6. Изге әби йомгагы

Дусларына  өмете

Өзелгәнгә  егетнең,

Ачылмый  калган  капка

Бөтенләй  истән  чыккан.

 

Тәмам  арып  бетешкәч,

Аның  исенә  төшә

Бакыр  йозаклы  капка,

Һәм  батыр  аны  ача.

 

Күрә,  бүлмә  эчендә

Пакь  намазлык  өстендә

Туксан  яшьлек  бер  әби

Тартып  утыра  тәсбих.

 

Камыр  батыр  әбигә

Әйткән: “Әби,  син  нигә

Намазлыктан  төшмисең?

Әби,  монда  нишлисең?!”

 

Әби  җавапка  дәшкән:

“Мин  инде  монда  күптән

Тоткын  булып  көн  күрәм,

Ике  кызны  үстерәм.

 

Туган  ягымнан  тартып

Яшьли  урлап  җен  карты,

Салды  шушы  зинданга,

Хатын  булдым  мин  аңар.

 

Калды  тик  бер  хыялым –

Кайтсын  иде  кызларым

Кешеләр  дөньясына,

Гозерем  дә  шул  сиңа…”

 

“Әй,  әби!  Син  борчылма, –

Дип  әйткән  батыр  моңар, –

Кызларыңны  мин  таптым,

Җир  өстенә  озаттым.

 

Тик  менә  иптәшләрем,

Онытыптыр  эшләрен,

Бауны  ычкындырдылар,

Коега  ташладылар.

 

Син  монда  гомер  кичкән,

Киңәш  бирмәссең  микән,

Юкмы  берәр  юл-чара

Бу  коедан  чыгарга?!”

 

Батырга  изге  әби:

“Бер  ысулын  беләм! – ди. –

Менә  шушы  сукмактан

Ияреп  бар  йомгакка.

 

Чыгарсың  бер  аланга,

Зур  агач  үсә  анда.

Шул  агачның  башында

Сәмруг  кош  оя  корган.

 

Ел  саен  шушы  чорда

Сәмруг  ауга  очуга,

Аждаһа  елан  килә,

Агач  башына  менә.

 

Юхалардан  да  юха

Шушы  явыз  аждаһа

Туздырып  ояларын,

Ашый  кош  балаларын.

 

Тотып  юха  еланны,

Үтерә  алсаң  аны,

Бары  тик  Сәмруг  кошың,

Бәлки,  сиңа  булышыр.

 

Мә,  сиңа  йомры  йомгак,

Атлап  бар  җебе  буйлап”.

Батыр: “Рәхмәт!” – дип  әйтә,

Йомгак  артыннан  китә.

 

Бара  торгач,  бер  айдан

Килеп  чыга  аланга.

Оялы  агач  күрә,

Төбендә  яшеренә.

 

Төн  узуга  ук  иртән

Ажгырып  килеп  җитә

Йөз  карышлы  аждаһа

Һәм  сарыла  агачка.

Камыр батыр – 6. Изге әби йомгагы
Оцените данную страницу

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →