4. Чакырылмаган кунак

 

Шулай  итеп  бервакыт

Юашы – Тимер  батыр

Өйне  сакларга  кала,

Ауга  китә  башкалар.

 

Боткасы  пешеп  җитә,

Кемдер  шакый  ишеккә.

Батыр  ишекне  ачса,

Күрә:  тора  бер  карт  зат.

 

Тәмле  аш  исен  сизеп,

Карурманнарны  гизеп,

Килгән  Үзе  бер  карыш-

Ә  сакалы  биш  карыш.

 

Зәп-зәңгәр  моның  төсе,

Бөкре  арык  гәүдәсе.

Сер  итеп  кенә  әйтәм,

Бу  картайган  җен  икән.

 

“Буем  җитми, – дигән  җен, –

Бусагадан  керт  үзең!”

Җенне  Тимер  күтәргән

Һәм  бастырган  идәнгә.

 

“Хәзер  менгер  сәкегә!” –

Боерган  теге  кәрлә.

Сәкегә  җенне  күндәм

Тимер  батыр  менгергән.

 

Кечкенә  җамаякка

Салып  биргән  ул  ботка.

Моның  белән  җен  туймый,

Казаны  белән  сорый.

 

Кабып  йота  ботканы,

Болгап  ата  казанны,

Батырны  бәреп  егып,

Китә  бу  йорттан  чыгып.

 

Тимер  батыр  яңадан

Пешерә  аш  бер  казан.

Әйтми  кала  ботканы

Теге  Карыш  йотканын.

 

Икенче  көнне  янә

Шул  ук  хәл  кабатлана,

Аермасы  тик  шунда –

Кизүдә  Бакыр  тора.

 

Инде  өченче  көндә

Үз  чираты  көенә

Камыр  батырга  өйдә

Калырга  туры  килә.

 

Бары  тик  аш  өлгерә,

Ишектән  кемдер  керә,

Камыр  батырны  өнди:

“Бусагадан  төшер!” – ди.

 

“Монда  кадәр  килгәнсен,

Бусагадан   төшәрсең!” –

Дип  җавап  биргән  батыр,

Сәкедә  кырын  ятып.

 

Бүлмә  эченә  кәрлә

Сикереп  кенә  керә,

Бирә  Камырга  әмер:

“Сәкегә  утырт  хәзер!”

 

“Утырам,  дисәң, – утыр!” –

Дип  дәшә  Камыр  батыр.

Кәрлә  сәке  өстенә

Сикереп  кенә  менә.

 

“Әйдә  аш  бир, – ди, – тизрәк,

Миңа  куесы  кирәк!”

Батыр  ашны  шул  чакта

Салып  бирә  уймакка.

 

Җеннең  ачуы  чыга,

Кычкыра  ул  хуҗага:

“Китер  казаны  белән,

Юкса  дугадай  бөгәм!”

 

Камыр  батыр  төшенә:

Алдагы  көндә  нигә

Тәмсез  булды  ашлары,

Боек  булды  дуслары.

 

“Ах  син,  картлач,  бу  ни  бу?!

Кунак  булсаң,  тыйнак  бул!

Биргәнен  генә  аша!” –

Дип  әйтә  Беркарышка.

 

Камыр  батырга  шулчак,

Өстәлдән  алып  пычак,

Кәрлә  ташлана уктай,

Күзләре  яна  уттай.

 

Батыр  була  җитезрәк,

Бу  һөҗүмне  сиземләп,

Җеннән  иелеп  кала,

Сакалын  чорнап  ала.

 

Сакал  очыннан  тотып,

Беркарышны  очыртып

Селтәп  бәрә  идәнгә,

Селтәп  бәрә  түшәмгә.

 

Алып  корыч  тукмагын

“Сыйлый”  явыз  кунагын.

Пычак  исә  матчага,

Очы  белән  кадала.

 

Бераз  шулай  тукмагач,

Тукмаудан  тәмам  аргач,

Кәрләне  сакалыннан

Бәйләп  куя  каенга.

 

Кичен  дуслары  кайта,

Ашыйлар  ашны  мактап.

Камыр  батыр  шул  ара

Хәлне  сөйли  боларга.

 

“Озын  сакаллы бәндә

Килгән  иде, – ди, – өйгә.

Холкы  явыз  булганга,

Бәйләп  куйдым  каенга.

 

Кызыксынсагыз,  әйдә

Күрсәтәм  үзен  сезгә!”

Карасалар,  каенда

Җилферди  сакал  гына.

 

Бер  карышлы  теге  җен

Качкан  сакалын  өзеп,

Бары  тик  шәмәхә  кан

Тамып  калган  артыннан.

 

Як-якларына  карап,

Кан  тамчыларын  санап

Батырлар  эздән  китте,

Кое  янына  җитте.

 

Шунда  эзләр  югалды,

Бары  тик  бер  уй  калды –

Үзе  бер  карыш,  димәк,

Качкан  кое  төбенә.

 

 Камыр батыр – 4. Чакырылмаган кунак
Оцените данную страницу

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →