11. Үзе бер карыш явы

 

Ә  иртәгесен  хәлләр

Көтмәгәндә  үзгәрә, –

Патша  үзе  җәяүләп

Килеп  җитә  кияүгә.

 

Куркуыннан  шашынган,

Чәчен  йолкый  башыннан,

Елый  патша,  кычкырып:

“Бәла  чыкты  кичкырын…

 

Калырбыз  микән  исән?!

Барыбызны  да  көтә

Сынауларның  сынавы –

Килә  безгә  җен  явы!

 

Кем  генә  юктыр  анда:

Дию  дә  бар,  шайтан  да!

Бихисап  күп,  ди,  алар,

Дөньяны  тутырганнар.

 

Бу  гаскәргә  җыелган

Төрле  явызлык  кылган

Юлбасарлар,  угрылар,

Хәшәрәтләр,  убырлар.

 

Җен  явын  җитәкләгән

Бер  карыш  буйлы  кәрлә,

Алып  китмәкче  була

Минем  кызымны  урлап.

 

Беркем  дә  итмәс  ярдәм,

Кылычым  да  күгәргән,

Сезгә  генә  ышаныч,

Җеннәрдән  коткарыгыз!”

 

“Миңа  да  чират  җитте, –

Дип  Камыр  батыр  әйтте. –

Моңарчы  иптәшләрем

Күрсәтте  хикмәтләрен.”

 

Корыч  тукмагын  ала,

Китә  дошманга  таба,

Ә  артыннан  иярә

Җәя  тотып  Җилмәргән.

 

Алпан-тилпән  титаклап

Атлый  алга  Җилаяк.

Борынын  читкә  борып,

Мышнап  бара  Җилборын.

 

Җилборынның  артыннан

Атлый  алга  Җилбуран.

Янәшәдә  уфылдап

Атлый  алга  Җилтуфрак.

 

Җилкомган  калмый  арттан,

Авызын  кысып  япкан.

…Берзаман  ил  чигендә

Җен  гаскәре  күренә.

 

Безгә  электән  таныш

Карт  җен – Үзе  бер  карыш

Зәңгәр  күчмә  чатырда

Тәхетендә  утыра.

 

Сакалсыз  калганнан  соң

Үзе  бер  карыш  озын

Яңа  сакал  үстергән,

Аны  өчлегә  үргән.

 

Яу  сугышка  ташлана,

Алыш-салыш  башлана.

Яу  башлыгына  таба

Камыр  батыр  юл  яра.

 

Корыч  тукмагы  белән

Камыр  батыр  селтәнә,

Кырыклап  шайтан  үлә,

Әверелә  вак  көлгә.

 

Күн  бүреген  Җилбуран

Тартып  колакчыныннан

Борынга  ук  батыра,

Утыз  җенне  катыра.

 

Уңга-сулга  кул  болгап,

Чуер  таштан  Җилтуфрак

Өйгән  саен  чүмәлә,

Утыз  пәрине  күмә.

 

Һава  алып  Җилборын,

Төрле  якка  борылып

Борын  тишеген  ача –

Утызлап  дошман  оча.

 

Кимен  куймый  Җилкомган,

Күл  эчкәндә  җыелган

Суны  сибеп  авыздан,

Дошманнарны  агыза.

 

Бер-бер  артлы  Җилмәргән

Уклар  атып  җибәрә,

Һәр  угын  аткан  саен

Кыра  өчәр  шайтанны.

 

Ә  тиктормас  Җилаяк

Өлгерми  генә  кая,

Әйләнәдән  йөгерә

Өермәләр  күтәрә.

 

Өермәләр  эчендә

Пәриләр  бөтерелә

(Менә  каян  чыга  ул

Өермә – “пәри  туе”).

 

Патша  да  ятмый  качып,

Күгәрсә  дә  кылычы,

Хәрби  эштә  сынатмый,

Диюләрне  тураклый.

 

Көн  дә,  төн  дә,  кич-иртә

Бәрелеш  дәвам  итә,

Тик  һаман  дошманнарның

Кимеми  сыман  саны.

 

Әнә  инде  шайтаннар

Җилаякны  тотканнар.

Кызып  китеп,  Җилбуран

Бүреген  салып  куйган.

 

Су  агызмый  Җилкомган,

Корсакта  су  калмаган.

Ук  кынында  уклары

Җилмәргәннең  юк  бары.

 

Соңгы  угын  Җилмәргән

Беркарышка  җибәргән,

Тик  зыян  тими  аңар –

Ук  сакалда  чорнала.

 

Диюләр  Җилборынның

Ерткалаган  борынын.

Җилтуфракны  пәриләр

Күмәкләп  тәпәлиләр.

 

Камыр  батыр  үзе  дә

Көче  беткәнен  сизә.

Өч  тапкыр  ул  сызгыра,

Сәмруг  кошны  чакыра.

 

Сызгырган  тавыш  әле

Тынарга  өлгермәде,

Шундук  мизгел  эчендә

Сәмруг  кош  очып  килә.

 

Бер  канатында  аның

Утыра  Тимер  батыр,

Икенче  канатында

Бакыр  батыр  утыра.

 

Килеп  җиткән  батырлар

Ярдәмгә  ашыктылар.

Шулчак  Камыр  батыр  да

Якынлаша  чатырга.

Камыр батыр – 11. Үзе бер карыш явы
Оцените данную страницу

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →