2. Егеткәйгә авыл тар

Ун  айныкын  бер  айда,

Ун  елныкын  бер  елда

Камыр  батыр  үсә  тиз,

Була  көчле  һәм  җитез.

 

Әби  белән  бабайга

Өр-яңадан  йорт  сала,

Арыш  чәчә  һәм  ура,

Амбарларга  тутыра.

 

Яшьләр  көч  сынашсалар,

Тиңдәш  егет  юк  аңар,

Берәрсенең  кулыннан

Тотса,  сөяге  сына.

 

Ә  инде  кызып  китсә,

Авыл  хафага  төшә,

Димәк,  кемдер  имгәнә,

Кемдер  тара  бәлагә.

 

Бу  хәлләргә  зарланып,

Бабайга  килә  халык:

“Дуамалыңны, – диләр, –

Юлга  чыгарып  җибәр!

 

Берәр  һөнәр  өйрәнер,

Ярын  тапса,  өйләнер,

Гизсә  дөньяны  улың,

Безгә  дә  тыныч  булыр.

 

Сүз  бирәбез  иң  элек,

Күрсәтербез  игелек

Картаймыш  көнегездә,

Тик  улың  китсен  генә!”

 

Бабай  өйгә  керүгә,

Хәлне  сөйли  әбигә.

Киңәшәләр  үзара

Һәм  әйтәләр  Камырга:

 

“Тыңла  безне,  улыбыз!

Тар  сиңа  авылыбыз,

Үзеңне  сынап  кара,

Юл  тотып  чит  якларга.

 

Ә  безнең  хакта  исә

Борчылып  торма  һич  тә,

Сүз  бирә  авылдашлар

Ризыктан  ташламаска”.

 Камыр батыр – 2. Егеткәйгә авыл тар
5 (100%) 1 vote

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →