5. Хәзинәле кое

“Кем  төшә  соң  коега?!

Әйдә  салыйк  шобага,” –

Дип  әйтә  Камыр  батыр,

Җиргә  өч  шырпы  атып.

 

Теше  тешенә  тими:

“Мин  төшмим!” – диде  Тимер.

Калтырап  дәште  Бакыр:

“Мин  төшмим,  Камыр  батыр!”

 

“Шиңдеме  кикригегез?!

Озын  бау  китерегез,

Төшәрмен  үзем  генә,” –

Дип  Камыр  җавап  бирә.

 

Бауны  биленә  бәйли:

“Төшерегез  әйдә!” – ди,

Коега  таба  атлый,

Эчтән  дога  кабатлый.

 

Камырның  иптәшләре

Башкара  үз  эшләрен,

Баулары  беткән  саен

Ялгап  тора  яңасын.

 

Төннәр  көннәргә  ката,

Таң  артыннан  таң  ата,

Камыр  батыр  өч  көндә

Җитә  кое  төбенә.

 

Төшеп  җиткәч  ул  күрә:

Тирә-юньдә  мәгарә,

Мәгарәдә  өч  капка

Бикләнгәннәр  йозакка.

 

Тәүге  капка  өстеннән

Алтын  йозак  эленгән,

Ишеге  бизәкләнгән

Алтын  калайлар  белән.

 

Ачкач  шушы  капканы,

Камыр  батыр  таң  калды:

Алтын,  көмеш,  мәрҗәннәр

Тау  кебек  өелгәннәр.

 

Моны  Үзе  бер  карыш,

Ә  сакалы  биш  карыш

Халыкны  талап  җыйган,

Яшереп,  бикләп  куйган.

 

Камыр  батыр  бу  малны,

Кат-кат  төшертеп  бауны,

Иң  беренче  чиратта

Җир  өстенә  чыгарта.

 

Янәшәдәге  капка

Ябык  көмеш  йозакка,

Ишеге  бизәкләнгән

Көмеш  калайлар  белән.

 

Капканың  икенчесен

Ачса,  батыр  ни  күрсен:

Анда  ике  матур  кыз

Чиертеп  уйный  кубыз.

 

Камыр  батыр  берәмләп,

Билләренә  бау  бәйләп,

Кызларның  икесен  дә

Озата  җир  өстенә.

 

Матур  кызларны  күргәч,

Бакыр  әйтте  Тимергә:

“Җир  астындагы  бәндә

Бирмәс  боларны  безгә!”

 

“Бу  хәзинәне  Камыр

Үзенә  алып  калыр!” –

Диде  Тимер  Бакырга,

Бауны  ата  коега.

 

Камыр  батыр  түбәннән

Кычкырган,  үрсәләнгән,

Ләкин  аңар  беркем  дә

Өстән  җавап  бирмәгән.

 

Болай  уйлый  бичара:

“Калмады  башка  чара.

Ачтан  үлгәнче,  тизрәк

Моннан  чыгарга  кирәк!”

 

Батыр  ары  сугыла,

Бирегә  томырыла,

Чыгу  юлын  бары  тик

Таба  алмый  берничек.

Камыр батыр – 5. Хәзинәле кое
Оцените данную страницу

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →