4.2. Яхин Мөхәммәдтаип Гыйльман улы

(1844-1910)

Шәҗәрә чылбыры: Байтәвәккәл → Җәнкилде → Канкилде → Касыйм → Мирсәлим → Яхъя → Гыйльман → Мөхәммәдтаип.

Яхин Мөхәммәдтаип Гыйльман улы байтак еллардан бирле галимнәрнең игътибарын җәлеп итә. М. Гайнуллин, М. Мәһдиев, Һ. Мәхмүтов кебек әдәбият һәм фольклор белгечләре аны Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани белән бер заманда яшәгән мәгърифәтче-галим, фольклорчы, укытучы-педагог итеп саныйлар, хезмәтләренә югары бәя бирәләр. Шурхаев А.И. “Комическое в татарской периодике начала ХХ века” исемле гыйльми мәкаләсендә Таип Яхинны Каюм Насыйри белән бер дәрәҗәгә куя (Информационное поле современной России: практики и эффекты: Материалы Шестой Международной научно-практической конференции 22-24 октября 2009 года / Под. ред. В.З. Гарифуллина / Вып. ред. Р.П. Баканов. – Казань: Изд-во Казан. гос. ун-та, 2009. – 402 с.).

Яхин Мөхәммәдтаип Гыйльман улы 1844 елның ноябрь аенда Казан губернасының Мамадыш өязе Байлангар авылында туа. Аның әтисе – Гыйльман бине Яхъя Сабайда имам була, әнисе – Васфиҗәмал Хәмит кызы.

Яхин Мөхәммәдтаипка башлангыч белемне әтисе Гыйльман бирә һәм тиешле әзерлек туплагач аны Кышкар мәдрәсәсенә укырга җибәрә. Шушы мәдрәсәне тәмамлаганнан соң Мөхәммәдтаип Казанга килә һәм Ак мәчет мәдрәсәсендә белем алуны дәвам итә.

1885-1909 елларда Казан татар укытучылар мәктәбендә (“Татарская учительская школа”) укыта. Бу мәктәпнең элеккеге адресы да билгеле: Казан шәһәре, Екатерининская урамы, Бутягин йорты. Хәзерге чорда бу йортта Казан медицина һәм фармацевтика көллияте урнашкан, Г.Тукай урамындагы 78д йорты булып исәпләнә. “Адресная книжка Казанской губернiи на 1900 годъ. Составилъ М.Н.Пинегинъ” белешмәлегенең 74 нче битендә “Вероучитель – Яхъинъ Мухаметъ-Таибъ Гильмановъ (Захарьевская у., соб. дом)” дигән мәгълүмат бирелгән. Бу мәгълүматтан Яхин Мөхәммәдтаип үз йорты белән Захарьевская урамында яшәгәнен беләбез (4.4 нче рәсем).

Яхиннар - 4.2. Яхин Мөхәммәдтаип Гыйльман улы

4.4 нче рәсем. Яхин Мөхәммәдтаип Гыйльман улы “Адресная книжка Казанской губернiи на 1900 годъ” белешмәлегендә

Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, шушы ук чорда Казан татар укытучылар мәктәбендә Хөсәен Ямашев, Гаяз Исхакый да белем ала. Һәрхәлдә алар Таип хәзрәттән дәрес алган дип фараз кылырга мөмкин.

“Мәгариф” нәшриятында 1915 елда Шиһабетдин Мәрҗаниның 100 еллык юбилеена багышланган 500 битлек китап нәшир ителә. Бу китапта бөек галим һәм дин әһеленең тормыш юлы, фәнни хезмәтләре, аның турында замандашларының һәм шәкертләренең истәлекләре китерелә. Әлеге китапта мәгърифәтче Таиб Яхин турында да искә алына: “Мәрҗани тугыз ел (дарелмөгаллиминдә – учительская школада) укытканнан соң, вафатыннан 5 ел мөкаддәм, 1884 елның язында (1301 елда – хиҗри) мөгаллимлектән киткән. Үз урынына шәкертләрдән ошбу хезмәткә лаек бер затны (Казаклар авылы имамы мелла Борһанеддин Шәбкәвине) күрсәтсә дә, ул да урнаша алмаган. Мәрҗани урынына инспекторга (уку-укыту эшенең торышын тикшерүче һәм күзәтеп торучы чиновник) да азрак мөнәсәбәте булган һәм дә аның тәләгәненчә йөри торган мелле Таиб әфәнде Яхин тәгаен ителгән” (Мәрҗани. Казан: Мәгариф, 1915. – 134 биттә).

Яхин Мөхәммәдтаип рус телен дә камил белә һәм рус язучыларының күп кенә әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Шуның белән беррәттән ул Идел буе татарларының халык авыз иҗаты үрнәкләрен җыя. Нәтиҗәдә Яхин Мөхәммәдтаип мәкаль, әйтем, табышмак, балалар өчен гыйбрәтле хикәя җыентыклары төзи. 1890-1902 елларда гына да аның җиде китабы дөнья күрә. Яхин Мөхәммәдтаипның кайбер хезмәтләре:

  1. Тайиб бин Мулла Гыйльман. Сабый вә сабияләр өчен мәргуб (кызыклы) булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ(кисәтү) өчен гаҗәеп булган гыйбрәтләр. – Казан, 1897.
  2. Тайиб бин Мулла Гыйльман. Хөласател-мәсәил вә мөһиммәтед-дәләил (Мәсьәләләрнең нәтиҗәсе һәм дәлилләрнең әһәмияты). Казан, 1???. – 67 б.
  3. Тайиб бин Мулла Гыйльман. Тәгълим әл-әдәп иләл-вәләд. – Казан, 1898.
  4. Тайиб бин Мулла Гыйльман. Дәфгыль – кәсәл мин әс-сабый-вәс-сыйбы-яти, ягъни ир балалардан вә яшь кыз балалардан ялкаулыкны җибәрә торган хикәяләр. – Казан, 1900.
  5. Тайиб бин Мулла Гыйльман. Сабый вә сабияләр өчен мәргуб (кызыклы) булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбит(кисәтү) өчен гаҗәеп булган гыйбрәтләр. – Казан, 1902.

Мөхәммәдтаип Яхин 1898 елда язылган “Тәгълим әл-әдәп иләл-вәләд” китабында кешегә җәмгыять шартларында яшәү өчен кирәк булган, буыннардан-буынарга күчеп бара торган әхлак сыйфатларын өйрәтә: кешене рәнҗетмәү, начар сүзләрдән саклану, эчкечелекнең зарары, ата-ана хакын зурлау һәм башкалар турында сөйли. Белем алу һәм һөнәргә өйрәнү кирәклегенә ул аеруча басым ясый. “Кеше нәсел вә нәсеп белән үзенең әкърибасыннан (әкъриба – якын, таныш) олуг була алмас, мәгәр һөнәр вә гыйлем белән олуг вә хөрмәтләү улыр”, – дип яза ул бу әсәрендә.

Мөхәммәдтаип Яхинның “Дәфгыль – кәсәл мин әс-сабый-вәс-сыйбы-яти, ягъни ир балалардан вә яшь кыз балалардан ялкаулыкны җибәрә торган хикәяләр” (1900 ел), “Сабый вә сабияләр өчен мәргуб (кызыклы) булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбит (кисәтү) өчен гаҗәеп булган гыйбрәтләр” (1897 һәм 1902 елларда ике басмада чыга) исемле милли мәдәниятебез үсешенә өлеш булып кергән китаплары аерым игътибарга лаек. Беренчедән, бу китапларда Мөхәммәдтаип Яхин мәкаль, табышмак, мәзәкләр җыеп, шуларны классификацияләп урнаштыра һәм моның белән үзен фольклорчы галим итеп таныта. Икенчедән, Мөхәммәдтаип Яхин бу ике китапны балалар өчен махсус хрестоматия итеп төзи һәм шуның белән мәгърифәтче галим буларак та балалар әдәбияты үсешенә дә зур өлеш кертә. Бу хрестоматияләрдә Мөхәммәдтаип Яхин күпсанлы табышмаклар, төрле мәзәкләр, мәкальләр туплау белән бергә, И. А. Крылов мәсәлләрен тәрҗемә итүгә зур хезмәт кертә (ул йөздән артык мәсәлне тәрҗемә итә һәм аларны “хикәя” дип атый). Ул А. С. Пушкинның “Балыкчы һәм алтын балык турында әкият”ен дә тәрҗемә итеп бастыра.

“Вакыт” гәзитендә барган бәхәскә кушылып, Мөхәммәдтаип Яхин руслар белән бер җирлектә яшибез икән, алар белән аралашу өчен рус телен яхшы белергә кирәк, дигән фикер әйтә. Үз заманы өчен кыю әйтелгән фикер була бу. Русча укыган кеше кәфергә әйләнә, исламнан чыга, дип коткы таратучыларны Мөхәммәдтаип Яхин кире кагылмаслык мисаллар белән фаш итә.

Таиб Яхин китапларында тупланган әкият, мәзәк, табышмак, мәкальләр бүген дә зур әһәмияткә ия. Алар унике томлык “Татар халык иҗаты” җыелмаларының берничәсендә урын алган. Шуларның берсен монда китерәбез (Тайиб бин Мулла Гыйльман. Дәфгыль – кәсәл мин әс-сабый-вәс-сыйбы-яти, ягъни ир балалардан вә яшь кыз балалардан ялкаулыкны җибәрә торган хикәяләр. – Казан, 1900):

Коры куаныч

Берәү басу юлыннан бара икән, бер куян күргән. Шуннан үз-үзенә хыяллана башлаган.

– Мин бу куянны таяк белән сугып үтерим дә тиресе белән итен сатармын, ул акчага бер кәҗә алырмын. Кәҗә дүрт бәрән китерер, алары тагын дүртәрне бәрәнләр. Шул кәҗәләрне сатып сыер алырмын, яңа йорт салырмын да хатын алырмын. Бар әле рәхәт күрәсе көннәр! Их! – дип кычкырып җибәргән икән, куян чыккан да чапкан.

Түбәндә “Казанның Яңа Бистә зиратында – якташыбыз Таип Яхин кабер ташы” исемле мәкаләдән өзекләр китерәбез (Татарстан Республикасының Кукмара районы “Хезмәт даны” газетасы. – 2002. – 14 июль):

Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Раиф Мәрдановның “Хезмәт даны” газетасында басылган мәкаләсендә (“Таип Яхин нәселенә бәйле кайбер мәгълүматлар”, 2001 ел, 30 июнь) XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында татар дөньясында күренекле шәхесләрдән саналган мәгърифәтче Таип Яхинның (1844-1910) үзе һәм нәсел-нәсәбе хакында бай һәм кызыклы мәгълүмат тупланган. Әйтергә кирәк, әлеге шәхеснең тормыш юлы һәм эшчәнлеге моңа кадәр галимнәр тарафыннан җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән, хәтта биографиясенең кайбер төп даталары да ачыкланмаган иде. Ә Р.Ф.Мәрданов исә, архив материалларына нигезләнеп, аның туган урынын, туган елын-аен, ата-аналарының исемнәрен төгәл күрсәтә – элек Мамадыш өязенә кергән Байлангар авылы, 1844 елның ноябре, атасы – Гыйльман Яхъя угылы, анасы – Васфиҗәмал Хәмит кызы. Шулай ук Яхиннар нәселенең бер тармагы тулы тасвирлана, башка өстәмә мәгълүматлар да бирелә.

Ә безнең бу мәкаләбез Таип Яхинга бәйле бер кыйммәтле тарихи “документны” дөньяга чыгару максатыннан язылды. Сүз бу шәхеснең кабере өстенә моннан 90 еллар элек куелган гарәп язулы таш турында бара. Аның текстында Т.Яхинның вафаты турындагы төп мәгълүматлар теркәлгән, иң мөһиме вафат булу датасы төгәл күрсәтелгән.

Казанның Яңа Бистәдәге Татар зиратына барып, бер генә тапкыр булса да бөек шагыйребез Габдулла Тукайның каберенә баш игән, рухын яд иткән милләттәшләребез әлеге кабер ташын күрмичә китә алмыйлар. Тукай кабереннән биш-алты гына адымда, үзәк юл буенда басып тора бу мәһабәт таш. Язуларын укый алмауны, кем ташы икәнен белмәүне сәбәп итеп, битараф күңел белән үтмәсеннәр иде аның яныннан. Монда татар халкын мәгърифәткә илтүдә күп көч куйган, мәктәп-мәдрәсәләр өчен дәреслек-хрестоматияләр төзеп бастырган, чит телләрдән күп әсәрләрне татар теленә тәрҗемә иткән гыйлем иясе һәм мөгаллим Таип Гыйльман угылы Яхин күмелгән (http: //tashlar.narod.ru/text/resem/kazan-yahintaip.jpg).

Бу күренекле шәхес турында мәгълүматлар кабер ташындагы язмада түбәндәгечә бирелә:

 

Күлли мән галәйһа фанә

Сахибел-мәркадь Казанда дарелмөгаллимин

Әл-мирия голуме диния мөдәррисе мелла Таип

мелла Гыйльман угылы Яхин 65 яшендә

1328 сәнәи һиҗриядә рабигыйль-әүвәлнең 24ендә

1910 сәнәи миладия мартның 22 сендә даре бәкайә

интикаль итте. Җәгалә Аллаһу кабериһи раузати мин рийазыйль-җәннәти

 

Кабер ташының калыбы (формасы) традицион, үлчәмнәре чагыштырмача зур (143´43´21 см), табигый бурташны (известнякны) эшкәртеп ясалган, хәзерге көнгә кадәр сакланышы яхшы. Ян-якларына да, алгы яктагы кебек, гарәп язуының “тәгъликъ” дип аталган төре белән уеп язулар язылган, алар гарәп телендәге изге теләкләрдән, үлемнең котылгысызлыгын искәрткән җөмләләрдән тора.

Югарыда әйтелгәннәр әүвәлге каберташ язмаларының аерым кешеләр тормышындагы кайбер мөһим сәхифәләрне ачыкларга ярдәм итә торган һәм халкыбызның гомум тарихын баета торган кыйммәтле чыганаклар булуын да тагын бер кат раслый.

Күренекле якташыбыз Таип Яхинның тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнү киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанабыз (Ирек ҺАДИЕВ, Татарстан Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары).

Материаллар http: // tashlar.narod.ru/text/hadiev-taipyahin.htm сайтыннан алынды (әлеге китапның авторы кайбер төгәлсезлекләрне дөресләде).

Шушы мәкаләгә мондый сүзлекчә дә китерелгән иде:

Күлли мән галәйһа фанә – мәгънәсе: Жир йөзендә бар да фани, ягъни үлемгә дучар булачак.

Сахибел-мәркадь – бу кабер иясе.

Дарелмөгаллимин әл-мирия – ир-ат укытучылар хәзерли торган хөкүмәт уку йорты (бу очракта Казан татар укытучылар мәктәбе күздә тотыла).

Голуме диния мөдәррисе – дин дәресләре укытучысы.

Мелла – мулла.

Сәнәи һиҗрия – мөселман ел исәбе.

Сәнәи миладия – христиан ел исәбе.

Даре бәкайә интикаль итте – мәңгелек дөньяга күчте.

Җәгалә Аллаһу кабериһи раузати мин рийазыйль-җәннәти – мәгънәсе: Аллаһы каберен җәннәт бакчаларының берсе итсен. Шулай итеп, Таип Яхинның кабере өстенә куелган ташта хәзерге телгә күчергәндә болай килеп чыга:

“Жир йөзендә бар да фани.

Бу кабер иясе Казанда укытучылар хәзерли торган

уку йортының дин дәресләре укытучысы мулла Таип

мулла Гыйльман улы Яхин. 65 яшендә

мөселман ел исәбе белән 1328 елда рабигыйль-әүвәлнең 24ендә,

христиан ел исәбе белән 1910 ел мартның 22 сендә мәңгелек дөньяга күчте. Аллаһы каберен җәннәт бакчаларының берсе итсен”

Мөхәммәдтаип Яхин 1910 елның 22 мартында вафат. Өч елдан соң (1913 нче елда) Габдулла Тукай үлә. Тукайны да Казанның Яңа Бистә зиратында җирлиләр. Шуңа күрә дә инде Тукайның кабере Мөхәммәдтаип Яхинның кабере белән янәшәдә урнашкан (4.5 нче рәсем).

Таип Яхин

4.5 нче рәс. Казанның Яңа Бистә зиратында Таип Яхинның каберенә 1910 елларда куелган таш (Яхиннар фотоархивыннан)

Башлангыч эзләнүләр дәверендә Мөхәммәдтаип Яхинның балалары турында мәгълүматлар юк иде. Бары тик Яхиннар шәҗәрәсенең бер язылышында Мөхәммәдтаип Яхинның улы – Яхин Габделфатыйх булуы күрсәтелә.

Яхиннар – 4.2. Яхин Мөхәммәдтаип Гыйльман улы
Оцените данную страницу

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →