1. Хикмәтле киңәш

 

Борын-борын заманда,

Каз  үрәдник  булганда,

Бүре  көтү  көткәндә

Керпе  менгән  читәнгә…

 

Юк!  Мондый  хәлләр  булмый,

Ышанмассыз  дип  уйлыйм,

Алдыйсы  килми  сезне,

Яңадан  башлыйм  сүзне.

 

…Борын-борын заманда

Кайсыдыр  бер  авылда

Гомер  кичергән икән

Бабай  белән  әбекәй.

 

Балалары  булмагач,

Кырда  уңыш  уңмагач,

Бу  бабай  белән  әби

Бик  ярлы  булганнар  ди.

 

Ялварганнар  Ходайга:

“Бирче  безгә  ир-бала,

Калдырма  ялгыз  гына

Гомернең  азагында!”

 

Гозерләре  Ходайга

Ирешкәндер,  шуңар  да

Көннәрнең  бер  көнендә

Боларга  бер  карт  килә.

 

Бусагадан  атлагач,

Сәламгә  сәлам  алгач,

Талкан  ашы  ашагач,

Болай  дип  әйткән  картлач:

 

“Бала  кирәк  дисәгез,

Иң  баштан әвәләгез

Бәбигә  охшаш  күмәч,

Камыр  изеп  дәү  күәс.

 

Тастымалда  шул  күмәч

Кабартмадай  күпергәч,

Сүрән  ягып  мич  кичкә,

Тыгып  куегыз  мичкә.

 

Таң  атканчы  ук  иртән

Аны  алыгыз  мичтән.

Бабай  сак  кына  ачсын,

Камыр  сынның  тышчасын!”

 

Җуймасалар  да  аңын,

Әби  белән  бабайның

Авызлары  ачыла,

Карт  исә  юкка  чыга.

 

Картның  киңәшен  тотып,

Үлчәп  алып  он  бер  пот,

Кичен  бабай  һәм  әби

Камырдан  сын  әвәли.

 

Шул  камыр  сынны  алар,

Карт  кушканча,  куялар

Сүрән  мич  юллыгына,

Төреп  сарык  тунына.

 

Төн  айдай  озак  уза,

Таң  инде  нурын  сыза.

Тун  эчен  ачса  бабай,

Күрә:  ята  бер  малай.

 

Шул  нарасыйны  бабай

Җайлап  күтәреп  ала,

Сыйпый  аның  башыннан

Һәм  әбигә  тапшыра.

 

Сөенешәләр  картлар,

Балага  куаналар,

Камыр  батыр  дип  аңар

Исемен  дә  кушалар.

 

Малай  тик  тормый  бер дә,

Һәр  шуклыкка  өлгерә,

Кәҗә  сөтен  дә  имә

Бәтиләр  белән  бергә.

 Камыр батыр – 1. Хикмәтле киңәш
5 (100%) 2 votes

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →