4.7. Яхин Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы – күренекле композитор

(1921-1993)

Татар музыка тарихының күренекле композиторы Яхин Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улының шәҗәрә чылбыры: Байтәвәккәл → Җәнкилде → Канкилде → Касыйм → Мирсәлим → Яхъя → Гыйльман → Габделфәттах → Мөхәммәдхаҗи → Рөстәм.

Рөстәм Яхин 1921 елның 16 августында Казан шәһәрендә туган (4.18 нче рәсем). Әтисе – мәхдүм Яхин Мөхәммәдхаҗи Габделфәттах (Әбделфәттах) улы (1880-1933) революциягә кадәр “Товарищество Мусиных по продаже азиатской обуви” ширкәтендә приказчик булып эшләгән. Әнисе – Мусина Мәрьям Садыйк кызы 1886 елда аяк киемнәре җитештерүче сәүдәгәр Ситдыйк Мусин гаиләсендә туа (Садыйк һәм Ситдыйк – бер үк кешенең исемнәре төрле чыганакларда төрле язылышта күрсәтелгән).

Яхиннар - 4.7. Яхин Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы – күренекле композитор

4.18 нче рәсем. Рөстәм Яхин 27 яшендә

Рөстәм Яхинның сабый чагы Казан шәһәренең Өченче Таулар урамындагы йортта (хәзерге Калинин урамы, 16 йорт) уза (4.19 нчы рәсем).

Яхиннар - 4.7. Яхин Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы – күренекле композитор

4.19 нчы рәсем. Өченче Таулар урамындагы Мөхәммәдхаҗи Яхинның йорты (2001 елгы фото)

Рөстәм балачактан ук музыкага тартылган, татар халык җырлары аның күңелен биләп алган, чөнки аларны Рөстәмнең әнисе Мәрьям яхшы белгән һәм еш кына көйләп йөргән.

Булачак композитор Казанның 2 нче урта мәктәптә бишенче сыйныфта укыганда музыка белән җитди шөгыльләнә башлый. Әтисе ягыннан туганы, танылган җырчы Мәрьям Рахманкулова киңәше белән Рөстәм Яхин Казанның 1933 елда 1 нче балалар музыка мәктәбенә укырга керә.

Мәктәп директоры Р.Л.Поляков һәм фортепиано укытучысы А.В.Чернышева баланың сәләтен күреп, аңа укуын Мәскәүдә дәвам итәргә тәкъдим итә һәм, шушы киңәшне тормышка ашырып, Рөстәм Мәскәүгә китә. Мәскәү музыка училищесында А.Г.Руббахның фортепиано сыйныфын тәмамлаганнан соң, 1941 елда 20 яшендә Рөстәм Яхин Мәскәү консерваториясенә имтихан тота.

Бөек Ватан сугышы башлангач аны армия сафларына алалар. 1942 елның август аенда Рөстәм Яхин сугышка китә. Сугыш беткәч, ул Мәскәү консерваториясендә укуын дәвам итә: пианист буларак – В.М.Эпштейн, композитор буларак профессор Ю.А.Шапорин сыйныфларында шөгыльләнә (4.20 нче рәсем).

Яхиннар - 4.7. Яхин Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы – күренекле композитор

4.20 нче рәсем. Рөстәм Яхин Мәскәү консерваториясе милли бүлекләре студентлары концертында катнашучылар арасында (сулдан уңга): Рөстәм Яхин, Динә Сираҗетдинова, Сулхэи Цинцадзе, Сайра Сәләхетдинова (Вельшакова), 1947 елның 18 марты (Сайра Азымовна Вельшакова тупланмасыннан)

Мәскәүдә укыган чор яшь композиторның профессиональ осталыгы һәм иҗади үсешендә зур роль уйный. 1950 нче елда диплом эше буларак ул “Фортепиано белән оркестр өчен концерт” (беренче бүлек) тәкъдим итә, бу әсәр күпләрдә зур кызыксыну уята. Шул ук елда комозитор Казанга кайта, фортепиано концерты өстендә эшен дәвам итә һәм 1951 елда аның тагын ике бүлеген язып бетерә. Бу әсәр татар музыкасында фортепиано белән оркестр өчен беренче концерт була. Ул бүгенге көндә дә әлеге жанрда иң танылган әсәрләрдән санала һәм һәрвакыт яңгыратылып тора.

1950-1952 елларда Рөстәм Яхин Казан консерваториясендә укыта, һәм алга таба гомерен музыка иҗат итүгә һәм концертларда чыгыш ясауга багышлый. Шулай итеп, яшьли килеш үк Рөстәм Яхин Татарстанның әйдәп баручы композиторларның берсенә әверелә.

Иҗат юлы башында Рөстәм Яхин берничә эре формадагы инструменталь әсәр яза: алар арасында – Фортепиано һәм скрипка өчен соната, Скрипка һәм фортепиано өчен поэма, Фортепиано өчен соната, шулай ук бу чорда иҗат ителгән һәм композиторның академик белемен дәлилләгән – фортепиано концерты. Рөстәм Яхин иҗатында романтизмның жанр-стиль үзенчәлекләре татар милли моңы белән үрелә, бу беренче ишетүдән үк танырлык итеп, онытылмаслык “яхин стилен” барлыкка китерә.

С.В.Рахманинов, П.И.Чайковскийның иҗатын яратканга күрә, Рөстәм Яхинга беренче чорларда аларның йогынтысы зур була. Алга таба исә Рөстәм Яхинның миниатюра жанрында инструменталь музыка өлкәсенә кызыксынуы арта, ул төрле характердагы пьесалар иҗат итә, кайвакыт аларны циклларга да берләштерә, мәсәлән, “Җәйге кичләр” фортепиано циклы халык арасында киң таныла. Бу юнәлештә ул Ауропа романтизмының төрле милли композиторлык мәктәпләренең камера-инструменталь музыка традицияләрен үстерә. Вальс, ноктюрн, музыкаль мизгел, юмореска, программалы миниатюра һәм башка шундый жанрларда кызыклы әсәрләр иҗат итә. Шуберт, Шуман, Шопен, Григның пьеса жанр-стиль традицияләре Яхин иҗатында татар музыка даирәсенең аһәңнәре, XX гасыр зәвык таләпләре белән үзенчәлекле яңгыраш таба (http: // gazeta.tgim1.edusite.ru/39/star.htm).

Рөстәм Яхин татар композитор мәктәбе үсешенә зур өлеш кертә. Ул – күренекле камера-вокаль һәм камера-инструменталь музыка остасы, татар җыры һәм романсын, милли характерлы инструменталь миниатюра жанрларын яңа дәрәҗәгә күтәрүче. Камера-инструменталь иҗатында аның фортепиано өчен язылган әсәрләре аерым урын алып тора. Ул татар фортепиано осталыгы үсешенә зур көч куя, профессиональ белеме булган беренче татар композиторы һәм концертлар бирүче пианист була. Хәзерге чорда Рөстәм Яхин фортепиано әсәрләре – татар пианистлары репертуарының “алтын фондын” тәшкил итә.

Композитор вокаль иҗатта да уңышка ирешә. Ул “иске” музыка язмый, стильләшү белән дә мавыкмый, үзенең иҗатында заманча татар музыка мәдәниятен үстерергә омтыла. Аның лирик-психологик, лирик-драматик вокаль әсәрләре, вокаль цикллары татар музыкасы өчен “яңа сүз” була.

Рөстәм Яхин үзенең иҗат гомерендә бик күп шагыйрьләр белән эшләде, аларның шигырьләренә көй язып җырлар иҗат итте һәм  шагыйрьләрне популярлаштырды. Шигырьләренә музыкалар язып, Рөстәм Яхин күп кенә шагыйрьләрне җыр иҗат итү эшенә тартты.  Еш кына ул Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Сибгать Хәким, Мостафа Ногман, Әхмәт Ерикәй, Нури Арсланов, Мәхмүт Хөсәен, Нәби Дәүли, Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Гөлшат Зәйнашева шигырьләренә мөрәҗәгать итә. Ул шагыйрь Мостафа Ногман белән бик дус булган. Җырны язган авторларны кимсетми торган итеп, фикерләрен җайлап кына әйткән. Гомумән, ул кешегә каты бәрелә торган, кешене кимсетә торган сүзләр әйтүдән саклана иде. Ягымлы, кече күңелле, мөлаем, ачык йөзле була ул.

Гөлшат Зәйнашева истәлекләреннән: “Өлкән шагыйребез Сибгать ага Хәким җыелышларда, болай үзара әңгәмәләрдә, Рөстәм Яхин җыр шигырьләрен сайлаганда, талымсызлык күрсәтә, шигъри эшләнеше йомшак сүзләргә җыр яза дигән кебегрәк фикерләр әйтә иде. Рөстәм Яхинның Рамазан Байтимеров сүзләренә язган җырларын мисал итеп китерә иде. Бу сүзләрдә хаклык та булгандыр. Рөстәм Яхинның матур-матур җырлары булса да, Рамазан Байтимеровның шигъри эшләнеше югары булмаган сүзләргә язылган җырлары бар иде. Ләкин Рөстәм Яхин аның шигырьләрен бик сайлап алгандыр, һәм Байтимеров сүзләренә җырлар язганда, ул сүзләрнең җырга хас үзенчәлекләрен күргәндер, без тоеп бетермәгән нечкәлекләрен тойгандыр, шуңа күрә ул сүзләргә музыка язгандыр дип уйларга кирәк, минемчә. Рөстәм Яхин җыр сүзләренә талымсыз иде дигән фикер бәлки урынсыз булгандыр. Рөстәм Яхин җыр язганда, сүзләргә үзенчә якын килә, җыр язасы шигыренең эчке куәтен ача, туачак җырны алдан “күрә”, алдан “ишетә” иде”.

1987 елда М.Җәлили исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында композиторның төрле әсәрләре көйләреннән торган “Фидаи” исемле балет куела. Башкаручы-пианист буларак, Рөстәм Яхин үзенең генә түгел, рус һәм чит ил классикларының да әсәрләрен яратып уйный. Аның белән Мәрьям Рахманкулова, Мөнирә Булатова, Венера Шәрипова, Зөләйха Хисмәтуллина, Азат Аббасов, Хәйдәр Бигичев, Эмиль Җәләлетдинов кебек җырчылар, Марат Әхмәтов, Шамил Монасыйпов кебек музыкантлар чыгыш ясый.

Рөстәм Яхинның “Туган ягым” җырына язылган көе 1993 елда Татарстан Республикасының гимны итеп кабул ителә. Рөстәм Яхин иҗат иткән Татарстан Республикасы гимны башлангычы 4.21 нче рәсемдә бирелгән.

Бүгенге көндә Рөстәм Яхин иҗаты – татар милли музыкаль классика буларак санала, ә аның исеме исә милли тарихыбызда алтын хәрефләр белән язылган.

Яхиннар - 4.7. Яхин Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы – күренекле композитор

4.21 нче рәсем. Татарстан Республикасы гимны

1972 елдан башлап Рөстәм Яхин Татарстан Композиторлар берлегенең идарә әгъзасы итеп даими сайланып тора. 1964 елда аңа ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, 1970 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, 1981 елда РСФСРның халык артисты, 1986 елда СССРның халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә, 1959 елда Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясенә, 1957 елда “Мактау билгесе” орденына, 1971 елда “Хезмәт Кызыл Байрагы” орденына лаек була.

Хатыны – Таҗетдинова Хәлимә Закир кызы, 1923 елның 8 июнендә туган (4.22 нче рәсем), музыка укытучысы, 2004 елның 25 мартында вафат. Балалары юк.

Яхиннар - 4.7. Яхин Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы – күренекле композитор

4.22 нче рәсем. Рөстәм Яхин хатыны Хәлимә ханым белән

Рөстәм Яхинның әсәрләре:

Симфоник әсәрләр: Фортепиано белән оркестр өчен концерт (I бүлек. – 1950; II, III бүлекләр. – 1951).

Вокаль-симфоник әсәрләр: К.Даян шигырьләренә хор, солист һәм симфоник оркестр өчен кантата “Урал” (1949); Р.Харис шигырьләренә хор һәм симфоник оркестр өчен кантата “Идел”.

Камера-инструменталь әсәрләр: Фортепиано өчен сюита (1948); Скрипка һәм фортепиано өчен поэма (1948); Фортепиано өчен соната (1949); Скрипка һәм фортепиано өчен соната (1949); фортепиано циклы “Җәйге кичләр” (1969); фортепиано өчен пьесалар (“Вальс-экспромт”, “Юмореска”); скрипка һәм фортепиано өчен пьесалар; “Элегия” виолончель һәм фортепиано өчен; татар халык җырларының эшкәртмәләре.

Вокаль әсәрләр: Романслар һәм җырлар (барлыгы 400 данәгә якын).

Популяр җырлары: 

  1. Син кайда идең? (Нәби Дәүли сүзләре).
  2. Моңлы гармун (Нәби Дәүли сүзләре).
  3. Бик күрәсем килә (Әхмәт Ерикәй сүзләре).
  4. Китмә, сандугач (Гөлшат Зәйнашева сүзләре).
  5. Ялкау малай (Гөлшат Зәйнашева сүзләре).
  6. Үзең аңла (Гөлшат Зәйнашева сүзләре).
  7. Күзләрем тик сине эзлиләр (Мостафа Ногман сүзләре).
  8. Ак җилкән (Мостафа Ногман сүзләре).
  9. Сагыну җыры (Мостафа Ногман сүзләре).
  10. Серле күзләр (Әхмәт Саттар сүзләре).

Түбәндә композиторның автобиографиясе китерелгән (чыганак: Рустем Яхин в воспоминаниях современников / Казан. гос. консерватория; АН Татарстан. – Казань, 1996. – 275 с. Сылтама: http: //kitaphane.tatarstan.ru/rus/yakhin/autobiography.htm).

Автобиография

Я, Яхин Рустем Мухаметхазеевич, родился 16 августа 1921 года в Казани в семье служащего. Музыкой начал заниматься с тринадцати лет, когда был учеником 5-го класса общеобразовательной школы N 2 г. Казани. Окончил в сокращенный срок (за три с половиной года) Казанскую детскую музыкальную школу №1 по классу преподавателя А.В.Чернышевой. По совету и с материальной помощью моих педагогов поехал в Москву, где был принят в музыкальное училище при Московской консерватории (как пианист), но начавшаяся война прервала учебу.

По причине болезни (после операции) возвратился в Казань, где некоторое время работал пианистом-концертмейстером Татарского радиокомитета. Первые попытки занятий по композиции относятся к этому времени. Знакомство с профессором Г.И.Литинским еще во время учебы в Московском музыкальном училище и с Н.Г.Жигановым в 1941 году в Казани, первые занятия под их руководством определили мою композиторскую судьбу.

В августе 1942 года я был призван в ряды Советской Армии. Служил в 82-м зенитно-артиллерийском полку, во 2-й зенитно-пулеметной дивизии стрелком.
Во время войны написал песни “Марш зенитчиков”, “Песню о Москве”, “Вспомни, товарищ”, “Веселей, взвод” и другие. Эти песни исполнялись Ансамблем песни и пляски Советской Армии, в котором я некоторое время служил пианистом-аккомпаниатором.
В 1945 году после демобилизации начал заниматься в Московской консерватории на композиторском факультете в классах профессора В.А.Белого, затем Ю.А.Шапорина, а также у В.М.Эпштейна по специальному фортепиано.

В 1950 году после окончания консерватории был направлен в Казанскую консерваторию, где преподавал композицию и камерный ансамбль. В 1952 году по состоянию здоровья оставил работу в консерватории, занимаюсь только композиторским творчеством. Неоднократно избирался членом правления Союза композиторов РСФСР, ТАССР.

В течение всей деятельности многократно выезжал с концертами в гастрольные поездки как композитор и пианист с исполнением собственных произведений по городам Советского Союза: в Москву, Ленинград, Свердловск, Пермь, Саратов, Ульяновск, Донецк, Днепропетровск, Запорожье, Уральск, Воронеж, Алма-Ату, Ташкент, Фергану, Коканд, Андижан, Ашхабад, Самарканд, Кушку, по городам Татарии и соседних автономных республик. Выступал также как пианист с исполнением музыки других авторов.

Принимал участие в симфонических концертах как солист с дирижерами Г.Столяровым, Веселином Павловым (Болгария), Г.Рождественским, Н.Факторовичем, Ф.Мансуровым, А.Фридлендлером, Н.Рахлиным и другими.

Мои произведения исполняли А.Огнивцев, А.Ведерников, А.Днишев, Р.Джаманова, А.Кривченя, Е.Серкебаев, Г.Туфтина, Н.Поставничева и другие певцы из городов и республик Советского Союза.

Мною написано около 400 песен и романсов […], из них 13 отмечены дипломами и премиями на всевозможных конкурсах […].

Сочинения для фортепиано: Концерт для фортепиано с оркестром, Соната, Сюита (4 части), пьесы (более 20). Сочинения для скрипки: “Поэма”, Соната, “Песня без слов”, “Старинный напев”. Для виолончели – “Элегия”. Для хора – кантата “Идель” на слова Р.Хариса и обработки народных песен.

Издан 21 сборник песен и романсов и инструментальной музыки, клавир фортепианного концерта. В фондах Всесоюзного и Татарского радио имеются записи моих произведений (более 300 наименований).

В 1968 году выезжал с концертом в Финляндию, в 1977 – в Югославию на Международный фестиваль современной музыки.

Имею награды и почетные звания:

1945 г. – медаль “За победу над Германией”, медаль “За оборону Москвы”,

1957 г. – орден “Знак почета”,

1959 г. – звание лауреата Государственной премии им. Г. Тукая,

1964 г. – звание “Заслуженный деятель искусств Татарской АССР”,

1970 г. – медаль “За трудовую доблесть”,

1970 г. – звание “Заслуженный деятель искусств РСФСР”,

1971 г. – орден Трудового Красного Знамени,

1981 г. – звание “Народный артист РСФСР”.

Семейное положение – женат. Жена Тазетдинова Халима Закировна, 1923 года рождения. Детей не имеем.

Рөстәм Яхинның нечкә күңелле булуын аның балачак хатирәләреннән дә төсмерләп була. Композиторның хатирәләре текстын тулысынча китерү урынлы булыр (русчадан Рашат Низами тәрҗемәсе: “Идел. – 2005. – №6):

Мин Казанның Пләтән тирәсендә, кондитер фабрикасы тоткан Ибраһим Апанаевлар йортында туганмын. Без анда янгыннан соң кучеп киткәнбез. Хуҗа безгә даими фатир табарга таләп куя. Сулъяк Болак урамыннан фатир таптык та, 1926 елга кадәр әнә шунда яшәп киттек. Минем беренче истәлекләрем әнә шушы йорт белән бәйләнгән.

Миннән бай кешенец сурәтен тасвирлап бирергә сораганнары хәтеремдә. Нәрсә инде: корсакны киердем, башны артка чөйдем дә артка таба егылдым. Бөтенесе рәхәтләнеп көлделәр. Бик матур бер кызга яшертен рәвештә шигырьләр язам. Иң мөһиме шушы өйдә пианино бар. Кара клавишларга сугып-сугып, “моңнар” чыгарам, мине тынлаучылар табыла.

1926 елдан соң без Калинин урамына күчтек. Әти аны арзан гына бәягә алды шикелле. Йорт яхшы, ике катлы, ләкин аны нишләптер бәхетсез нигез диделәр. Чөнки безгә кадәр бу өйдә бик еш авырганнар, бик еш үлгәннәр икән…

Аскы этажда да фатирчылар тора иде, алар да чирдән арынмыйлар иде. Җиләк-җимеш бакчасы бик бай иде. Сыер тәрбияләп карадык, ләкин озакка тугел. Мин печәнлектә йокларга бик ярата идем. Менә шунда кетәклектә язгы, беренче ап-ак йомыркаларны кургәч, бик тә гаҗәпләнә торган идем.

Дусларым аз иде. Мин күп вакыт ялгыз йөрергә яраттым.

1929 елны мәктәпкә укырга кердем. Әтием белән килдек. Бөтен класс каршында укытучы сорый миннән: Ялкау булмассыңмы? Берни дә уйламыйча: Булам! дип жавап бирәм. Класста кычкырып көлделәр әллә инде русчам шулайрак булган, әллә инде өр-яңа классташларым каршында югалып калдым микән?..

Шушы ук урамда, бездән ерак тугел, минем абыйның гаиләсе бай гына яшәп ята иде. Аларның Фәридә дигән кызлары музыка укытучысыннан шәхси дәресләр ала иде. Фәридә апа миңа сул кулдан ничек итеп аккордлар ясарга икәнне өйрәтте. Бу гар­мония дөньясы белән минем беренче тапкыр танышуым иде. Ул мине укытучысына алып барды. Тик мин дәресләрне бик аз алдым. Фортепианода уйнау егетләр эше түгел дип, әтием мине бу әштән тыйды.

Бервакыт безгә әтинең тугандаш сеңлесе Мәрьям Рахманкулова килде. Мин аның гаҗәеп моңлы тавышына гашыйк булдым. Татар халык көйләрен ул искиткеч оста башкара иде. Ул безнең өйгә кунакка килсә – вәт, минем өчен бәйрәм. Аның талантына һәм узенең матурлыгына бик-бик күпләр мөкиббән иде шул!

Сөйләүләре буенча, мин, ике айлык вакытларымда ук инде, музыка ишетсәм, бик нык тәэсирләнәм, елыйм, тиз генә тынычлана алмыйм икән. Курәсең, музыка дөньясының серле, илаһи һәм газаплы бер нәрсә булачагын, язмышыма үтеп керәчәген әнә шул чаклардан сиземләгәнмендер.

Әминә апам Кызыл Армия офицерына кияугә чыкканнан соң безне кара бер тәкъдир эзәрлекләде. Кияү егетебезнең элегрәк йөргән бер кызы булган икән: ул, үч алу максаты белән, аларның яшь гаиләсенә төрлечә аяк чала башлады. Никах, бай гаиләгә “кызыгучы” кияү турында тиешле урыннарга шикаять яза бу кыз. Менә шуннан соң әтиебезнең кустарь хуҗалыгын, тауар әйләнешен үтә күпертеп, авыр салымнарга күмәләр. Юкса сезонлы тауарларда зур керемнәр булмый диярлек иде. Әлеге салымнар безнең гаиләне аяктан екты. Безнең бөтен байлыкны, мал-мөлкәтне тартып алдылар. Без бер нәрсәсез калдык. Ни акчабыз, ни алтын запасларыбыз юк. Әтинең тәжрибәсе җитмәде булса кирәк, ул узенең, кус­тарь хуҗалыгын вакытсыз башлап җибәрде һәм моның өчен кыйммәт түләде.

Әтием – Мехәммәтхаҗи Әбделфәттах углы – Мамадыш районында мулла гаиләсендә туган. Карендәш туганнары Мусиннарның “Азиатская обувь” дигән ширкәтендә эшли. Приказчик була, хуҗасының ышанычын яулагач, кассир дәрәҗәсенә күтәрелә.

1926 елда әти ялгызак-кустарь эше белән шөгыльләнә башлый. 1930 елда безне салым белән тар-мар итәләр, хәтта сөтне бик мул бирә торган аклы-каралы сыерыбызны тартып алалар. Менә шул чакта әткәй беренче тапкыр диярлек елап ала.

Аның музыкага аерым сәләте күренмәде. Бик тәртипле, үз-үзенә йомылучан кеше иде. Ләкин ул үзлегеннән русчага өйрәнде һәм Казан, Мәскәу газеталарын даими укып бара иде.

Әнием – Мәрьям Садыйк кызы Мусина 1886 елда азиат аяк киемнәре җитештерүче сәүдәгәр Ситдыйк Мусин гаиләсендә туа. Өч хатыннан бабайның балалары күп булган. Беренче хатыны Хупҗамалдан – Рабига апа, Фатих абый, әнием Марьям. Башкаларыннан тагын биш бала.

Әбием үлгәннән соң әнием янында үги ана Бәдри кала. Балаларны ул бик еш рәнҗеткән, үзенә хөрмәт-мәхәббәт белән карауларын таләп иткән. Ситдыйк бабай моны теләмәгән, билгеле, әмма ул аны каты яраткан (чибәр хатын булган!) Әнием бик кискен холыклы булган һәм Бәдри апага “әни” дип дәшмәгән.

Бабам төс-кыяфәте белән шәрык кешеләренә тартым. Кара чәчле, коңгырт-кара күзләр – болар да аны Кавказ милләте вәкилләренә охшата. Кызулык та җитәрлек үзендә. Ул кызы Мәрьямнең минем булачак әтигә чыгуын теләгән. Ул чакта ата-ана теләге кыз бала өчен закун булган, билгеле. Бик яратып чыкмаса да, килешеп-аңлашып яшәгәннәр. Алты бала үстергәннәр, ләкин икесе яшьрәк чакта ук вафат була.

Әтиебез улгәннән сон, барлык йорт әшләре әни кулына кала. Ул бөтен гомерен безне балаларын тәрбияләүгә бирде. Сәлим атлы туганым, эш эзләп, Урта Азиягә китте, чөнки аны, сәүдәгәр калдыгына чутлап, укырга алмыйлар иде. Казанга менә-менә кайтам дип йөргән чакларында 1932 елны тифтан үлде. Ин, яраткан улларынын, берсен югалту әнкәмне тәмам хастага салды. 16 яше тулыр-тулмастан әллә кая чит жирләргә китеп гаип булсын әле балаң! Әнкәй мескен тын, салмак тавышы белән халык җырларын җырлап, үзенен, тирән хәсрәтен тарата иде. Әш вакытында да әнә шулай җырлап йөруен кайберәүләр аңларга теләмәгән: җырлап кына йөри, эше юк, янәсе…

Әнигә табигать тирән моң биргән, ул әле шигырьләр дә язган. Аның, ихласи эмоциональлеккә, шигърилеккә корылган әлеге шигырьләр дәфтәрен хөрмәтләп саклый идек.

Әнигә булган иң зур рәхмәтем тагын шул: мал-мөлкәтне булешкәннән соң ул пианино сатып алды. Минем балачактагы эстетик карашларыма бу хәл, әлбәттә, зур йогынты ясады. Мин музыка дөньясына ныграк якынайдым. Әни үзе дә сыңар кул белән уйный иде. Сеңелем исә Сәйдәшев моңнарын уйнарга ярата. Өч яшемдә ук мин, кыска бармакларымны йодрыкка йомарлап, пианиноның кара клавишларыннан татар моңнарын “йолкып” чыгара башлаганмын. Сөйләүләренчә, дүрт яшемдә мин бик чибәр бер кызны күреп, аңа ике юллык шигырь белән әндәшкәнмен:

 

Кашың кара, буең зифа,

Сине кемнәр сөймәсен?

 

Тирә-яндагылар кычкырышып көлгәннәр, билге­ле.

1930 елда мал-мөлкәтне һәм йортыбызны тартып алганнан соң без “хокуксызлар” рәтендә калдык. Туктаусыз фатир эзләү, күченеп йөрүләр башланды. Ярый әле күп кенә туганнарыбыз үзләренә сыендырды.

Музыкадагы җитди адымнарымның берсе – М.М.Рахманкуловалар өенә “радио өчен фортепианода уйнап карау өчен” кунакка чакырылу иде. Марьям Рахманкулова соңрак мине музыка мәктәбе директоры Р.Л.Поляковка алып килде. Ул зыялы, үз эшенә фанатикларча бирелгән якты бер шәхес булып истә калган. Музыканы аңлау сәләтемне тикшерде. Мине булачак укытучым А.В.Чернышева белән таныштырдылар. Ул да искиткеч яхшы педагог иде. Өенә дәресләргә йөрсәм, әбәд ашатмыйча җибәрмәс иде диярлек…

Жидееллыкны өч елда! әнә шулай зур тырышлык, уҗәтлек белән эшләдем мин. Моцарт, Гайдн, Бах, Бетховен кебек классиклар иҗатына якынаю. Эчтән генә фортепиано концерты уйнарга хыялланып йөрим.

Р.Поляков, минем үтә тырышлыгымны күреп, безнең өйгә кечкенә генә инструмент-пианино куйдыруга иреште. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, инде мин нык яратып өлгергән укытучыларым Мәскәүдә укуымны дәвам итү өчен зур тырышлык, ярдәм күрсәттеләр.

Мәскәудәге кабатланмас музыка атмосферасы бөтен күңелемне, рухымны биләп алды. Консерваториянең Зур һәм Кече заллары илаһи матурлык, изгелек белән өретелгән иде. Менә дигән музыкантлар плеядасы, халыкара һәм бөтенсоюз конкурслар лауреатлары, аларныц тантаналы-триумфаль концертлары… Ржев вокзалы тирәсендә яшәдем. Кыен чаклар иде, стипендия җитми кененә бер котлет, булка кисәге.

Профессор Г.И.Литинский белән очрашу композиторлык язмышымны тамырдан үзгәртеп җибәрде. Син кайдан? дип сорый. Казаннан, дим. Татармы? Әйе, дим. Литинский әйтә: Ул чагында музыка яз. Скрипка өчен оркестрга пьеса яз. Тиздән Мәскәүдә булачак татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы өчен кирәк булачак ул. Ничек инде, минем бит музыка язганым юк. Барыбер яз, барып чыгачак синнән. Менә сиңа мә! Ирексездән яза башладым, Г.И. мина шефлык итә. Шөгыльләнер өчен өенә дә барам. Казан ныклап декадага әзерләнә. Мәскәү декадасында минем пьеса яңгырарга тиеш иде.

Әмма 1941 елда Ватан сугышы башланып китте (Шушы урында язма өзелә. Датасы курсәтелмәгән).

Рөстәм Яхинның гомер мизгелләре түбәндәге фотосурәтләрдә дә китерелгән (4.23-4.27 нче рәсемнәр).

Яхиннар - 4.7. Яхин Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы – күренекле композитор

4.23 нче рәсем. Рөстәм Яхин язучыларның Тукай клубында, иҗатына багышланган концертта катнашучылар белән (сулдан уңга): җырчы Ю. Гыйззәтуллин, З. Хәйруллина, М. Булатова, Р. Яхин, И. Халитов, В. Шәрипова, скрипкәче Р. Сәйфуллин (Б. Денисов фотосы, З. Хәйруллина тупланмасыннан)

Яхиннар - 4.7. Яхин Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы – күренекле композитор

4.24 нче рәсем. Рөстәм Яхинның иң популяр фотосурәте

Яхиннар - 4.7. Яхин Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы – күренекле композитор

4.25 нче рәсем. Рөстәм Яхин әнисе Мәрьям белән (1970 нче еллар, Э. Җәләлетдинов фотосы)

Яхиннар - 4.7. Яхин Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы – күренекле композитор

4.26 нчы рәсем. Композитор Рөстәм Яхин

Яхиннар - 4.7. Яхин Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы – күренекле композитор

4.27 нче рәсем. Республиканың Югары Советында Татарстан Республикасы дәүләт символлары авторларын хөрмәтләү тантанасы (1993 елның көзе)

1960 еллар башында Рөстәм Яхин Казанның Восстание урамындагы фатирда яшәде. Нәфис сүз остасы, артист Айрат Арсланов шушы чорда (1968 елның май аенда) Рөстәм Яхин белән бергә Финляндиядә яшәүче татарларга концерт кую өчен Хельсинки һәм Тампере шәһәрләренә баруын җылы итеп искә ала.

1981 елдан Яхиннар Татарстан урамындагы фатирга күчтеләр. Монда алар Лесгафт урамыннан (18 нче йорт) киләләр.

Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхинның бүләкләнүе:

1945 ел – “Германияне җиңү өчен” медале;

1945 ел – “Мәскәү оборонасы өчен” медале;

1957 ел – “Хөрмәт билгесе” ордены;

1959 ел – Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (“Дулкыннар, дулкыннар”, “Күңелем өзгәләнгән минутларда” һәм башка җырлары, романслары өчен бүләкләнә);

1964 ел – “Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе” исеме;

1970 ел – “Хезмәттә фидакарлек өчен” медале;

1970 ел – “РСФСРның Атказанган сәнгать эшлеклесе” исеме;

1971 ел – “Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены;

1981 ел – “РСФСРның халык артисты” исеме;

1982 ел – “Хезмәт ветераны” медале;

1986 ел – “СССРның халык артисты” исеме;

1986 ел – “СССР Кораллы Көчләренә 70 ел” юбилей медале;

Яхин Рөстәм Мөхәммәдхаҗи улы 1993 елның 23 ноябрендә вафат, Казан шәһәренең Татар зиратында җирләнгән (4.28 нче рәсем). Бөек композиторны соңгы юлга озатканда көн явым-төшемсез, тыныч һәм кояшлы иде.

Рөстәм Яхинның варисы булып Мәскәү районы Балалар музыка мәктәбендә укытучы Харитонова Светлана Семёновна  (хатынының племянницасы) исәпләнә. Рөстәм Яхинның рояле хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Милли музеенда саклана (4.29 нчы рәсем).

Рөстәм Яхинга багышланган истәлекләрне музыка белгече Йолдыз Нәкый кызы Исәнбәт иҗат иткәнлеге мәгълүм. Композитор турында академик Марат Әкъсән улы Илһамов та китап язган. Алар якыннан аралашып яшәгәннәр.

Яхиннар - 4.7. Яхин Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы – күренекле композитор

4.28 нче рәсем. Казанның Татар зиратында Рөстәм Яхинның кабере (фотограф – Лилия Гаделшина)

Яхиннар - 4.7. Яхин Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы – күренекле композитор

4.29 нчы рәсем. Рөстәм Яхинның рояле

Композитор Яхин Рөстәм Мөхәммәдхаҗи улы турында Америкада да инглиз телендә китап чыкканы билгеле. Әлеге китапны Рөстәм Яхинның туганы – Шәфыйка Дәүләт язган. Рөстәм Яхинның туганнан-туганы Разыя Дәүләт Калифорниядә яшәгәнлеге билгеле, алар 1982 елда Казанда күрешәләр. Разыя Дәүләт (1904-1991) – язучы, мөгаллимә, Америка Төрек-Татар Җәмгыятенең беренче әгъзаларыннан булган шәхес (балачакта Казанда яшәгән). Разыя Дәүләтнең Яхин Рөстәм белән очрашуы турында истәлекләр матбугатта да басылып чыкты. Безгә исә, әлеге китапны әзерләгәнне ишетеп, бу истәлекләрнең гарәп хәрефләре белән язылган оригиналы күчермәсен Америкадан махсус җибәрделәр, моның өчен Рауза Мөхәммәт кызы Яхина зур булышлык күлсәтте. Бу документ 1982 елда Яңа ел алды язылганга күрә автор аны имзалаганда бәйрәм котлаулары белән тәмамлый: “Кадерле туганнарым вә дусларым! Барыгызны киләчәк Яңа Ел белән тәбрик итәм. Бу Яңа Ел барыгызга да нык сәламәтлек вә җан тынычлыгы китерсен, дип хәер дога да кылдым. Һәр эшләрегездә уңышлыклар теләп, Разыя Дәүләт. 1982 ел, ноябрь. U.S.A. Калифорния, Беркли” (4.30 нчы рәсем).

Яхиннар - 4.7. Яхин Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы – күренекле композитор

4.30 нчы рәсем. Разыя Дәүләтнең истәлекләреннән фрагмент

Яхиннар – 4.7. Яхин Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы – күренекле композитор
5 (100%) 1 vote

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →