4.Гыйльман бине Яхъя тармагы

4.1. Гыйльман бине Яхъя

(1801-1853)

Гыйльман бине Яхъяның шәҗәрәсе: Байтәвәккәл → Җәнкилде → Канкилде → Касыйм → Мирсәлим → Яхъя → Гыйльман.

Яхин Гыйльман бине Яхъя (Яхин Гыйльман Яхъя улы) тармагы – күп кенә абруйлы, дан казанган кешеләрне биргән тармак. Шулар арасыннан күренекле татар мәгьрифәтчесе Таиб Яхинны (1844-1910) һәм мәшһүр композитор Рөстәм Яхинны (1937-1993) атап була. Дамир Гарифуллин үзенең мәкаләләрендә Мөхәммәт Мәһдиевнең әнисе Бибирабига да шушы тармактан булуын күрсәтә.

Яхин Гыйльман Яхъя улы 1801 елда туган. Гыйльман күренекле дин әһеле буларак билгеле, ул Сабайда имам була. Хәзерге чорда Сабай – Татарстан Республикасының Саба районына керә. Гыйльман хәзрәт 1853 елда 52 яшендә вафат була, Сабай авылы зиратында җирләнгән. Кабере өстендә таш куелган.

Яхин Гыйльманның ике хатыннан (берсе – Васфиҗәмал Хәмит кызы) тугыз баласы, шул исәптән сигез улы һәм бер кызы була:

3.1. Яхин Мөхәммәтҗан Гыйльман улы (1822-…) – Сабайда имам булган, үзен язмаларда “Мөхәммәтҗан бине Гыйльман әс-Сабаи” дип күрсәткән. “Әс-Сабаи” дигән нисбә “Сабайныкы” мәгънәсен белдерә. Мөхәммәтҗан бине Гыйльман Сабайда күмелгән.

3.2. Яхин Әхмәтҗан Гыйльман улы (1826-…) – Чулпычта имам була һәм шул авыл зиратында җирләнгән (хәзерге чорда Чулпыч – Татарстан Республикасының Саба районына кергән торак пункт).

3.3. Яхин Шакирҗан Гыйльман улы (1828-…) – Чулпычта имам була һәм шунда күмелгән. Аның алты баласы, шул исәптән өч улы һәм өч кызы булуы билгеле: Җәмилә, Шәриф, Шакирҗанов Фазыл, Харис, Нәгыймә һәм Сыйтдика (Ситдыйка).

Җәмилә Казанда күмелгән. Балалары: Фатыйма, Солтангазиз һәм Бәдриҗиһан.

Шәриф Казанда вафат. Балалары: Мәҗит (Биектауда күмелгән), Хәдичә, Мөнирә, Галим һәм Рауза.

Шакирҗанов Фазыл Чулпычта имам була, Казанда күмелгән. Баласы: Рхия Фазыл кызы. Фазыл турында “Адресъ-календарь на 1915 годъ” китабының 624 нче битендә мондый мәгълүматлар таптык: Сатышевская волость; д. Чулнычъ; имамъ, Myхаметъ-Фазылъ Шакирзяновъ. Бу белешмәлектә авылның исеме хата белән язылган.

Харис Казанда җирләнгән.

Нәгыймәнең баласы Мәрьям.

Сыйтдика Ныртыдагы Мәгъсүм хәзрәт җәмәгате була. Нырты – Саба района кергән, бүгенге көндә Оет исемен йөртә (4.1 нче рәсем).

Яхиннар - 4.Гыйльман бине Яхъя тармагы

4.1 нче рәсем. Картада Оет (“Уютъ”) торак пункты

Мәгъсүм белән Сыйтдиканың балалары: Нәҗип, Сара, Мәхмүд һәм Хәмит. Ныртыдагы Мәгъсүм хәзрәт турында мондый мәгълүматлар таптык (http: // lists.memo.ru/d6/f128.htm):

 

Валеев Магсум

Родился в 1868 г., Казанская обл., Сабинский р-н, д. Починок-Уют (Нырты); татарин; мулла.

Проживал: Казанская обл., Сабинский р-н, д. Починок-Уют (Нырты).

Арестован 27 ноября 1930 г.

Приговорен: обв.: по ст. 58-10 ч.2 (“участник к/р националистической религиозной организации”).

Приговор: В деле решения нет.

Арестован повторно 4.4.31, осужден тройкой ГПУ ТАССР 31.10.31 по ст. 58-11.

Приговор: 8 лет концлагерей. Реабилитирован 28.7.89.

(Источник: Книга памяти Республики Татарстан).

Яхиннар - 4.Гыйльман бине Яхъя тармагы

Вәлиева Сара Мәгъсүм кызы композитор Рөстәм Яхин белән аралашкан. Аны Рөстәм Яхин белән бер үк фотографияда күрә алабыз (4.2 нче рәсем).

4.2 нче рәсем. Муса Җәлилнең тууына 80 ел тулуга багышланган юбилей концертының тәнәфесендә (сулдан уңга): Хәлимә Таҗетдинова, Сара Мәгъсүм кызы Вәлиева (композитор Рөстәм Яхинның әтисе ягыннан туганы), Рөстәм Яхин, җырчы Галия Кайбицкая, Р. һәм Г. Хәйруллиналар (Мәскәү кунаклары)

3.4. Яхин Габделгалләм Гыйльман улы (1832-1910) – Сабайда мөәзин була. 78 яшендә вафат, Сабайда җирләнгән. Габделгалләмнең хатыны Гөлбәширә Габделмән кызы (1834-1890) һәм аларның уллары Габдулла (1862-1918) да Сабайда җирләнгән, кабер ташы сакланган.

3.5. Яхин (Гыйльманов) Габделфәттах Гыйльман улы (1836-1883) – 1856-1883 нчы елларда Казаклар авылының беренче мәхәлләсе имамы була. Хәзерге чорда Казаклар – Татарстан Республикасының Теләче районына керә. Чыганакларда Габделфәттах Гыйльманов буларак искә алына (китап: Теләче йолдызлыгы: Тарихи-публицистик очерклар / Кереш сүз авт. И.Низамов. Төз. һәм фәнни мөхәр.  И.Хәлиуллин. – Казан: Татар кит. нәшер., 2006. – 336 б., рәс. б-н. – 64 нче биттә). Яхин Габделфәттах Казаклар авылы зиратында күмелгән.

Яхин Габделфәттахның улы – Яхин Мөхәммәдхаҗи Габделфәттах (Әбделфәттах) улы. Шулай итеп, Яхин Габделфәттах – композитор Рөстәм Яхинның бабасы булып чыга.

3.6. Бибимәфтүхә Гыйльман кызы (1833 елда туган) – Мичән Башы авылында мелла Фәйзулла остабикәсе. “Адресъ-календарь на 1915 годъ” китабының 624 нче битендә мондый мәгълүматлар бар: Букмышская волость; д. Мешебашъ; имамъ, Фазулла Хисметуллинъ. Бу белешмәлектә татар исемнәре бозылып язылганын искә алып, Фәйзулла һәм шушы белешмәлектә күрсәтелгән Фазулла бер үк кеше булырга мөмкин икәнен фаразларга була.

3.7. Яхин Мөхәммәдхәлил (Хәлиулла) Гыйльман улы (1839 елда туган) – Мамалайда имам була, шунда күмелгән. Хәзерге чорда Мамалай – Татарстан Республикасының Саба районына керә. Мөхәммәдхәлилнең улы Мөхәммәдзакир исемле булырга тиеш, чөнки “Адресъ-календарь на 1915 годъ” китабының 623 нче битендә мондый мәгълүматлар бар: Елышевская волость; д. Мамалаево; хатыпъ, Мухаметъ-Закиръ Халиуллинъ Яхъинъ (мкт).

3.8. Яхин Мөхәммәдгариф Гыйльман улы – Илдар Яхъяда язылган шәҗәрә тармагыннан алынды. Язучы Дамир Гарифуллин Мөхәммәт Мәһдиевнең әнисе Бибирабиганың бабасы шушы Мөхәммәдгариф булуын фаразлый (http: // www.archive.gov.tatarstan.ru/magazine/go/anonymous/ main/?path=mg: /numbers/2007_1/10/10_91/). Мөхәммәтгариф каләм иясе булган, ул шигырьләр дә язган. Илдар Яхъяда язылган шәҗәрәдә Мөхәммәдгарифның Мөхәммәдсафа исемле улы булуы күрсәтелә, ә Мөхәммәдсафаның Габделшәфыйк исемле улы булуы күрсәтелә.

Без исә Габделшәфыйк турында мондый мәгълүматлар таптык. Габделшәфыйк 1886 елда туган, Сафин фамилиясендә булган. Ул 1933 елның 20 мартында кулга алына һәм репрессияләнә (http ://lists.memo.ru/d29/f302.htm):

Сафин Шафик

Родился в 1886 г., Сабинский р-н, с.Нижний Симет; татарин; мулла.

Проживал: Сабинский р-н, с.Нижний Симет.

Арестован 20 марта 1933 г.

Приговорен: тройкой ОГПУ ТАССР 1 ноября 1933 г., обв.: 58-10. (“антиколхозная, религиозная агитация”).

Приговор: 5 лет ссылки в Северный кр. Реабилитирован 26 марта 1990 г.

(Источник: Книга памяти Республики Татарстан).

Мөхәммәт Мәһдиевнең әнисе Бибирабиганың фамилиясе дә Сафина булуы билгеле. Моннан Бибирабига һәм Габделшәфыйк бертуган икәне күренә. Бу фактларны Рөстәм Мәһдиев төзегән шәҗәрә дә раслый.

3.9. Яхин Мөхәммәдтаип Гыйльман улы (1844-1910) – күренекле татар мәгърифәтчесе. Күп кенә әдәби чыганакларда Таиб Яхин дип күрсәтелә. Таиб Яхин Байлангар авылында туган. Казан дарелфөнүнендә һәм Казан татар укытучылар шкуласында (башлангыч материалларда “шкула” дип язылган, күз алдында КТУШ – Казан татар укытучылар мәктәбе тотыла) мөдәррис. Аның турында бу китапта аерым сәхифә китерелгән.

Кайбер шәҗәрәләрдә Мөхәммәдтаип Яхин Рөстәм Яхинның бабасы итеп күрсәтелә. Тик Рөстәм Яхин үзенең хатирәләрендә Мөхәммәдтаип Яхинны бабайлары арасында күрсәтми. Мөхәммәдтаип Яхин кебек күренекле мәгърифәтчене Рөстәм Яхин хатирәләрендә искә алмыйча калмас иде. Бу факт вакыт күчәре буенча да бәйләнешләр белән дәлилләнмәгән. Шуңа күрә галимнәр Рөстәм Яхинның нәсел шәҗәрәсен өйрәнгәндә төгәлсезлек ясаулары ихтимал. Рөстәм Яхинның бабасы итеп Яхин Габделфәттах Гыйльман улын (1856-1883) күрсәтәсе килә (Рөстәм Яхинның балачак хатирәләрен искә алып). Габделфәттах Гыйльман улы Казаклар авылында (хәзерге чорда Теләче районына керә) имам була, шунда вафат.

Гыйльман бине Яхья балаларын 4.3 нче рәсемдәге схемада да күрә алабыз.

 

Яхиннар - 4.Гыйльман бине Яхъя тармагы

4.3 нче рәсем. Гыйльман хәзрәтнең балалары (туган еллары 1820 нче елдан да ким түгелдер дип уйларга кирәк)

Яхиннар – 4.Гыйльман бине Яхъя тармагы
Оцените данную страницу

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →