8. Якты дөньяга кайту

 

Кинәт  җил  күтәрелә,

Сәмруг  кош  кайтып  керә:

“Ни  булды, – ди, – нәниләр?!

Фу! Адәм исе килә!”

 

Әнисенә  кошчыклар

Хәлне  бирә   ачыклап,

Батырны  күрсәтәләр:

“Безне  коткарды!” – диләр.

 

Әй  Сәмруг  кош  сөенә

Дошманы  үлүенә:

“И  адәм  баласы! – ди, –

Сора  ни  телисең! – ди.

 

Әгәр  телисең  икән,

Мин  сине  патша  итәм

Җир  асты  дөньясына.

Оялма,  сора  гына!”

 

Батыр  моңар  болай  ди:

“Патша  буласым  килми,

Җир  өстенә  чыгарсаң,

Булыр  идем  шуңар  шат!”

 

Сәмруг  әйтә:  “Мин  риза!

Җыена  башлыйк  юлга,

Саф  су  унике  мичкә

Әзерләп  куй  син  кичкә.

 

Шуннан  бергәләп  үлчик

Унике  мичкә  чи  ит.

Туры  гына  очсак  та,

Баш  борырмын  ян-якка.

 

Уңга  башымны  борсам,

Ит  каптырырсың  бер  чан!

Әгәр  сулга  карасам,

Томшыгыма  саф  су  сал!”

 

Иртән  юлга  чыктылар,

Өч  көн,  өч  төн  очтылар.

Камыр  батыр  үз  эшен

Башкара  тирләп-пешеп.

 

Кош  башын  борса  уңга,

Ит  кисәге  каптыра;

Башын  кош  борса  сулга,

Су  бирә  бер  тустаган.

 

Якында  инде  әнә

Көн  яктысы  күренә.

Кинәт  соңгы  кисмәктә

Әзерләнгән  ит  бетә.

 

“Йоклап  киттеңме,  батыр?! –

Кычкыра  кош. – Ит  каптыр!

Әгәр  ит  каптырмасаң,

Томырылабыз  аска.”

 

Батыр  калмый  аптырап,

Калҗа  кисеп  каптыра,

Умырып  үз  ботыннан…

Аңын  югалта  шуннан.

 

Кош  кунгач  җир  өстенә,

Батыр  аңына  килә:

Тирәдә  яшел  чирәм,

Сәмруг  аңар  иелгән.

 

Сорый  Сәмруг  батырдан:

“Син  миңа  ни  каптырдың

Хәл  беткән  чакта  тәмам,

Ашаттың  нинди  тәгам?!”

 

Камыр  батыр  шушыңа,

Килмәс  борын  хушына:

“Менә  шуннан,..” – дип  әйтә

Һәм  ботына  күрсәтә.

 

Сәмруг  кош  аңлый  барын,

Коса  кире  калҗаны.

Урынына  кайтара,

Шундук  төзәлә  яра.

 

Әйтә  батыр: “Сәмруг  кош!

Кире  ояңа  син  оч,

Бурычыңны  үтәдең,

Балаларың  көтәдер!”

 

Җавап  итеп  Сәмруг  кош

Болай  ди:  “Төшсә  йомыш,

Сызгыр  рәттән  өч  тапкыр,

Килеп  җитәрмен,  батыр!”

 

Якындагы  урманнан

Кош  аулап  ала  болан,

Канатларын  кага  да,

Күз  явыннан  югала.

Камыр батыр – 8. Якты дөньяга кайту
Оцените данную страницу

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →