Архивы категорий: Рубрикасыз (Без рубрики)

Ринат Нуруллин КЕШЕГӘ КҮП КИРӘКМЕНИ?! (кыска кыйсса)

Admin/ Рубрикасыз (Без рубрики)/ 0 комментариев

  “Кешегә куп кирәкмени?!” әсәр “К” хәрефеннән башланган сүзләр белән язылган. Бу куренеш татар теле байлыгын исбатлый: бер хәрефтән генә башланган сүзләр белән хикәя язарлык булгач, барлык сүзләр кулланып әдәби әсәрләр язуның мөмкинлекләре чиксездер… Ихтирам белән Ринат Нуруллин.   Көннәр кыскарды, көз килде. Кырмыскалар күчләрен кышка каплап куйдылар. Каргалар кыркылган карабодай кырыннан каеннарга, каеннардан кире кырга күчкәләп каркылдыйлар. Камышлы-күрәнле Кәрәкә

Больше

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →

Ринат Нуруллин КАНЛЫ ГАСЫР (поэма)

Admin/ Рубрикасыз (Без рубрики)/ 0 комментариев

1930. Зәйнәп абыстай Күзләрең – күлләр… Ярларын биләп Коя шуларга Сагыш чишмәсе: Хәсрәтле көннәр Килде кинәттән, Утлы күмердәй Җанны өшетеп. Кышкы бер көнне Кайгы төтенен Бәрде ишектән Сасы тәмәке: Хәрбиләр әйдәп, Керде күн гәүдә – Каеш кобура, Теле көрмәкле. Килеп керешкә Дорфа эндәште: – Җыен сөргенгә, Әй мулла бабай! Хәтерлисеңдер, Лыгырдадың син: “Ялкау була ул Ярлы-ябагай!” Җирне эшкәртсен Кулаклар әнә,

Больше

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →

Ринат Нуруллин КИТАП ЧЫГАРУНЫ НИЧЕК ОЕШТЫРЫРГА? (фикер)

Admin/ Рубрикасыз (Без рубрики)/ 0 комментариев

  Татарстан китап нәшрияты республикабызның төп нәшрияты булып санала һәм бу статусын ул гасырдан артык фидакяр эшчәнлеге белән исбатлады. Нәшриятның абруе югары булганда күрә, иҗат әһелләре, язучылар үзләренең иҗат җимешләрен бары тик шушы нәшриятта гына нәшер итәргә омтылалар. Әмма авторларның әсәрләре сыйфат кимәле буенча бер-берсеннән бик аерылып тора. Сер түгел, кайбер язучылар күп санлы зур күләмле әсәрләр язып, аларның сыйфаты,

Больше

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →

Ринат Нуруллин КЫЗЫМ-ЯДКАРЕМ (шигырьләр)

Admin/ Рубрикасыз (Без рубрики)/ 0 комментариев

Балачагым – ак ашъяулык Балачагым – ак ашъяулык, Уртасында – авылым. Авыл буйлап инеш җебе Ага, җәйгә тагылып. Балачагым – дәү тәлинкә, Кырые – офык чиге. Тургай сайрый зәңгәр күктә, Моңнардан бизәк чигеп. Балачагым – мич көлендә Пешкән арыш икмәге. Челлә көнне хәтерләтә Икмәкнең хуш исләре. … Ә без – ыштансыз кашыклар, Төсләребез – кояштан. Кашыкларга, су кергәндә, Нигә кирәк

Больше

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →

Ринат Нуруллин ХАЛКЫМА (шигырьләр)

Admin/ Рубрикасыз (Без рубрики)/ 0 комментариев

(Мәктәпләрдә туган тел дәресләрен киметүгә карата) И халкым! Әле исән син, Балаларың әле бар – Синең гореф-гадәтеңне Варисларың саклыйлар. Нигәдер ирек даулыйсың… Димәк, син азат түгел: Һаман да, димәк, яшисең Кемнәргәдер тез чүгеп. Кемнәрдер рухи юлыңда Бүрәнә булып ята, Кемнәрдер омтыла янә Киертергә чабата. Кемнәрдер телеңне кисеп Дәшмәс итмәкче була, Кемдер синнән манкорт ясый Зиһенеңне агулап. Түзә алсаң, сабыр бул

Больше

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →

Ринат Нуруллин ГИМН, ВӨҖДАН ҺӘМ МАТЕМАТИКА (аналитик күзәтү)

Admin/ Рубрикасыз (Без рубрики)/ 0 комментариев

  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының 2011 елның 15 декабрендә расланган 1946-IV ГС номерлы «О проведении творческого конкурса на лучший проект текста Государственного гимна Республики Татарстан» исемле карары буенча Татарстанның Дәүләт гимны текстын язуга юнәлтелгән иҗади бәйге игълан ителде. Бәйгенең иң беренче шарты буларак, бәйгедә профессиональ шагыйрьләр, һәвәскәр авторлар, иҗади төркемнәр катнаша алуы әйтелде. Вакытлы матбугатта да, Интернет челтәрендә дә

Больше

Расскажите в социальных сетях или обсудите в комментариях →