12. Алыштан да, салыштан да

 

Камыр  батыр  чакыра:

“Чык,  Карыш,  ачык  кырга!

Алыштанмы  көрәшик,

Салыштанмы  керешик?!”

 

Моңар  Үзе  бер  карыш-

Ә  сакалы  биш  карыш:

“Алыштан  да  булыр, – ди, –

Салыштан  да  булыр! – ди.”

 

Чыга  ул  ачык  кырга,

Чыга  Камыр  батыр  да.

Китә  күтәреп  алыш,

Җиргә  китереп  салыш.

 

Бәрелеш  шундый  була:

Җил-давыллар  кузгала,

Тигез  җир  түмгәкләнә,

Түмгәкләр  тигезләнә.

 

Туфрактан  таш  ясала,

Таштан  исә  ком  кала.

Утыз  көн  алыштылар,

Утыз  төн  сугыштылар.

 

Чыбыркыдай  сакалын

Болгый  Үзе  бер  карыш,

Суга  Камыр  батырга,

Тәмам  канга  батырды.

 

Батыр  да  эшен  белә,

Орчыктай  бөтерелә,

Корыч  тукмагы  белән

Кәрләне  төя  генә.

 

Кулланып  сихер-хәйлә

Камыр  батырдан  кәрлә

Тукмагын  тартып  ала,

Болгап  чөя  һавага.

 

Батыр  да  җаен  таба,

Эләктерә  сакалдан,

Кулына  аны  чорный,

Җенне  дөмбәсләп  кыйный.

 

Бирешмәс  иде  кәрлә,

Кинәт  сакал  өзелә.

Сакалсыз  калган  кәрлә

Тагын  да  зәңгәрләнә.

 

Сакалны  Камыр  батыр

Болгап  еракка  атты.

Җил  сакалны  күтәрде,

Ипләп  җиргә  төшерде.

 

Сакал  җиргә  тиюгә

Төкеренде  диюләр,

Нидер  пышылдадылар,

Сихер-тылсым  кылдылар.

 

Өчкә  үргән  булганга,

Өч  башлы  аждаһага

Шул  сакал  әверелә,

Һавага  күтәрелә.

 

Шуннан  сакал-аждаһа

Шәһәргә  таба  оча,

Ут  бөркеп  өч  авыздан

Йортларга  ут  кабыза.

 

Сәмруг  кош  шул  вакытта

Күккә  атылды  уктай,

Куып  җитеп  еланны,

Аждаһага  ташланды.

 

Бар  дөнья  туктап  калды,

Тынды  сугыш  шаукымы:

Сәмруг  белән  аждаһа

Күк  йөзендә  алыша.

 

Сәмруг  кош  өстен  чыкты:

Аждаһаны  алҗытты,

Телгәләде  канатын,

Башларын  өзеп  атты.

 

Элек  чөелгән  тукмак

Калмады  күктә  туктап,

Һава  киңлеген  иңләп

Сызгырып  төште  кинәт.

 

Болай  була  актыктан:

Үзе  үк  чөйгән  тукмак

Төшә  кәрлә  башына,

Карт  җен  дә  үлә  шунда.

 

Чишмәгә  җәһәт  төшеп,

Чишмәдән  суны  эчеп,

Янгын-утны  Җилкомган

Сүндерергә  тотынган.

 

Нәкъ  шушы  ук  мизгелдә

Кинәт  югала  җеннәр,

Төтен  кебек  таркала, –

Чистарып  кала  кала.

 

Моның  серен  белә  ди

Тик  күрәзәче  әби, –

Әби  укыгач  дога,

Бар  җеннәр  юкка  чыга.

Камыр батыр – 12. Алыштан да, салыштан да
Оцените данную страницу

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →