3. Тукмак сайлау, сукмак сайлау

 

Бабай  бүрәнә  чутлап

Улына  ясый  тукмак.

Камыр  батыр  таянгач,

Чыдамый,  сына  агач.

 

Бабай  кәҗәсен  сата,

Бакыр  тукмак  ясата.

Тукмакны  сыный  батыр,

Бөгелеп  чыга  бакыр.

 

Бары  тик  унҗиде  кат

Чүкелгән  корыч  тукмак

Камыр  батыр  кулында

Сынмый  да,  ватылмый  да.

 

Хәер-фатиха  алып,

Биленә  тукмак  тагып,

Икенче  көнне  иртән

Батыр  авылдан  китә.

 

Килеп  чыга  берзаман

Өч  якка  тармакланган,

Өчкә  бүленгән  чатка.

Күрә,  чатта  таш  ята.

 

Ташта  болай  язылган:

“Юлыңны  сайла,  олан!

Әгәр  уңга  борылсаң,

Иң  бай  кеше  булырсың.

 

Тотсаң  сул  юнәлешне,

Һичшиксез  өйләнерсең.

Әгәр  турыга  китсәң,

Кайта  алмассың  исән”.

 

Камыр  батыр  уйлана:

“Байлыкка  тик  дивана,

Алчак  кеше  омтыла.

Юк,  бармыйм  әле  уңга!

 

Тиктомалдан  өйләнмим,

Бармый  торыйм  сулга  мин.

Нәрсә  булса,  шул  булыр –

Китим  әле  мин  туры!”

 

Көн  атлый  һәм  төн  бара,

Үтә  йөз  чакрым  ара.

Очрый  моңар  тал  кебек

Тагын  бер  батыр  егет.

 

Камыр  батыр  аңардан:

“Син  кем?!” – диеп  сораган.

Әйткән  егет  чатлатып:

“Исемем  Тимер  батыр!”

 

Камыр  батыр  эндәшә:

“Әйдә,  Тимер,  көрәшик!

Әгәр  җиңсәң  Камырны,

Юлдаш  итеп  алырмын.”

 

Сынашалар  көчләрен,

Камыр  батыр  күтәреп

Тимерне  җиргә  ата,

Тегесе  билдән  бата.

 

Кыска  тотсак,  ахырдан

Гомерлек  дус  калырга

Вәгъдә  бирешеп  алар

Бергә  юлга  чыгалар.

 

Ике  йөз  чакрым  үткәч,

Унике  елга  кичкәч,

Күрәләр  юл  кырында

Тагын  бер  алып  тора.

 

Сәламләп  танышалар,

Исемен  сорашалар.

Исемен  сезгә  әйтәм –

Бу  Бакыр  батыр  икән.

 

Батырлар  аяк  чалмас,

Көч  сынашмыйча  калмас.

Башта  Тимер  күтәрә,

Бакырны  җиргә  бәрә.

 

Бакыр  батыр  шунлыктан

Бата  җиргә  тубыктан.

Бакыр  туфрактан  чыга,

Тимер  батырны  ега.

 

Ә  Камыр  батыр  исә,

Һич  артык  көчәнмичә,

Җиңә  Бакыр  батырны,

Җиргә  тездән  батырып.

 

Көч  сынашу  ахырга

Килеп  җиткәч,  батырлар

Ант  итәләр,  үзара

Гомерлек  дус  булырга.

 

Киңәшәләр  дә  болар,

Янә  юлга  чыгалар

(Яткан  ташны  лабаса,

Билгеле  ки,  мүк  баса).

 

Биш  атлыйсын  бер  атлап,

Биш  ашыйсын  бер  ашап,

Җитәләр  бер  урманга,

Урмандагы  аланга.

 

Үзара  уйлашалар,

Йорт  салып  урнашалар,

Ауга  йөри  башлыйлар,

Урман  сые  ашыйлар.

 

Китик  шуны  да  әйтеп,

Оеша  мондый  тәртип:

Икесе  ауга  йөри,

Берсе  ризык  әзерли.

 Камыр батыр – 3. Тукмак сайлау, сукмак сайлау
Оцените данную страницу

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →