4.6. Яхин Мөхәммәдхаҗи Габделфәттах улы

(1880-1934)

Яхин Мөхәммәдхаҗиның шәҗәрә тезмәсе: Байтәвәккәл → Җәнкилде → Канкилде → Касыйм → Мирсәлим → Яхъя → Гыйльман → Габделфәттах → Мөхәммәдхаҗи.

Мөхәммәдхаҗи (Мөхәммәтхаҗи) Габделфәттах (Әбделфәттах) улы 1880 елда мулла гаиләсендә туган (4.13 нче рәсем). Галим Марсель Әхмәтҗанов 2012 елда басылган “Татар шәҗәрәләре” китабында аның яшәү елларын (1880-1934) дип күрсәтә (башка чыганакларда Мөхәммәдхаҗиның вафат булган елы 1933 ел дип күрсәтелә).

Яхиннар - 4.6. Яхин Мөхәммәдхаҗи Габделфәттах улы

4.13 нче рәсем. Яхин Мөхәммәтхаҗи Габделфәттах улы (композитор Рөстәм Яхинның әтисе)

Мөхәммәдхаҗи үзенең карендәш туганнары Мусиннарның “Азиатская обувь” (“М.‑Ш. М. Мусин и Ко”) дигән аяк киемнәре җитештерү ширкәтендә эшли башлый. Капиталы 20000 сум тәшкил иткән бу ширкәтне 1885 елда Казан сәүдәгәрләре, бертуган Мөхәммәтшакир һәм Мөхәммәтситдыйк Мусиннар оештыра (әтиләре – Мөхәммәтҗан). Сүз уңаеннан шуны җиткерәбез, “Мөхәммәдшакир бин Мөхәммәдҗан Мусин” мөһер куя торган мөһер йөзеге хәзерге көндә Татарстан Республикасының милли музеенда саклана. Бу мөһер йөзеге бик затлы эшләнгән һәм, билгеле инде, Мусин Мөхәммәтшакирның шәхси әйбере булып торган. Ә Мөхәммәтшәрифнең кайда яшәгәнен, “Азиатская обувь” ширкәтенең рекламасыннан белә алабыз (4.14 нче рәсем).

Яхиннар - 4.6. Яхин Мөхәммәдхаҗи Габделфәттах улы

4.14 нче рәсем. “Азиатская обувь” ширкәтенең рекламасы

Печән базарында урнашкан “Азиатская обувь” ширкәте бинасын Габдулла Тукайның җеназасы көнендә төшерелгән фотографиядән күрә алабыз (4.15 нче рәсем).

Яхиннар - 4.6. Яхин Мөхәммәдхаҗи Габделфәттах улы

4.15 нче рәсем. Печән базарында Габдулла Тукайның җеназасы (1913 ел)

“Азиатская обувь” кибетенең эчке күренеше 4.16 нчы рәсемдә сурәтләнгән.

Яхиннар - 4.6. Яхин Мөхәммәдхаҗи Габделфәттах улы

4.16 нчы рәсем. “Азиатская обувь” кибетенең эчке күренеше

Мөхәммәтхаҗи Яхин, төгәлрәк әйткәндә, сәүдәгәр Ситдыйк (Мехәммәтситдыйк) Мусинның приказчигы булып эшли, ә Ситдыйк Мусинның ышанычын аклагач, кассир дәрәҗәсенә күтәрелә. Ул гына да түгел, Ситдыйк Мусин 1886 елда туган Мәрьям исемле кызын Мөхәммәтхаҗига кияүгә бирә (4.17 нче рәсем).

Яхиннар - 4.6. Яхин Мөхәммәдхаҗи Габделфәттах улы Яхиннар - 4.6. Яхин Мөхәммәдхаҗи Габделфәттах улы

 4.17 нче рәсем. Яхина (Мусина) Мәрьям

Сүз уңаеннан шуны да искәртик. Мәрьямнең Рабига исемле апасы була, ул Вәлиулла исемле кешегә кияүгә чыга. Вәлиулла, Рабига һәм балалары Габдулла, Разыя (Дәүләт), Хәсән, Хөсәен, Гали, Зәки, Мәрзия Ибраһимовлар 1918 елда Казаннан качып китәргә мәҗбүр булалар. Ахыргы чиктә алар Америкага барып чыга һәм шунда төпләнә.

Өйләнешкәч, Яхин Мөхәммәтхаҗи белән Мәрьям йорт җитештереп, аерым яши башлыйлар.

Совет власте чорында 1926 елда Мөхәммәтхаҗи һөнәрчелек эше белән шөгыльләнә башлый. 1930 елда зур салымнар түләтеп аның шөгылен кысрыклыйлар, хәтта сөтне бик мул бирә торган аклы-каралы сыерын да тартып алалар. Мөхәммәтхаҗины Арча районына сөрәләр. Автобиографиясендә Рөстәм Яхин әтисе Бөреле җәнлек совхозында хисапчы булып эшләде, дип күрсәтә. Аның күпмедер вакыт бакчачылык үзәгенең Дөбъяз район бүлегендә эшләве турында мәгълүматлар бар.

Мөхәммәтхаҗиның музыкага сәләте булу-булмавы билгеле түгел. Бик тәртипле, йомыграк кеше булган ул. Мөхәммәтхаҗиның үзлегеннән русча өйрәнгәне һәм газеталар алдырып, укып баруы мәгълүм.

Яхин Мөхәммәдхаҗиның алты баласы була, ләкин икесе яшьрәк чакта ук вафат була. Калган дүртесенең исемнәре билгеле: Әдһәм (1904-1946), Әминә (1906-1946), Әхмәтсәлим (1917-1932) һәм Рөстәм (1921-1993). Сәлим эш эзләп, Урта Азиягә китә, чөнки аны “сәүдәгәр калдыгы”на чутлап укырга алмыйлар. Казанга кире кайтам дип йөргән чакларында ул 1932 елны чирләп үлә.

Мәрьям вафат булган уллары Әдһәм һәм Сәлимгә багышлап бәет чыгара:

Әдһәм улы үлеменә

Синең якты йөзең, мөләем күзең

Карап тора минем каршымда.

Хәсрәтләрем бик зур, ни хәл итим,

Нинди бәхетсезлек башымда!

Сәлим улына

Кошлар килеп сайрый микән,

Балам, каберләреңә?

Кош сайраса, түзә алмыйм

Йөрәк бәгырьләремә.

Яхин Мөхәммәдхаҗиның кече улы Рөстәм Яхин татар музыка сәнгатендә зур урын алып торучы талант иясе була. Шагыйрә Гөлшат Зәйнашева истәлекләре буенча, Рөстәм Яхин танылган композитор булгач, әнисе аңар еш кына: “Кайчан Сәйдәш кебек моңлы итеп язарсың инде ул җырларыңны?..” – ди икән. “Сәйдәш кебек итеп җыр язу өчен Сәйдәш булырга кирәк, һәр кеше Сәйдәш була алмый, Сәйдәш бер генә!..” – дип җавап бирә икән Рөстәм.

Әминә хәрбигә кияүгә чыга, дүрт баласын калдырып иртә вафат була. Әминәнең балалары: Руиза (1929-1992) Казанда яшәде, Идил (1931) Уфада яши, Марат (1935-1993) Казанда яшәде һәм Абушева Лена (1941 елда Казанда туган, югалган).

Яхиннар – 4.6. Яхин Мөхәммәдхаҗи Габделфәттах улы
Оцените данную страницу

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →