9. Җилкуар дуслар

 

Камыр  батыр  да  янә

Кузгала  сәфәренә:

Көн  китә,  атна  китә,

Тик  бер  саплам  җир  үтә.

 

Сәер  килбәт-килешле

Очрый  моңар  бер  кеше –

Аның,  сөйләмим  ялган,

Аягы  тышауланган.

 

Камыр  батыр  аптырап

Сорый: “Нигә  каптырып

Куйдың  син  тышау  белән

Аягыңны,  әй  адәм?!”

 

Тегесе  бирде  җавап:

“Кушаматым  Җилаяк!

Хикмәт  тышауда  түгел,

Йөгерешче  мин  үзем.

 

Әгәр  тышауны  салсам,

Аякны  ычкындырсам,

Тизрәк  иң  җитез  коштан

Йөгерәм – коштай  очам.”

 

“Син  кызык  кеше  икән,

Әйдә  бергәләп  икәү

Гизеп  йөрик  дөньяны!” –

Үгетли  батыр  аны.

 

Китә  бергәләп  болар,

Ике  урман  узалар,

Ике  елга  кичәләр

Тукталмыйча  һич  кенә.

 

Бераз  алга  баралар,

Бер  затны  очраталар.

Борын  тишеген  бу  зат

Тора  икән  томалап.

 

Сорыйлар: “Әйтче,  адәм,

Нигә  бармагың  белән

Борыныңны   томалап

Торасың?  Шуны  аңлат! ”

 

Тегесе  җавап  бирә:

“Эш  борын  тишегемдә!

Яртылаш  ачсам  аны,

Җил  җимерә  дөньяны.

 

Тулаем  ачсам,  һава

Әверелә  давылга,

Йөз  чакрым  якын  җирдә

Кубарыла  зилзилә.

 

Өреп  әйләндерәмен

Биш  ташлы  тегермәнне.

Шуңар  мине  кешеләр

Җилборын  дип  йөртәләр.”

 

“Борыныннан  җил  искән

Кеше,  син  кызык  икән! –

Шакката  Камыр  батыр, –

Барчы  безне  озатып!”

 

Өчәүләп  инде  болар,

Өч  урманны  узалар,

Өч  елганы  кичәләр

Тукталмыйча  һич  кенә.

 

Бара  торгач,  берзаман

Бүреген  кырын  салган

Очрый  боларга  агай,

Кар  яумаса  да  алай.

 

Камыр  батыр  аптырый:

“Ник  кимисең  батырып

Бүрегеңне  син,  агай?!

Төшеп  китәр  ич  болай!”

 

“Мине  күреп  белгәннәр

Җилбуран  дип  йөртәләр.

Бүрекне  кисәм  туры,

Кар  бураны  котырыр.

 

Кисәм  инде  батырып,

Җир  өслеген  катырып

Ике  илле  боз  ката!” –

Дип  агаең  аңлата.

 

“Әй  син,  бүрекле  агай!

Туңып  торма  син  болай,

Ияр  безгә  син  әйдә,” –

Дип  Камыр  батыр  әйтә.

 

Дүртәүләп  инде  болар,

Дүрт  урманны  узалар,

Дүрт  елганы  кичәләр

Тукталмыйча  һич  кенә.

 

Бара  торгач  күрәләр:

Күз  карашын  төбәгән

Әллә  кая  еракка

Бер  мәргән  тора  чатта.

 

Җәясен  ул  тартканда:

“Нәрсә  күрдең  син  анда?

Нәрсә  алмакчы  атып?” –

Дип  сорый  Камыр  батыр.

 

“Моннан  алтмыш  чакрымда,

Тауның  кабыргасында

Тора  чебен, – ди  аучы. –

Шуңар  булдым  атмакчы.

 

Чебеннең  сул  күзенә

Угымны  төзим  менә!

Юкка  түгел  исемем

Җилмәргән  йөри  минем.”

 

Камыр  батыр  үгетли:

“Безгә  кушыл,  егет, – ди. –

Оста  булсаң  да  үзең,

Чебен  ату  дан  түгел!”

 

Дөнья  гизүчеләргә

Җилмәргән  дә  иярә.

Бишәү булып  бергәләп

Болар  юл  буйлап  китә.

 

Армый-талмый  баралар,

Биш  урманны  узалар,

Биш  елганы  кичәләр

Тукталмыйча  һич  кенә.

 

Күзәтәләр  беравык,

Булмаса  да  җил-давыл,

Болар  барасы  юлдан

Күкләргә  оча  тузан.

 

Якынгарак  килсәләр

Мондый  хәлне  күрәләр:

Җирән  сакаллы  берәү

Таш  җимерә,  тау  өя.

 

Камыр  батыр  иң  алдан

Сорый  бу  сакалбайдан:

“Син  нишләп  утырасың,

Ник  тузан  туздырасың?!”

 

Әйтә  сакаллы  кеше:

“Булмагач  башка  эшем,

Күңел  ачып  утырам

Туфрактан  таулар  корам.

 

Сулдан  суксам  туфракка,

Тау  өелә  уң  якка;

Уңнан  суксам  туфракка,

Тау  өелә  сул  якка.

 

Исәп  тотам  иртәгә

Иң  биек  тау  өяргә:

– Һай,  Җилтуфрак  булдыра! –

Дип  әйтсеннәр  барсы  да.”

 

Камыр  батыр: “Тукта, – ди. –

Бу  шөгылең  бик  гади!

Тиктомалдан  тау  өеп

Булмассың  таудай  бөек!

 

Дөнья  күреп  йөрик  без,

Маҗаралар  эзлик  без.

Әйдә  кушыл  син  безгә,

Сәяхәт  кылыйк  бергә!”

 

Арынып  тузаныннан,

Куш  булып  иш  янына

Җилтуфрак  та  иярә

Бу  тиктормас  ирләргә.

 

Алты  җан  булды  болар,

Алты  урман  уздылар,

Алты  елга  кичтеләр

Тукталмыйча  һич  кенә.

 

Чыгалар  бер  аланга,

Күрәләр, – ята  анда

Кисмәктәй  юан  адәм,

Йөзен  тыгып  чишмәгә.

 

Чирәмдә  ятучыга

Камыр  батыр  кычкыра:

“Батасың  ич,  әй  туган!

Чыгар  башыңны  судан?!”

 

Җавапка  әйтә  адәм:

“Өч  көн  һәм  өч  төн  рәттән

Чишмә  суын  мин  эчәм,

Курыкма  минем  өчен!

 

Кушаматым  Җилкомган

Булмас,  эчкән  суымнан

Әгәр  күл  ясамасам,

Шунда  балык  тотмасам!”

 

Үгетли  Камыр  батыр,

Кулын  суда  чылатып:

“Ашыкмый  тор  син,  яме!

Киптерми  тор  чишмәне!

 

Күп  эчсәң,  күбенерсең!

Моны  бездән  күрерсең…

Күл  ясау – вак  мәсьәлә!

Әйдә  киттек  сәфәргә!”

 

Җиде  җан  булды  болар,

Җиде  урман  уздылар,

Җиде  елга  кичтеләр

Тукталмыйча  һич  кенә.

 

Бару  җаена  алар

Дөньяга  сокланалар,

Авылларга  керәләр,

Күп  хикмәтләр  күрәләр.

 

Камыр  батырга  беркөн:

“Максатсыз  йөрү  читен, –

Дип  әйткән  юлдашлары. –

Нинди  синең  уйларың?”

 

Тегесе  шаян  гына:

“Берәр  патша  кызына

Өйләнмәкче  булам, – ди. –

Шулай  боерды  әти.”

 

Ниһаять,  бер  шәһәргә

Юлдашлар  килеп  җитә.

Ерактан  күреп  алып,

Каршыга  чыга  халык.

 

Йөрмәс  иде  дә  халык

Боларны  каршы  алып,

Бер  күрәзәче  әби

Шәһәрдә  яшәгән  ди.

 

Шуны  чыгармыйк  истән,

Бу  әби  булган  икән

Кыз  вакытта  урланган

Әби  белән  бертуган.

 

Әбекәй:  “Килер, – дигән, –

Алты  батыр  саф  җилдән,

Җиденчесе – камырдан,

Тезелешеп  киң  юлдан.

 

Зур  афәт  безнең  илгә

Кара  көч  булып  килгәч,

Бары  тик  шул  батырлар

Бәладән  коткарырлар.”

 

Мондый  сәер  төркемне

Күргәне  юк  беркемнең.

Мизгел  эчендә  бу  хәл

Патшага  барып  җитә.

 

Камыр батыр – 9. Җилкуар дуслар
Оцените данную страницу

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →