4.3. Байлангарга кайту

2015 елның маенда кардәшләр белән җыелышып Яхиннар нәселе чишмә башы – Байлангарга кайттык. Безне мәктәп директоры каршылап алды (4.6 нчы рәсем).

Яхиннар - 4.3. Байлангарга кайту

4.6 нчы рәс. Сулдан уңга – Илдар Яхин, Рөстәм Яхин, Байлангар мәктәбе директоры Хатмулла Вакказов, Ринат Нуруллин, Рөстәм Мәһдиев (фотограф – Рафис Нуруллин, 2015 елның 13 мае)

Биредә Яхиннар нәселенә, Таип Яхинга багышлап конференция узды, укучылар, педагоглар белән җылы очрашу булды.

Бу вакыйга турында “Мәдәни җомга” газетасы хәбәр итте (4.7 нче рәсем).

Яхиннар - 4.3. Байлангарга кайту

4.7 нче рәс. “Мәдәни җомга” газетасы хәбәре

Байлангар мәктәбендә экспонатларга бик бай музей бар. Яхиннар үзләренең шәҗәрәләрен Байлангар музеена тапшырдылар (4.8 нче рәсем).

Яхиннар - 4.3. Байлангарга кайту

4.8 нче рәс. Яхиннар үз шәҗәрәләрен Байлангар музеена тапшыралар

Музей материаллары белән танышу дәверендә күренекле юрист, язучы Мәгъсүм Насыйбуллинның шәҗәрәсенә игътибар иттек (4.9 нчы рәсем). Ул Мөхәммәдтаип Яхинга тоташа. Дөрес, анда Мөхәммәдтаип исеме “Мөхәммәтталип” дип күрсәтелгән.

Яхиннар - 4.3. Байлангарга кайту

4.9 нчы рәс. Мәгъсүм Насыйбуллинның шәҗәрәсе

Бу шәҗәрәдән күренгәнчә, Таип Яхинның Хәбибулла, Абдулла, Хәлиулла һәм Сөләйман исемле балалары була.

Яхиннар – 4.3. Байлангарга кайту
Оцените данную страницу

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →