10. Барча да патшаларча

 

Килмешәкләрне  патша

Үз  янына  чакырта.

Сорый:  “Нишләп  йөрисез

Безнең  илдә  рөхсәтсез?!”

 

Җилмәргән  алга  чыга:

“Без, – ди, – Камыр  батырга

Чибәр  кәләш  эзлибез,

Шуңар  монда  килдек  без.”

 

Болай  дип  әйтә  патша:

“Өч  авыр  сынау  аша

Әгәр  үтеп  чыксагыз,

Табам  сезгә  чибәр  кыз!

 

Хәзергә  ял  итегез,

Ашагыз  һәм  эчегез, –

Мин  сезне  кунак  итәм,

Сынау  башланыр  иртән.”

 

Иртәгесен  таң  ата.

Таң  атуга  чакырта

Мосафирларны  патша,

Халык  көтә  тамаша.

 

“Беренче  сынавым, – ди, –

Авыр  булса  да,  гади:

Йөгерешчемне,  йәгез,

Узыгыз  берәрегез!”

 

Бәйге  башлап,  быргылар

Өч  тапкыр  кычкырдылар.

Патша  йөгерешчесе

Чаба,  корсагын  бүсеп.

 

Аягыннан  Җилаяк

Тышавын  салды  җайлап,

Алтмыш  чакрымлык  җирне

Ике  генә  сикерде.

 

Менде  дә  тау  башына,

Ятты  тауның  ташына:

“Уяттылар  бик  иртә!..” –

Ди  дә,  йокыга  китә.

 

Җилаяк  шулай  итеп

Ята  йокы  симертеп,

Ә  көндәше  ашыга,

Кайту  юлына  чыга.

 

Җилаякның  Җилмәргән

Йоклап  ятканын  күргән,

Ук  кыныннан  ук  алган,

Укны  керешкә  салган.

 

Җәя  керешен  тарткан,

Төзәп  тормыйча  аткан,

Колак  яфрагын  өзгән

Җилаякның  ук  белән.

 

Уяна  да  Җилаяк,

Яңадан  ике  атлап

Беренче  булып  килә,

Җиңә  шушы  бәйгедә.

 

“Җитезлегегезне  сез,

Кунаклар,  күрсәттегез! –

Ди  патша. – Әмма  иртән

Чыдамлыкка  тикшерәм!

 

Хәзергә  ял  итегез,

Ашагыз  һәм  эчегез…”

Менә  тагын  төн  уза,

Таң  ал  нурларын  суза.

 

Халык  килгән  мәйданга,

Дөп-дөп  барабан  кага.

Мәйданның  уртасында

Тора  дәү  чуен  мунча.

 

Мунча  астына  төннән

Әрдәнәләп  өелгән

Коры  утын  агачы,

Янәшәдә  чырасы.

 

Алдагыча  быргылар

Өч  тапкыр  кычкырдылар.

Камыр  батырныкылар

Икенче  сынау  кыла.

 

Патшаның  ялчылары

Безнең  мосафирларны

Яба  чуен  мунчага,

Ә  астына  ут  яга.

 

Кыза  мунча  кызарып,

Әмәл  калмый  чыдарлык.

Шул  вакытта  Җилбуран

Бүреген  турылаган.

 

Мунча  эчендә  шуннан

Кузгала  карлы  буран,

Тик  идәне  һаман  да

Кызганнан  кызган  бара.

 

Туң  бүреген  Җилбуран

Күзгә  кадәр  батырган,

Һәм  идәнгә  шул  чакта

Ике  илле  боз  ката.

 

Тумраннар  беткәч  янып,

Мунча  ишеген  халык

Ачып  караса,  күрә –

Эчтә  буран  себерә.

 

Моны  көтмәгән  патша

Аптырап  кала  башта,

Ә  мунчадан  чыкканнар

Туңып  калтыраналар.

 

Биш  мизгел  үткәч  кенә

Патша  теленә  килә:

“Чыдамлыгыгызны  сез,

Кунаклар,  күрсәттегез!

 

Хәзергә  ял  итегез,

Ашагыз  һәм  эчегез.

Иртәгә  сезне  иртән

Өченче  сынау  көтә!”

 

Патша  чакыртып  иртән

Камыр  батырга  әйтә:

“Үз  кызымны  бирермен,

Күлдән  алсаң  йөзеген!”

 

“Ярар! – дип  әйтә  батыр. –

Ерак  китмә,  карап  тор!

Бу  сынау  сынау  түгел,

Эшне  үтәрбез  бүген.”

 

Халык  көтә  тамаша,

Тамаша  көтә  патша,

Тирән  күлдән  Җилкомган

Су  эчәргә  тотынган.

 

Ах  итә  бар  кеше  дә –

Су  кими  башлый  күлдә,

Җилкомганның  корсагы

Үсә  бара  тик  бары.

 

Төш  вакыты  җитүгә

Суны  эчеп  бетергән.

Күлнең  төбе  ачыла,

Төбеннән  йөзек  чыга.

 

Камыр  батыр  тапшыра

Шул  йөзекне  патшага.

Шуннан  соң  патша  әйтә:

“Туй  булачак  иртәгә!”

Камыр батыр – 10. Барча да патшаларча
5 (100%) 1 vote

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →