7. Явыз елан һәм олан

 

Еланны  Камыр  батыр

Койрык  очыннан  тартып

Аска  таба  төшергән,

Елан  аңар  сикергән.

 

Җиде  көн  алышканнар,

Җиде  төн  сугышканнар –

Туфрактан  таш  ясалган,

Таштан  исә  ком  калган.

 

Аткач  сигезенче  таң,

Камыр  батыр  җай  тапкан,

Корыч  тукмагы  белән

Елан  башына  бәргән.

 

Шуннан  аждаһа  елан

Улап  җан  тәслим  кылган.

Батыр  аңар  караса,

Биш  карыш  сакал  ята.

 

Җеннән  өзеп  алынган

Биш  карыш  сакалыннан

Сихерләнеп  ясалган

Булып  чыга  бу  елан.

 

Ни  була  соң  аннары?!

Сәмруг  кош  балаларын

Тынычландыра  егет,

Агач  башына  менеп.

 

Телгә  килеп  нәниләр:

“Барсын  да  күрдек, – диләр, –

Әгәр  килеп  җитмәсәң,

Калмас  идек  без  исән!

 

Тик  усал  безнең  әни,

Адәмнәрне  ул  сөйми:

Шулар  гына  ел  саен

Туздыра, – ди, – ояны!

 

Монда  булган  хәлләрне

Әннәбез  белми  әле,

Очратып  адәм  затын,

Харап  итеп  куймасын.

 

Шуңа  күрә  син,  батыр,

Аңар  күренмичә  тор,

Кач  оя  почмагына

Һәм  утыр  мыштым  гына!”

Камыр батыр – 7. Явыз елан һәм олан
Оцените данную страницу

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →