Admin/ Китаплар (Книги), читать книги/ 0 комментариев

ЧАБА ИДЕ БЕР КУЯН

Әкият

 

СҮЗ БАШЛАУ

 

Чаба иде бер куян

Юкка-барга куркудан,

Күреп алды ул шунда —

Китап ята юлында.

 

Гүя китап әйтә, ди: —

Әй син, йөгерек тәпи!

Мин бик матур, рәсемле.

Син укый беләсеңме?

Укый белсәң, ал әле,

Мине ачып карале..

Чаллымы, Әлмәттәме

Бар, ди, урман мәктәбе.

Менә шунда бу куян

Гел «бишле» гә укыган.

Ул хакта әле, хәер,

Алга таба сөйләнер.

Ә хәзерме? Ә хәзер

Куян укырга әзер

Китапны-табылдыкны.

Яле, куян, алдыкмы?

Алдык!

Эченә күз салдыкмы?

Салдык!

Укый куян. Укый да,

Башта, ди, кала уйга.

Аннары ни булганын,

Куян ниләр кылганын,

Башын кашып торганын, Калганнарын, калганын,

Сүзнең чынын-ялганын

Без дә укыйк, әйдәгез!

Хәзер инде әйтәбез,

Тыныш ясап шушында:

Ул китапның тышына

Болай язып куелган:

«ЧАБА ИДЕ БЕР КУЯН».

 

БЕРЕНЧЕ ТУКТАЛЫШ

 

Чаба иде бер куян

Юкка-барга куркудан,

Күреп алды ул шунда —

Башмак ята юлында.

 

— Чү! Бу нинди табышмак? Кемнән калган бу башмак?

Киеп карыйм әле мин,

Биеп карыйм әле мин,

Табышмакка-

Башмакка

Куян килеп ябышмак.

Ярамый шул — зур башмак!

Калдыра куян ташлап…

Энәле, түп-түгәрәк

Керпе килә тәгәрәп.

Күреп алды ул шунда —

Башмак ята юлында.

Аптырамады керпе,

Борыны белән керде

Башмакка-

Табышмакка:

— Булмасмы,— диеп,-                                                                                                                                                                                                                                                     .                           тычкан,

Башмак эченә поскан.

Бернәрсә юк — буш башмак! Калдыра керпе ташлап…

 

Күрми агын карасын,

Килә аю баласы;

Килә ул, лап-лап атлап,

Уң аякка титаклап.

Туктап кала ул шунда —

Башмак ята юлында.

Карана як-ягына:

— Авырткан аягыма
Ярамасмы бу башмак?
Табышмакка-
Башмакка

Аю килеп ябышмак.

Бик кечкенә шул башмак! Калдыра аю ташлап…

Бер чиный да, бер өрә,

Кем ул анда йөгерә?

Койрык болгап, күр, ничек Шатлана Акбай көчек!    Табышмакка

Башмакка

Ырлап килеп ябышмак:

— Кемнеке? — дип   баш                     ватма,

Бер дә түгел табышмак — Илшатныкы бу башмак!

Ул йөри шулай ташлап…

 

 

ИКЕНЧЕ ТУКТАЛЫШ

 

Чаба иде бер куян

Юкка-барга куркудан,

Күреп алды ул шунда —

Барабан бит юлында!

— Кемнеке бу барабан?
Бум! Бер!

Сугып алды яңадан:

Бум! Ике!

Кемнеке, дим, кемнеке?

Бум! Өч!

Барабан үземнеке! —

Әй шатланды, ди, куян,

Әй мактанды, ди, куян!

— Төлкедә юк барабан,
Керпедә юк барабан,
Бүредә?..—

Куян ялт-йолт каранган,

Бум! —

Берне бәреп тә алган,

Әйткән пышылдап аннан:

  • Бүредә юк ба-ра-бан!..
    Төлке килә йогереп
    Һәм, барабанны күреп:
  • Әй матур,— ди,— әй әйбәт!
    Уйныйк, куян, икәүләп.
    Куян бәрә бум да бум:

Төлке дус, юлыңда бул

Китте барды, ди, төлке.

Тәгәри, ди, бер керпе,

Барабанны, ди, күрде:

  • Куян, бирче, мин бәрим,
    Марш уйнап җибәрим.
    Куян һаман — бум да бум:
  • Керпе дус, юлыңда бул!
    Китте барды, ди, керпе.
    Менә килә, ди, бүре:
  • Кайдан алдың?
  • Кем

               бирде?

Яле, мин бәрим берне!

Бум да бум бәрә куян,

Туктый алмый куркудан.

— Ах, тырнагым кергере!
Бирмисеңмени, кире! —
Ачуы белән бүре
Китереп бәрә берне:
Бум!

Аннары — бам! бам! бам! Ярылган, ди, барабан…

 

 

ӨЧЕНЧЕ ТУКТАЛЫШ

 

Чаба иде бер куян

Юкка-барга куркудан,

Күреп алды ул шунда —

Көрәк ята юлында.

— Көрәк, нишләп ятасың?

Тутыккансың , каткансың,

Пычракка баткансың.

Кем чыгарып аткан соң? — Тутыккан мин, тутыккан. Тутыкканмын эш юктан! Калдырды мине Илшат..

Булыр идем мин бик шат,

Куян дус, бер эш тапсаң.

Юкмы соң синең бакчаң?

Куян әйтте:

  • Бакчам юк.
    Алыр идем, акчам юк.
    Анысы вак мәсьәлә!
    Безгә бакча нәрсәгә?
    Сиңа эш таптым әле:
    Казыйк кишер түтәле.
    Шатлана инде көрәк:
  • Казыйк, казыйк,— ди,—

                                      тизрәк!

Эшләделәр бил бөгеп,

Эшләделәр тир түгеп…

Эшләгән саен тирләп

Матурлана, ди, көрәк,

Ялт та йолт итеп тора,

Куян шаккатып тора:

—  Әй-яй матур син, көрәк!
Инде чәчәргә кирәк.

Шәп тә кишер түтәле —

Орлыгы юк бит әле…

Анысы вак мәсьәлә!

Бик тәмле кәбестә дә.

Тәмлесен ул тәмле дә —

Орлыгы юк әлегә.

Торып тор син, көрәк,— дип,—

Безгә орлык кирәк,— дип

Чапты куян базарга.

Инде нәрсә язарга?

Калды көрәк ялгызы,

Тутыгырмы яз буе?

 

 

ДҮРТЕНЧЕ ТУКТАЛЫШ

 

Чаба иде бер куян

Юкка-барга куркудан,

Күреп алды ул шунда —

Аю ята юлында.

Йоклый аю мыш та мыш,

Безнең куян туктамыш: —

Ай-һай, корсак күптергән!

Кемгә зыян китергән:

Умарта баскан микән,

Куралык тапкан микән? —

Дип торганда баш кашып,

Баш кашып та шаккатып,

Аюны чакмак булып,

Чагып үч алмак булып,

Шуыша, ди, бер елан!

Мескен куян куркудан

Чыелдап җибәрде, ди.

  • Ул кайсы юләре?! — дип
    Сикереп тора аю,
    Муенын бора аю…
  • Куянныңмы?
  • Еланның!

Башын сыйпап куянның:

  • Коткардың, ди, үлемнән,
    Гомерлек дус бүгеннән.
    Кирәкме кура җиләк?
  • К-к-ки-рә-ген бик кирәк…
    К-к-ку-аклар биегрәк…
  • Аптырама син, куян:
    Менә мә, бөгеп куям.
    Үзем өзеп ашатам,

Кем соң аңа баш ваткан.

Без үстергән мал түгел,

Дуска берни жәл түгел!

 

Туйды куян, гөп булды,

Футбол тубы күк булды.

  • Китим инде, аю дус…
  • Нигә? Яшә кайгысыз.
    Яшә син минем белән,
    Урын — имән төбеннән —
    Җылы, рәхәт, уңайлы…
    Кала куян, юк кайгы.
    Йоклады, ди, бер тәүлек…
    Торса:
  • Инде җитәр,— дип…
  • Бу ни хикмәт, ни-нәрсә?
    Тау кадәрле кәбестә
    Каршысында куянның!

Аю әйтә:

  • Уяндың?

Кәбестәдән авыз ит,

Кыен булды табу бик.

Безнең куян сыйлана,

Сыйлана да сөйләнә,

Тәмам оятсызлана:

  • Аю дус, кичкә кишер
    Йә шалкан табып китер.
    Аю әйтә:
  • Аны без

Җир астыннан табабыз!

Яши куян байларча,

Байларча, ялкауларча.

Аю гел чабып тора,

Һәммәсен табып тора.

Кәрбер нәрсәнең ләкин

Соңы була, дип әйтим.

Яши куян, юк кайгы,

Үтә ике-өч аймы,

Уянса шулай бер көн —

Янында юк һич беркем.

Борын сузып караса,

Кыш җиткән ич ләбаса!

Аю абзый чокырда

Күптән тирән йокыда.

Куян елый:

  • Ай-ай-ай…
    Алдады аю агай…
    Менә ышан дусларга,
    Калдым ялгыз кышларга..
    Чабып киткән, ди, куян
    Салкын кыштан куркудан.

 

 

БИШЕНЧЕ ТУКТАЛЫШ

 

Чаба иде бер куян

Юкка-барга куркудан,

Күреп алды ул шунда —

Керпе ята юлында.

 

Тавыш булгач, уянган —

Керпе сорый куяннан:

  • Ай-һай, тынгысыз да соң!
    Чабасың да чабасың,
    Тагын кая барасың?
  • Күзең ачып кара син —
    Бараммыни, мин кайтам.
  • Кайтасың? Ә соң кайдан?
  • Кайтып киләм мәктәптән,
    Хәлләр түгел бик шәптән.
  • Уфтанасың ник алай?
  • Уфтанмый булмый, малай…
  • Сөйләп җибәр әйбәтләп,
    Йә, ничек соң ул мәктәп?
    —Ярый да мәктәп үзе…—
    Чытыла куян йөзе.
  • Юлың үтә урманнан.
    Курыкмыйсыңмы аннан
    Көн дә чабып узарга?
    Төлке-бүре-мазар да
    Очрап куйса әгәр…
    Катлаулы синең хәлләр!
  • Нәрсә төлке-бүресе?
    Мәктәптә мин — беренче,
    Иң җитез йөгерешче.
    Керпе әйтә:
  • Кара, син

Бик матур мактанасың.

Ә аю очраса?

— Ә без дуслар лабаса!
Белмисеңмени әле?

Мин бит шулай бер мәлне

Аны елан чагудан

Коткардым.

Шул чагыннан

Дуслар без аю белән.

— Батыр син, куян, беләм.
Ә аучы белән эттән…

  • Курыкмыйм инде күптән!
    Мәктәптә өйрәтәләр:
    Аучы, эт күрсәк әгәр,
    Тоттырмаска аларга,
    Бер-бер хәйлә табарга.
    Керпе әйтә:
  • Кара син!

Нигә соң уфтанасың?

һәммәсен белеп алгач,

Беркемнән курыкмагач…

Куян шунда көрсенгән:

— Куркам,— дигән,—

                              берсеннән…

  • Ә нәрсәдән? Кит аннан!
  • Иртәгәге диктанттан…

 

 

АЛТЫНЧЫ ТУКТАЛЫШ

 

Чаба иде бер куян

Юкка-барга куркудан, Абайламыйча шунда

Ни-нәрсә бар юлында,

Күрми акны-караны,

Як-ягына карамый,

Чаба телен чыгарып…

Һәм бәрелә, ди, барып

Аюның корсагына,

Шулай чапкан чагында.

Куян тора дер дә дер:

—  Гаеп,— ди ул,— миндәдер..
Гафу ит, аю агай…
Күрмәдем бит, ай-ай-ай!

Аю әйтә:

  • Куйсана!
    Бәрелмәдем дип сана.
    Куян һаман дер дә дер:
  • Зинһар, гафу итә күр…

Аю көлеп җибәрә:

  • Карагыз бу юләргә!
    Имеш, минем корсакка
    Бәрелгән чапкан чакта.
    Соң, бүре бәрелсә дә,
    Булмас иде бер нәрсә…
    Куян һаман дер дә дер:
  • Куды бит мине кемдер…
  • Ярар, ди аңа аю,—
    Була шундый шаяру…
    Үзе җиңелчә генә
    Куянның җилкәсенә
    Шап итеп берне суга,
    Шаяртып кына суга,
    Шаяртып сугып ега!
    Аю шаяртуыннан
    Куян яза һушыннан.
  • Нәрсә булды инде бу?
    Әллә инде үлде бу?
    Кагылырга ярамый,
    Шаярганны аңламый.
    Тьфү! Куян җан! — диеп,
    Кәефсез аяк тибеп,

Аю барды, ди, китеп.

Куян — ирене китек —

Бу хәлдән соң ике ай

Икылдап йөргән бугай.

 

 

ҖИДЕНЧЕ ТУКТАЛЫШ

 

Чаба иде бер куян

Юкка-барга куркудан,

Күреп алды ул шунда —

Үрдәк тора юлында.

Куя үрдәк бакылдап:

— Әллә яздың акылдан?
Син,— ди,— тиле төслерәк…
Бак, кем мондый эсседә

Чабып йөри пыр тузып,

Пыр тузып, кәеф бозып?

Куян әйтә:

— Хак сүзең.

Шул хакта уйлыйм үзем:

Эсседән дә эссерәк

Шушы көндә әлсерәп

Йөргәнче, дим, су керсәк?

— Бак-бак-бак, нинди батыр!
Бер калкыр да бер батар…
Йөзә белсәң, бер хәер,

Мин коенырга әзер.

Куян әйтә:

— Ташуда,
Болынны су басуга,
Өйрәндем мин һөнәргә —
Шаптыр-шоптыр йөзәргә.
Су буена барыйк,— ди,—

Кем шәп йөзәр — карыйк,—ди. Килә болар бер күлгә…

Үрдәк, күлне күрүгә,

Оныта куянны да,

Сөйләшеп куйганны да,

Сикереп төшә суга,

Бер йөзә дә, бер чума,

Бак-бак бакылдап ала,

Әй, шатлана-шатлана,

Шап та шоп канат кага!

Күзе кыза куянның,

Читенә басып ярның,

Чылатмак була тәпи,

Чиркандыра әллә ни.

Куркынып чабып китә,

Ерак түгел, бер читкә.

Тагын килә йөгереп,

Тагын, тәпи тигереп,

Ярдан өскә сикерә —

Ул да, имеш, су керә!

Ниһаять, үрдәк күрә,

Күрә дә киңәш бирә:

— Батыр бул, бак-бак-бак-бак,
Кылый күз, озын колак!
Булма шулкадәр куркак.
Әйдә, кер, күрсәт йөзеп,
Ничек торасың түзеп?

Куян әйтә:

— Куркам,—ди,—

Бу су бата торган,— ди.

— Бак,— ди үрдәк,-бак-бак-бак:
Нәрсә сөйли бу ахмак!

Имеш, бата торган су…

Йөзә белми торгансың.

  • Йөзүен йөзә беләм…
  • Бак, шикләнәсең нидән?
    Әллә суы салкынмы?
  • Юк, суы болай җылы…
  • Бак-бак-бак, курка, имеш…
  • Куркам, чөнки су юеш! —
    Чапты китте, ди, куян

Юеш судан куркудан.

 

 

СОҢГЫ ТУКТАЛЫШ

 

Чаба иде бер куян

Юкка-барга куркудан,

Күреп алды ул шунда —

Бүре тора юлында!

Алай-болай иткәнче,

Борылып чабып киткәнче: —

Мин сине! «Ну, погоди!» *

 

Кылый, тукта әле! — дип,

Шап иттерде ул явыз,

Бүредә бит зур авыз…

Бүредә үткен тырнак —

Ул куянны каптырмак:

  • Үзеңнең ирнең китек,
    Сөйләп бир — ничек итеп,
    Миннән көлеп йөргәнең,
    Күрсәтәм күрмәгәнең!

 

Нәрсә сөйләсен куян? —

һуштан язган куркудан.

 

Ә бүре кыза гына:

— Абзацның тозагына
Эләгер көннәреңне

Син, кылый, белмәдеңме?

Кылый-мылый, мактанчык, Мактанчык — артың ачык.

 

_________________________________________________

* “Ну погоди!” – шул исемендәге мультфильмнарга ишарә.

 

Әйдә, тиз мәйданга чык,

Сызган син җиңнәреңне,

Күрсәт син һөнәреңне,

Күрсәт син җегәрәңне…

Күрик: кем җиңәр инде!

 

Нәрсә күрсәтсен куян? —

һуштан язгач куркудан!

 

Бүренең бетте түзем:

  • Күреп тордың бит үзең:
    Түзмәдем түгел, түздем,
    Инде,— ди,— бетте сүзем.
    Инде ботарлап ташлыйм,
    Ботарлап, тәмләп ашыйм.

 

Куянны бүре шуннан

Күтәрмәкче ботыннан,

Ботыннан күтөрмәкче,

Җиргә тотып бәрмәкче.

 

Тотыйм диеп караса —

Куян сызган лабаса!

Сөйләнгән чакта бүре,

Кояш алды, ай күрде

Безнең батыр куянны!

Кем куркак дияр аны?

 

Карагыз, кара әле:

Куян маҗаралары

Бетте дә куйды шунда —

Куйыйк без ноктасын да:

Әй, кылый, кылтын колак, Юлларың булсын гел ак!

                                     1990

                          Марс Шабаев

                                                                                                                

Марс Шабаев ЧАБА ИДЕ БЕР КУЯН Әкият
Оцените данную страницу

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →
Share this Post

Покинуть Комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Вы можете использовать это HTML метки и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>
*
*

*

code