнар

Ерак меридианнарда югалып

Калдымыни?

Юк,

Калмады алар.

Һәркайсысы үзенең өендә,

Алар кемнәрнеңдер йөрәгендә

Бәйрәм итә Җиңү көнендә.

 

 

Алар бергә,

Алар безнең белән,

Тик һәркайсын эзли кемнәрдер.

Мин дә эзлим…

Сине соңгы тапкыр

Кемнәр,

Кайда,

Ничек күргәндер?

Кояшны мин һәрчак көтеп алам,

Таңнар белән торып каршылыйм.

Нурларына карап сокланам да:

— Бигрәк ерак алтын шар шул…

Алып китте алып китүен дә,

Кайтармады сине,

Югалтты.

Зәңгәр тәхетеннән төшми генә

Күзли мине,

Үзе югартын.

Син —

Бер дөнья миңа.

Кояш та син;

Син,

Эз салып чыклы үләнгә,

Шул кояшка кереп күмелмәсәң,

Кояш булмас иде түбәмдә…

 

Үләннәрдән чыклар күптән кипкән,

Күзләрдән дә чыклар кипкәннәр.

Кайда,

Нинди үлән булып шыткан икән

Кырык бердә чыгып киткәннәр?

Чыгып китеп кире кайтмаганнар

Исәпсез дә алар,

Хисансыз…

Хаклы булыр иде,

һәрберсенә

Мәңге яшәр һәйкәл куйсак без.

Бар ул һәйкәл.

Ул—

Үткәне илнең,

Бүгенгесе,

Килер көннәре.

Тик иң яхшы һәйкәл булыр иде,

Җир онытса солдат һөнәрен.

Авыр һөнәр.

Ләкин кирәк әле,

Изге әле солдат исеме.

Әти булган өчен генә түгел,

Эзлим, ахры,

Солдат булганга да мин сине.

 

Син —

Бер дөнья миңа.

Туган як син:

 Ак Минзәләм,

 Ыкта —

Агымсу.

Җаны булган кеше онытамы,

Сагынмыймы

Туган ягын соң?!

Әй,

Саумысез,

Усай болыннары!

Исәнмесез,

Тупач таулары!

Уйнап йөргән,

Кайчак елап йөргән,

Мин калдырган эзләр бармы әле?

Эзләр бардыр.

Балачагым гына

Күмелеп калды язгы басуда…

 

Тугызынчы май.

Упалнамуч абый:

«Җиңү!» — диеп

Авызын ачуга,

Әллә кайдан җан өшеткеч сорау

Пуля булып атылып чыкты да:

— Әтиең кайда,

Кайда,

Кайда? — диеп,

Буразнага сугып екты да…

Җиңү таңы туган бер иртәдә

Балачагым шулай җан бирде.

Күрмәделәр аны…

Туфрак кына

Ике бөртек тозлы яңгырны  

Сәерсенеп эчте.

Язгы җилдә

Кыштан калган камыш-флейталар

Матәм маршын өзелеп сызгырдылар…

Ә солдатлар яудан кайталар…

Балачакны аткан сорауларның

Йөрәгемдә калды берсесе,

Йөрәгемдә калды иң кайнары,

Иң авыры, кургаш төслесе.

Мин тауларга килдем.

Таулар биек,

Таулар ерак күрә дөньяны.

Таулар таш бит:

Түзәр алар диеп,

 

 

Йөрәгемнән сорау-пуляны

Ыргытмакчы булдым шул тауларга:

—        Әтием кайда,

Кайда,

Кайда ул?

Таулар мине кызгандылар, ахры,

Алдадылар:

—        Әти-е-еең… кай-та-а-ааа…

Кай-та-а-ааа…

Кай-та-а-ааа… у-ууул…

Алдадылар…

Соравымны алмадылар…

 

Син —

Бер дөнья миңа.

Кайтаваз син:

Күңелемдә һаман чыңлыйсың.

Тотыйм дисәм —

Эреп югаласың…

Синсез яшәү өнме,

Чынмы соң?..

Еллар менә эри.

Әкрен генә

Еллар белән эри гомер дә.

Ә мин һаман эзлим кайтавазны…

Кинәт кенә бер көн килер дә —

Табылырсың  кебек бер ялгансыз…

 

Әй,

Өметләр!

Бала кебек сез.

Сабый булып калсам,

Кала бирим,—

Кыен яшәү бер дә өметсез.

 

Үткәнемнең саран архивыннан

Синең хатны,—

Ә ул хатың синең бердәнбер! —

Бик кадерләп кенә алып укыйм,

Бәлки, яңа сүзләр кергәндер?

Шакмак-шакмак басма хәрефләрең

Өстәлгәндер бәлки кәгазьгә?

Өстәлсә —

Ни гаҗәп:

Бер-беребезгә

Сөйләр сүзләр бүген азмы әллә?

Бердәнбер хат.

Миңа адресланган,

Хәрефләр зур,

Үзе—

Кош теле.

Килгән иде ул

Буран уйнап торган

Зәмһәрирдәй салкын кыш көне.

Утлы күмер кебек бер сүзең бар,

Бер сүзең бар хатта:

«Урлашма!»

Бик хәтерем калган иде сиңа.

Хәзер аңлыйм инде —

Ул башка…

Ул башканы истә тотыбрак,

Күрәзәлек белән язылган.

Уйлагансың:

«Ятим калса-нитсә,

Бозыклыкның кара базыннан

Ерак йөрсен балам,

Багалмам,

Кабат язар вакыт табалмам…»

Бердәнбер хат.

Бераз дары исе

Һәм кыш исе килә аңардан.

Син —

Бер дөнья миңа.

Буран да син,

Хат калдырып киткән кыш-буран…

Шуңа күрә,

Бураннарда калсам:

— Мин улың бит! — диеп кычкырам.

Бураннары белән тормыш атлый,

Ул туктаусыз ерак сәфәрдә.

Ә син кайда?

Кайда туктап калдың?

Авылдамы

Яки шәһәрдә?

 

Әнкәй сагынып сөйли иде сине:

Юл йөрергә яраткансың син.

Армый йөрүләрең белән генә

Аны үзеңә караткансың син.

Әни —

Тәкермәндә,

Син —

Байсарда.

Сөйгәннәргә ерак арамы?

Велосипед көн дә киләп сарган,

Җил-яңгырга бер дә карамый.

Тыйнак кына,

Оялчан гына итеп

Сөелә һәм сөя белгәнсез.

Минем күңелемә Мәҗнүн-Ләйлә,

Таһир-Зөһрә булып кергәнсез…

Таһир сандыгында акмасаң да,

Юлларың шул синең киселде.

 

Исемнәре йөрәк тетрәтерлек

Сандыкларда күрәм мин сине.

 

Син —

Бер дөнья миңа.

Син —

Майданек.

Дахау.

Маутхаузен.

Освенцим.

Ул коточкыч үлем сандыкларын

Ничек кенә,

Ничек ачыйм соң?

Ничек азат итим

Номер сугып

Яндырылган меңнәр-меңнәрне?

Моабитта җәлилчеләр белән

Кунгансың күк соңгы төннәрне…

Карбышевлар белән боз-һәйкәлдә

Бергә күрәм,

Күрәм сине дә…

Һәм,

Син булып,

Бүген тәрәзәмнән

Сирень чәчәкләре сибелә…

 

Эзлим сине.

Без бит аерылгысыз:

Бер тән,

Бер җан,

Бергә — гомергә.

Мин китсәм дә фани бу дөньядан,

Мөмкин түгел сине күмәргә.

Син —

Бер дөнья миңа.

Балам да син:

Улым Илшатымның канында,

Мин дә агам аның венасында —

Без икебез бергә тагын да.

Буыннардан буыннарга кеше,

Каннан канга күчә,

Югалмый.

Ул—

Мәңгелек.

Ул бит материя.

Материяне үлем,

Юк,

Алмый.

Син —

Мәңгелек.

Алсу таңнар белән

Син һәр көнне кабат туасың;

Җәен —

Яңгыр,

Кышын битләремә

Кар бөртеге булып кунасың.

Һәр җирдә син.

Илнең тормышында

Әкият кебек кабатланасың.

Киләчәктә башка дөньяларга

Юллар ачар кораблар да син.

 

 

Син —

Бер дөнья миңа.

Үзем дә син:

Гаҗәп түгел миңа бу бер дә.

Бар барлыгым,

Көчем,

Эшем белән

Сине раслап яшим бу Җирдә.

Таптый алмас һичкем,

Һичбер кайчан

Чыклы үләннәрдән эзләрең.

Мин таңнарда һаман сине эзлим,

Актык сулышкача эзләрмен —

Югалмаслар чыклы эзләрең…

Югалмаслар,

Әткәй…

                                                  Марс Шабаев

 

 1965

 

Марс Шабаев СИНЕ ЭЗЛИМ… Поэма
Оцените данную страницу

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →
Share this Post

Покинуть Комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Вы можете использовать это HTML метки и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>
*
*

*

code