13. Тантана

 

Шуннан  инде  башлана

Икеләтә  тантана:

Берсе – сугыш  бетүдән,

Берсе – туй  өметеннән.

 

Камыр  батыр  каршына

Тимер  батыр  ашыга,

Бакыр  батыр  да  килә,

Икесе  дә  баш  ия.

 

“Гафу  ит  безне, – диләр, –

Булганбыз  без  шыр  юләр

Бауны  коега  атып.

Кичерче,  Камыр  батыр!”

 

Камыр  батыр  әйтә:  “Мин

Сезгә  ачу  сакламыйм.

Хыянәт  табын,  дуслар,

Юдыгыз  сез  сугышта.

 

Әгәр  сез  булмасагыз,

Нишләр  идем  мин  ялгыз?!

Нишләр  идем  мин,  әгәр

Килмәсәгез  ярдәмгә?!

 

Нишләр  идем  мин,  дуслар,

Җилаяк  тик  җил  куса,

Җилбуран  дус  җебесә

Җилкомган  кибеп  бетсә?!

 

Нишләр  идем  мин,  әгәр

Сукырайса  Җилмәргән,

Киреләнеп  Җилборын

Кысып  ятса  борынын?!

 

Нишләр  идем,  Җилтуфрак

Качса  яу  кырын  урап?! –

Нишләр  идем,  Сәмруг  кош

Килеп  җитмәсә  ялгыш?!

 

Нишләр  идем  мин,  әгәр

Адашсам  мәгарәдә?!

Сәмруг  кошкай!  Әйтеп  бир,

Ни  хәлдә  изге  әби?”

 

Сәмруг  кош  болай  диде:

“Әби  картаеп  үлде,

Калдырды  бар  байлыгын

Сиңа – ак  ашъяулыгын.”

 

Ашъяулыкны  ул  ача,

Шунда  була  тамаша:

Ашъяулыкта  сый-нигъмәт

Барлыкка  килә  кинәт.

 

Шуннан  туй  да  башлана,

Бөтен  халык  сыйлана.

Бу  туйда  мин  дә  булдым

Иң  түрдә  үк  утырдым.

 

Бик  мулдан  булды  табын,

Төпсез  бәлеш  ашадым,

Чүмечләп  кымыз  эчтем,

Таш  кебек  катты  эчем.

 

Шундый  күңелле  иде,

Корыч  тукмак  биеде, –

Әйтәләр  ич  бу  хакта:

“Туйда  бии  тукмак  та!”

 

Патша  янында  түрдә

Бабай  белән  әби  дә

Утырдылар  янәшә,

Сокландылар  кәләшкә.

 

“Киленебез, – диделәр, –

Бик  уңган  һәм  бик  чибәр!

Кояштай  аның  йөзе,

Тал  кебек  сылу  үзе!”

 

…Уеннар  мәңге  бармый,

Туй  ясап  халык  арды.

Бер  ай  туй  иткәннән  соң

Таралыштылар  барсы.

 

Төрлесе  төрле  якка

Кайтып  китте  кунаклар,

Сарайда  калды  бары

Камыр  батыр  дуслары.

 

Җилаяк  һәм  Җилбуран,

Җилмәргән  һәм  Җилкомган,

Җилтуфрак  һәм  Җилборын

Җиткерде  хыялларын.

 

“Без  дә  телибез, – диләр, –

Быел  ук  өйләнергә,

Тиң  ярны  эзләргә  без

Иртәгә  үк  китәбез.”

 

“Ярый! – ди Камыр  батыр, –

Инде,  Тимер  һәм  Бакыр,

Әйтегезче  шуны  сез,

Ни  эшләргә  уйлыйсыз?!”

 

Тимер  батыр  сөйләде:

“Без  бит  инде  өйләндек,

Син  коедан  чыгарган

Теге  чибәр  кызларга.

 

Коедан  син  җибәргән

Алтын, көмеш  һәм  мәрҗән

Бетмәс  кебек  тоелды,

Әмма  башкача  булды.

 

Бөлгенлеккә  чыктык  без,

Гаепледер  үзебез, –

Хәзинәне  хатыннар

Өч  көндә  туздырдылар.

 

Хәзер  инде  әйтәләр:

– Мал  тапмасагыз  әгәр,

Өйгә  кайта  күрмәгез,

Ишек  аша  кермәгез!..”

 

Икенче  көнне  болар

Сәмруг  кошка  утыра,

Күзне  йомып  ачуга

Без  белгән  чатка  чыга.

 

Язманы  укый  болар:

“Сайла  юлыңны,  олан!

Әгәр  уңга  борылсаң,

Иң  бай  кеше  булырсың.

 

Тотсаң  сул  юнәлешне,

Һичшиксез  өйләнерсең.

Әгәр  турыга  китсәң,

Кайта  алмассың  исән”.

 

Тимер  батыр  хушлаша,

Уңга  таба  юл  тота.

Билгеле  ки,  Тимергә

Бакыр  батыр  иярә.

 

Җилаяк  һәм  Җилбуран,

Җилмәргән  һәм  Җилкомган,

Җилтуфрак  һәм  Җилборын

Сулга  таба  борыла.

 

Нишли  Камыр  батырың?

Ияртеп  яшь  хатынын

Өенә  кайтып  китә,

Шуннан  әкият  бетә.

 

“Бетте!” – дип  әйтү  җиңел,

Дәвамын  көтә  күңел.

Әкият – ул  могҗиза,

Хыялыйларга  тозак.

 

Мине  хуплап  торсагыз,

Үтенеп  сорасагыз,

Әкиятнең  дәвамын

Берчак,  бәлки,  язармын.

Камыр батыр – 13. Тантана
5 (100%) 1 vote

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →