14. Биш карышлы башваткыч

 

Әкиятне  тыңладың,

Яса  тагын  бер  адым –

Ак  кәгазьгә  язып  сал:

“5 × КАРЫШ = САКАЛ”.

 

Әгәр  булсаң  син  оста,

Менә  шушы  ребуста

Хәрефләр  урынына

Куй  тик  цифрлар  гына.

 

Биш  карышлы  юл  үтеп,

Санлы  йомгакны  сүтеп,

Җавапны  табышмакка

Тапсаң, – үзеңне  макта!

 

Камыр батыр – 14. Биш карышлы башваткыч
Оцените данную страницу

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →